поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.06.2015 Милләт

«Минем ана телем – русский» – 2

Татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиешме? Шул хакта узган атнада әйтә башлаган фикерләремне әйтеп бетерәсем килә.

Йөзгә, меңгә бер татар телен өйрәнгән руслар бар. Татар телен яхшы белгән русларның берсе генә дә татар телен мәктәптә өйрәнмәгән. Йә үзе үзләштергән, йә татарлар белән аралашып өйрәнгән.
 
Мәскәүдә бердәнбер татар мәктәбе бар. Шунда баргач, татар теле дәресенә кереп, укучылардан белгәннәрен сөйләүләрен үтендем. Җиденче сыйныф уку­чысы торып басты да өйрәнгәннәрен тезеп китте:
 
– Мин бакчамны яратам. Мин бакчамда кышер, киар, баранге устерэм...
 
Нинди кишер, нинди бәрәңге инде Мәскәү укучыларына? Мәскәү асфальтында үстерәме әллә алар ул бәрәңгеләрне?
 
Теләсә нинди инглиз теле дәреслеген алып кара – аларның берсендә дә «бәрәңге үстерәм» дигән сүзгә өйрәтү булмаячак, чөнки сөйләм өчен аның кирәге юк. Инде йөз ел буе бездә шуны аңлый алган кеше юк. Шартлатып Тукай шигырен язып куймасаң, дәреслек дәреслек булудан туктый, ахрысы. Тукай бөек шагыйрь дә, әмма бит бер генә кеше дә сөйләшкәндә Тукай шигыре белән сөйләшми.
 
Инде ничәмә-ничә еллар буе татар теле методикасын үзгәртү кирәклеге турында сүз бара. Инде ничә министр алышынды, һәммәсе шул әйбернең кирәклеге турында әйтә. Әмма татар телен укыту буенча нормаль методика төзү өчен чирек гасыр – 25 ел вакыт җитмәде! Телне һаман элеккечә, җөмлә төзелешен өйрәтеп укыталар. Татар теле буенча нинди генә дәреслекне алып карасаң да, анда һичшиксез, Тукай шигыре булачак. Бу – кагыйдә.
 
Инглиз, немец, француз... телләренә өйрәтүче теләсә кайсы китапны алып кара – аларның берсендә дә җөмлә төзелешен өйрәтмиләр һәм мисал итеп Шекспир, Гёте шигырьләрен китермиләр.  Ал да инглиз теле дәреслеген, шуның нигезендә төзе дәреслекне. Татар теленә өйрәтү дәреслеге дә инглиз теле дәреслеге кебек бүлекләрдән – топиклардан торырга тиеш. Кибеттә, ял иткәндә, чит шәһәрдә һәм башкалар. Рус телле укучыга тигрның юлбарыс, верблюдның дөя икәнен ятлатырга кирәкми, чөнки тел өйрәнгәндә алар беренче чиратта кирәкле сүзләр түгел. Беренче чиратта – алмашлыклар, киң кулланылыштагы фигыльләр һәм аларны кулланып, җөмлә төзергә өйрәтү. «Ай-һай, тургай, биек менгәнсең, Югарыдан безне күрәмсең» дигән шигъри юллардагы сүзләрне рус баласына ятлатудан нинди мәгънә? Күрәмсең, сүзенең мәгънәсен рус түгел, татар баласына да аңлатырга кирәк әле аны.
 
Без рус балаларына ничә еллар буе җөмлә төзелешен өйрәтәбез дә үзебезнең татарлар да кайбер сүзләрен аңлап бетермәгән шигырьләр ятлатабыз. Атнасына биш сәгать!
 
Минемчә, Казанда, башка шә­һәр­ләрдә татар һәм рус мәктәпләре булырга тиеш. Иң башта «Татар мәктәбе нәрсә?» дигән сорауга җавап бирелсен. Алайса, мәсәлән, инглиз мәктәбе бар, анда атнасына биш дәрес татар теле-әдәбияты, калган фәннәр русча. Бар татар мәктәбе, анда атнасына алты дәрес татар теле-әдәбияты, калган фәннәр – русча. Сорау – ни өчен бу мәктәп татар мәктәбе дип атала? Бер дәрескә татар теле күбрәк булгангамы? Коридордагы бәйрәмнәр татарча булгангамы? Алайса аны татар мәктәбе дип түгел, коридор татар мәктәбе дип атаргадыр, бәлки? Ә рус милләтчеләре, татар теле турында сүз чыкса, тота да шуны әйтә – Казанда дистәләгән татар мәктәбе, рус мәктәпләре юк, диләр. Белмиләр алар ул татар мәктәпләренең күбесенең татар мәктәбе дип сүздә генә аталганын. Дәресләр саны белән караганда, Казандагы бөтен мәктәпләр дә татар мәктәбе.
 
Җәмгыятьтә татар телен мәҗбүри укытуга каршы дәгъва көчле һәм аны «сүндерергә» кирәк. Әгәр бу проблемага ниндидер ачыклык кертеп, нидер эшләнмәсә, ул латин графикасына күчү, президент атамасы кебек «хәл ителәчәк» – татар телен өйрәнү тулысынча ата-аналар теләге буенча дигән карар кабул итәчәк тә Мәскәү, без тагын ярык тагарак янында калып, «федераль үзәк»не каһәрләп, елап йөриячәкбез. Рус ата-аналары түгел, татарлар беренче булып татар теленнән баш тарту өчен гариза язарга чабачак. Эшне ул чиккә китереп җиткерергә кирәкми.
 
Ачсыннар Казанның һәр районында бер мәктәп, атнасына, ачуым килмәгәе, кырык дәрес рус теле булсын, булмасын татар теле, керсен дә укысын шунда татар телен дөм күралмаганнар. Аннан уйларга була – укырга теләүчеләр күпме ул мәктәптә, азмы. «Татар телен мәҗбүри укыталар» дигән сүз булмас, теләгәннәр шул мәктәпләргә рәхим итсен дип булыр иде. Ә менә татар мәктәпләрен чын дәрәҗәдә татар мәктәбе итәргә вакыт...


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»