|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Сәфәр догасы
Сәфәр догасының әһәмияте әйтеп бетергесез, чөнки Коръәни Кәримдә дә “Сәфәр ул үзенә күрә бер газап” диелә. Хәтта кайсебер риваятьләрдә дә ерак сәфәрне кабер газабының бер өлеше дип атаганнар, шуңа күрә без бу очракта да Раббыбыз Аллаһның ярдәменә бик мохтаҗ. Юлга чыкканда Ходайга нинди дога укып ялварырга соң? Бу хакта даими остазыбыз Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли.
- Сәфәргә чыкканда Пәйгамбәребез с.г.в. түбәндәге доганы укый торган булган: АЛЛАҺҮММӘ ЗИД ФИ СӘФӘРИНӘ ҺӘЗӘ ӘЛ БИРРА ВӘТ-ТӘКЪВӘ. ВӘ МИНӘЛ ГАМӘЛИ МӘ ТАРДА. АЛЛАҺҮММӘ ҺӘВВИН ГАЛӘЙНӘ СӘФӘРАНӘ ҺӘЗӘ ВАТВИ ГАННА БАГДӘҺҮ. Бу догада без “Әй, Раббыбыз, безнең юлыбызда тәкъвалыкны, изгелекне һәм дә синең ризалыгыңа ирештерә торган эшләребезне арттыр. Һәм дә син юлларыбызның ераклыгын кыскарт дип сәфәрдә булган барча бәла-казалардан үзең сакла”, - дип сорыйбыз.
Әлеге доганы озын дип тапкан кардәшләребез өчен остазыбыз кыскарагын да өйрәтте. ТӘВӘККӘЛТҮ ГАЛЯЛЛАҺИ. Бу сүзләрне шулай ук транспортка утырганда әйтергә кирәк. Аның мәгънәсе “Әлеге гамәлне тулысынча Аллаһ Тәгаләгә тапшырам” дигәнне аңлата. Тик мөселман кешесе юлга чыкканда үзе турында түгел, ә иң беренче чиратта, өйдә калган гаиләсен, якыннарын кайгырта. Бу очракта да махсус догасы бар, ди хәзрәт.
- ӘСТӘҮДИУ-КҮМУЛЛА. Мөхәммәд с.г.в. сәфәргә киткәндә үзенең гаиләсенә шулай дип әйтә торган булган. Бу кыска гына догада “Мин сезне Аллаһы Тәгаләгә амәнәт итеп калдырам дигәнне аңлата.
Ә белгәнебезчә, Ходай Тәгалә аңа амәнәт итеп калдырган һәр нәрсәне дә сакларга вәгъдә биргән. Сүз уңаеннан, бу мәсәләгә кагылышлы тагын бер сорау туа: Коръәннән өзекләр, Аллаһы һәм Мөхәммәднең исемнәре язылган әйберләрне машинага элеп кую кирәкме һәм ул дөрес саналамы икән? Остазыбыз Шәүкәт хәзрәт моңа да ачыклык кертә.
- Әлбәттә, кешеләрнең шул рәвешле булса да иманга тартылулары яхшы. Тик бөек исемнәр язылган булса да, бу әйберләрне элеп йөрү генә җитми – аларны дога рәвешендә укырга кирәк. Һәр кешенең үз теленнән һәм күңеленнән чыккан булырга тиеш. Муенга тагып, машинага элеп йөрү генә җитми. Машинага эленә торган ул әйберләрнең төп максаты - һәрдаим бәндәгә Ходай турында исенә төшереп тору.
Ә гарәпчә догаларны ятлый алмаучы кешеләргә хәзрәт сәфәргә чыкканда туган телендә “Ходайга тапшырдым” дияргә куша. Шундый очракта юлыгыз уңар ди. Безгә шушы теләккә кушылып “Амин” дияргә генә кала. Шушы арада юлга чыгарга җыенган укучыларыбызга хәерле юл теләп саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллахи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|