поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.06.2015 Бәйрәм

Гали авылында Сабан туе узды (ФОТО)

Быел өлкәбездә беренче Сабан туе бездә - Гали авылында үткәрелде. Көне дә җиләс, азрак кына болытлы да булып, бәйрәмне күркәм итеп уздырырга мөмкинлек бирде.

Мәйдан шулкадәр матур итеп бизәлгән иде, Казаннан да, Татарстанның Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан да җырчылар килеп, тамашачының күңелен күтәрделәр.
Авылыбызга кергәндә дә, Сабан туе мәйданының уртасында да яшел әләмнәр җилфердәп, безнең мөселман икәнлегебезне белдереп торалар.
Сабан туе башлануын белдереп, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев халыкны мәйданга чакырды. Минем “Гали авылы” шигыремә язылган җырны җырлап, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Сабан туен башлап җибәрделәр. Сызраннан кайткан авылдашыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Коръән аятьләре укыгач, сәхнәгә дәрәҗәле кунаклар: районыбыз башлыгы Юрий Рябов, өлкә Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Николай Тремасов, район “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов, Күгәрчен авылы җирлеге башлыгы Альберт Сафин һәм башкалар күтәрелде.

Казан вәкиле Нурия Хамадиева Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, аның исеменнән халыкка иминлек-муллык теләде, “Алмаз” холдинг компаниясендә эшләнгән Казан гербы төшерелгән көмеш сувенирларны сәхнәдәге кунак-ларга тапшырды.

Юрий Рябов үзенең чыгышында Расих Латыйповның хезмәтенә югары бәя биреп, аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Расих әфәнде дә үз чиратында халыкка үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Ә Күгәрченнән килгән кунаклар чәкчәк, бавырсак һәм Гали авылы Мәдәният йортына музыкаль үзәк бүләк иттеләр, Гали авылының нәсел чылбырлары Күгәрченнән башлануын белдерделәр.

Авылыбызның иң тату парлары Ядкәр ага белән Рәшидә апа Шәйдуллиннарның бергә торуларына 55 ел тулган икән. Аларның зөбәрҗәт туйлары белән район ЗАГС бүлеге вәкиле Лилия Воронцова тәбрикләде һәм юбилярларга чәчәк бәйләме белән кыйммәтле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та көнкүреш тормышта актив катнашучыларны шулай ук Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Өлкән яшьтәге гармунчыларыбыз Әсгать Гарифуллинны, Дәрҗеман Салиховны, мәктәптә 40 ел укытучы булып эшләп, пенсиягә чыккан София Баһаутдинованы туган көннәре, юбилейлары белән котлады. Миңа да Рәхмәт хаты һәм бүләк эләкте. Ә мин җавап итеп “Бүген бездә Сабан туе” дигән шигыремне укыдым.

Авылыбызның хөрмәтле шәхесе, Халисә абыстай Сәгъ-диевага да 80 яшьлек юбилее уңаеннан бүләк тапшырылды. “Мирас” коллективының барлык чараларында катнашучы Гөлнур Карипова авылның спорт мәйданчыкларын тө-зекләндерүдә булышучы Рөстәм Газизуллинга, быел мәктәпне алтын медальгә тәмамларга җыенучы укучыларыбыз Алсу Баһаутдинова, Гөлназ Гайнуллинага да изге теләкләрен җиткерде. Авылыбызны яңартуга бик күп көч куйган, танылган авылдашыбыз Дания ханым Тулова-Хәсәншинага да авыл җирлеге башлыгы исәнлек-саулык, хә-ерле-бәрәкәтле озын гомер теләп, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Аның сүзләре көчле алкышларга күмелде. Дания ханым мәктәп бакчасына былтыр 70 төп җимеш агачлары кайтарткан булса, быел да 110 төптән артыграк кыйммәтле агачлар утырттырган. Ә Мәдәният йорты янындагы мәйданчыккта ул авылдашларына чын Җиңү паркы ясатты.

Идрис әфәнде авылның иң яхшы активисты Рифат Хәмидуллинның кулын кысып, аңа да Рәхмәт хаты тапшырды.

Ә җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бүләк-ләнүчеләргә бер-бер артлы үз-ләренең җырларын бүләк итеп кенә тордылар.

