Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ)
Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
28 июль көнне бер төркем татар җырчылары балалар хосписына чираттагы сәяхәт корды. Күчтәнәчләр һәм күтәренке кәеф белән хосписка юнәлгән артистларның күзләреннән тернәкләнү узучы балалар янына үтү белән яшь тамчылары тамды.
Гидроцефалия авыруы кичерүче бала янына кергәннән соң җырчылар хәтта сүзсез калды. “Балаланың башы гадәтидән 2-3 тапкыр зур. Аңа инде 12 яшь. Гәүдәсе кечкенә, ә башы зур булу сәбәпле ул һәрвакыт ятып кына тора. Әнисенең беренче баласы. Аны һәм бертуганнарын ял итәргә җибәрдек. Әнисе шуның кадәр күп ел буе авыру бала карап, бик арыган” дип сөйләде баш табибә Галия ханым.
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе: “Без әти-әни буларак әлеге балалар белән танышканнан соң бик тетрәндергеч хисләр кичердек. Әле фикер алышкан вакытта да өйгә кайту белән ике улыбызга ничек телисез, шулай уйнагыз, күңел ачыгыз дип әйтергә уйлап торабыз. Гадәттә балаларыбыз әйткәнебезне тыңламаса, балалар котырса, кисәтү ясыйбыз бит. Ә инде әлеге һосписта булганнан соң аларга киресенчә көчеңнән килгән кадәр күңел ач, балам” дип әйтәсе килә. “Иске Казанда Милли моңнар” хәйрия фестивале катнашучылары буларак, тамашачыларны әлеге чарага дәшеп калабыз. Килегез, бергәләп күңел ачып кына калмыйк, шул ук вактты милли җырлар белән моңланып, һоспистагы балаларга да ярдәм итик” дип сөйләде.
Хоспис җитәкчеләр тарафыннан мөмкин кадәр өй аурасы белән күмелгән. Ашһанә дә, ял итү бүлмәсе дә башка үзәкләрдән бик аермалы. Психологик ярдәм күрсәтер өчен һосписта дин бүлмәләре дә бар: Ислам һәм Христиан бүлмәләре. “Мәчет һәм чиркәүләрдән дини белгечләр еш килә. Хәтта Христиан дине бүлмәсендә баланы чукындырган очраклар да булды” дип экскурсияне дәвам итте Галия ханым.