|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2015 Җәмгыять
"ВТ" журналисты бурычка алмыйча бер җәйдә йортлы булдыМоннан 4-5 еллар тирәсе элек мин матбугатта “Риба“ һәм “Риба һәм бәхет“ дигән язмалар бастырган идем. Язманың беренчесе басылып чыгуга, Интернетта аңа кайтаваз пәйда булды: “...әйт әле, безнең илдә эшләп тапкан акчага кредитсыз-нисез машина алу мөмкинме? Әйтеп куям: урлаган түгел, эшләп тапкан хезмәт хакына?” Бу сорауга җавап бирү минем өчен катлаулы түгел иде, чөнки бары тик эшләп тапкан хезмәт хакына гына яшим, дүрт кешелек гаиләдә берүзем эшлим һәм Аллаһы Тәгаләнең мине хәләл мал белән генә яшәүгә “хөкем итүе“нә чиксез шат һәм канәгать идем. Әйе, акча җитмәгән, очын-очка ялгап барган чаклар күп булды, әмма фәкыйрьлек аркасында төшенкелеккә бирелмәдем кебек. Тик тормыш булгач, машинасы да кирәк, яхшырак түбә астында да яшисе килә, мал табу мәшәкате иман әһелләрен дә читләп үтми. Ир кеше буларак, гаиләне уртача тормыш дәрәҗәсендә яшәтү минем алда торган бурычларның берсе иде. Тик бу бурычны хәл итүдә мин берничек тә процентлы кредитка мөрәҗәгать итә алмыйм, чөнки риба – катгый тыелган һәм һәлакәткә илтә торган җиде зур гөнаһның берсе. Исламда: “Рибаның иң кечкенәсе мөселманның үз анасы белән зина кылуы кебек“, –дигән сүзләр дә бар һәм бу процентлы акчаларның никадәр җирәнгеч булуына җитәрлек дәлил булып тора. Алда тагын бер максат – яңа өй салып чыгу бурычы тора иде. Монысын хәл итү үземә дә кыен булып тоелды. Чөнки инде улым һәм кызым шәһәрдә вузда укый башлады, аларны түләп фатирда тотарга, ач һәм ялангач булмаслык күләмдә акча белән тәэмин итәргә кирәк иде. Гаиләдә реаль рәвештә мал табучы һаман да берүзем генә, эш урыныннан түләнгән хезмәт хакы исә безнең гаиләгә очны-очка ялгап барырга да җитеп үк бетәрлек түгел. Җитмәсә, яшәгән йортның бер өлеше узган көздә авария хәленә якынлашып, яңа йорт төзүне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген искәртте. Яшермим: килеп туган ситуация башта каушатты, хәл тормыштагы тагын кайбер башка матди проблемалар белән дә кискенләшкән иде. Ноябрь аенда мин унга алтылы мәйданда бөтен уңайлыклары булган йорт салырга, аны иске өйнең таза өлеше белән бер түбә астына кертергә дигән катгый карарга килдем, проектлар-сметалар төзелде, күпме акча табарга кирәклеге тәгаенләнде. Көзге бәяләр сикерүе, декабрь икътисадый түнтәрелеше хәлне катлауландырды, чөнки төзелеш материаллары да “сикерә“. 26 май көнне без йортның авария хәлендәге өлешен сүтеп ташладык, кызу темплар белән нигез салырга керештек, нигезне салып бетерүгә, ситуацияне катлауландырып, сентябрьдә чит илгә китәчәгемне һәм өй салырга дигән акчаның байтак өлеше шуңа тотылачагын игълан иттем. “Өйне салып бетермичә китәсеңмени?“ – дип коелып төшкән хатыныма: “Ин шәә Алла, сезне газы-суы кергән өйдә калдырып китәм“, – дип ныклы ышаныч белдердем. Еш кына бу карар минем үзем өчен дә авантюра булып тоела иде, аек акыллы танышларның кайберләре дә: “Өй салганда, чит илдә йөрмиләр инде, киләсе елга да өлгерер идең әле“, – дип ярым шелтәле сүзләр әйттеләр, әмма йөрәк Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылган һәм чигенергә урын калмаган иде инде. Әле узган ел ук хәләл мал табуның ышанычлы һәм гарантияләнгән технологиясенә төшенгән, рус телле бер мөселман сайты өчен шул темага язмалар әзерләп бастырган идем. Технологиянең тормышка ашуы минем үзем өчен дә кызыклы һәм, күңелгә кергән вәсвәсәне куып, төшенкелеккә бирелә башлаганда, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап һәм ул ярдәмнең нәкъ кирәк күләмдә даими килеп торуын туктаусыз тоеп һәм күреп, юлны дәвам иттем. Өйне сүтеп эшкә керешкәнгә нәкъ ике ай булган көнне районнан газ кертүчеләр килеп җитте, шул ук көннәрдә канализацияне тулысынча ялгап эшләтеп җибәрдек. Мин бу юлларны язганда, урамда салкын яңгыр ява, өй җылытылган, мин чит илгә барырга дигән юл сумкамны тутыра башладым. Артка борылып карыйм да йөрәк белән шөкер итеп көләм: бәяләрнең үсүе, без башта төзегән проектның киңәйтелүе, йорт төзеп төгәлләү өчен без уйламаган да һәм сметага да кертелмәгән байтак материал һәм җиһазның кирәк булуы беренче төзегән сметаны чәлпәрәмә китерде, акча чагыштыргысыз күбрәк кирәк булып чыкты, әмма Аллаһы Тәгалә үзенә тапшырган эшне төгәлләргә ярдәм итә, шуны күрдек. Дөрес, әлегә өйнең эчендә бизәү эшләре, иске өй өлешендә берникадәр төзәтү-ремонтлау эшләре таләп ителә, алары инде – ин шәә Алла, вакыт эше.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|