Яшь башкаручылар Фаил Абдуллов, игезәк кызларыбыз Камилә һәм Наилә Хәсәновалар да, башка вакытлардагы кебек үк, бу юлы да үзләренең иң матур җырларын башкардылар.
 
Казан җырчылары Булат һәм Динә Нигъмәтуллиннар, Күгәрченнән килгән Резеда, Марсель һәм Алина Җәләловлар, Рәзил Исмәгый-лев, Әлфия Аббазова, Ләйсән Мөхәммәтдиновалар да тамашачыларга бик күп җырлар бүләк иттеләр.

Шул арада милли көрәш тә башланып китте. Баш судья һәм тренер Хәйдәр Гәрәевнең нәкъ бүген туган көне икән, шул уңайдан Идрис Муллабаев аңа кесә телефоны бүләк итте, ә көрәшүче егетләр остазларын күккә чөйделәр.

Төрле бәйгеләр һәм уеннар кызганнан-кыза гына барды. Күкәй куйган кашыкны авызга кабып чабышу, чиләкләрне көянтәгә асып су ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, биек багана башына үрмәләп менү... Нинди генә уеннар юк иде икән?
 
Бәйрәмдә тагын бер яңа уен тәгъдим ителде: мәйдан уртасындагы бассейнга балыклар җибәрелгән һәм кем дә кем шул балыкның берсен тотып, аның ашказаныннан алтын чылбырны табып ала, шул аның иясе дә була дип аңлаттылар уенны оештыручылар.

Төркемнәре белән бала-чагалар чыркылдашып куллары белән балык тотарга тотынды. Һәрбер тотылган балык өчен уенчыклар таратылды, тик никтер алтынны гына табучы булмады.

Һәр елны Илгизәр Фәрхетдинов катык салынган савытка башы белән чумып, шуннан көмеш тәңкә табып ала. Менә быел да бәхет нәкъ аңа елмайды.

Атлар чабышын игълан итү белән, бөтен халык шул якка таба йөгерде. Быел бу бәйге өч төрле булды: атка атланып, җиңел тарантасларда утырып һәм берәр центнер ком салган арбага җигелгән йөк атларында чабышу... Менә шуларның соңгысы иң кызыгы булды да инде.

Илдар Насыйбуллинның (Октябрьск шәһәреннән) чабышкы атлары беренче һәм икенче булып килделәр. Ә Гали авылыннан Әсәт Гайнуллинның аты өченче урынны алды. Призлы урыннарны алучыларга биш, дүрт, өч меңәр сум акча тапшырылды.

Җиңел тарантаста беренче булып Рәүф Латыйпов килсә (5 мең сум акча), икенче урынны Николай Васильев (4 мең сум акча), ә өченче урынны Таһир Латыйпов (3 мең сум), дүртенче урынны Ядкәр Латыйпов алды. Барсы да Галидән.

Арбаларда ярышта беренче килгән Рәфгать Насретдиновка бүләккә сарык бирелде. Ә икенче һәм өченче урыннар яулаган Гали авылы егетләре Наил Галимуллин һәм Илгизәр Фәрхетдиновка акчалата бүләк.

Көрәшүчеләрнең дә күбесе галилеләр иде һәм барсы да кыйммәтле бүләкләр алдылар. Абсолют батыр исеменә ия булыр өчен ике бертуган Кәлимуллиннар үзара көрәште. Рамил җиңеп, сарык тәкәсе алды, ә икенче көрәшчегә тузан суырткычы эләкте.

Яшьләр арасында батыр калучы Гомәр Латыйповка бүләккә 5 мең сум, категорияләр буенча җиңүчеләргә шулай ук 3әр, 4әр мең сум акча бирелде.

Әгәр юмарт эшкуарларыбыз булмаса, мондый матур бәйрәмнәрне уздырып булыр идеме икән?

Мин Казан җырчылары Динә белән Рафаэль Латыйповларга үзем чиккән кулъяулыкларымны да бүләк иттем. Динә Нигъмәтуллинага да бирдем, ә менә абыйсы Булатка гына бүләгемне тапшыра алмый калдым. Ярар, тагын килмичә тормаслар әле, аңа да бирермен.

Менә шулай матур итеп үтте безнең Гали авылында быелгы Сабан туе.

1

2

3

4

5

6

7

Гали авылы, Похвистнево районы.
 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»