22.05.2015 Дин
Әҗерсез хәсрәт
Аллаһның илчесе Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәллам) үзенең хәдисләренең берсендә: “Ниятләнгән эшнең уңышлы төгәлләнүе өчен, аны яшерегез, чөнки чынлыкта һәр бәрәкәт иясенең үз көнләшүчесе бар”, – дип киңәш бирә. Икенче бер хәдистә көнчелекнең һәр адәм баласы күңелендә борнап ята торган чир булуын искәртеп: “Өч нәрсә бар, алардан һичберәү котыла алмас: начар уй, көнчелек һәм яман юрау”, – ди.
Кешеләр арасында аерма шунда: изгелек ияләре калебнең бу өч чирен һәрдаим дәвалау белән мәшгульләр һәм, бу шөгыльләрендә уңышка юлыгып, йөрәкләрен чистартуга ирешәләр. Нәфес коллары исә әлеге хисләрдән күңелләрдә карурманнар үстерә һәм без хезмәт коллективларындагы коллегалар арасында, күрше белән күрше арасында, хәтта ки карындаш туганнар арасында сүнми торган ялкынлы конфликтлар күрәбез. Кайбер очракларда бу конфликтлар шул дәрәҗәгә җитә: бөтен халыкка фаш булалар, югары оешмалардан тикшерүләр китә, газетадан журналистлар чакырыла, әмма каршылык бик сирәк очракларда гына уңай хәл ителә. Көнчеләр үз арсеналларында булган барлык ысулларны эшкә җигәләр: җыелышларда җәнҗал куба, коллективта үз мәнфәгатьләрен яклаучы төркемнәр барлыкка килә, югары оешмаларга аноним әләк-шикаятьләр ява. Карыйсың: шактый дәрәҗәле кешеләр – талант ияләре, астыртын ниятләр белән бер-берсен батыру өчен, бер оешмадан икенче оешмага чабалар. Хезмәт коллективында гадәттә үзенең уңышлары, тышкы кыяфәте, хәтта тату гаиләсе белән башкалардан аерылып торучы шәхесләр көнчеләр һөҗүменә юлыгырга мөмкин. Мондый һөҗүмнең үз термины да бар, фәнни телдә ул “моббинг” дип атала.
Моббинг объектына әйләнгән шәхеснең хәле кызыгырлык түгел. Аңа юкка-барга да бәйләнергә тырышалар, психологик яктан юкка чыгарырга омтылалар. Бернард Шоу тиктомалдан гына: “Көнләшүчеләрнең күплеге куркыта, юклыгы сагайта”, – димәгән. Көнчеләр терроры гомуми эшкә һәрвакытта да зыян сала: спорт командалары җиңелүгә дучар була башлый, иҗат коллективлары деградация кичерә, матди байлыклар җитештерүчеләр зыянга эшләргә тотына. Шуңа күрә акыллы җитәкче – тренермы ул, директормы, коллективның рухи саулыгын кайгыртырга мәҗбүр. Күп кенә Көнбатыш илләрендә моббинг оештырган өчен җәза бирә торган махсус законнар да кабул ителгән. Германиядә, мәсәлән, хезмәт килешүенә һәм контрактларга моббинг турындагы махсус пункт кертелгән һәм әхлакый зыянны каплату өчен зур гына акчалата компенсация түләтү ихтималлыгы да каралган. Күрәбез, татарлар – көнче халык, бер-берсен батырырга ярата дигән раслау миф кына ул. Көнчелек, башкаларның уңышын күралмау – барлык халыклар вәкилләренә дә хас сыйфат.
Көнләшүчеләр игътибарына юлыккан шәхеснең хәле мөшкел, әмма көнчеләрнең үз хәлләре аныкыннан да яманрак. Борынгы Рим шагыйре Овидий: “Көнче җәфалый һәм үзе дә җәфа чигә”, – дигән. Кемгәдер уңыш елмайган өчен хәсрәт чигүченең хәлен күз алдына китерегез. Кайгы өчен сәбәпләр даими табылып тора, чөнки көнчелекнең бер сыйфаты – азны күп итеп күрү, татар халкы бу хакта: “Күрше тавыгы күркә булып күренә”, – ди. Бу сыйфат хөсетле күңелне даими хәсрәттә тота. Әбү-әль-Фәраҗ атлы гарәп әдибе һәм галиме: “Ни өчен көнчеләр һәрвакыт хәсрәттә? Чөнки аларны үз уңышсызлыклары гына түгел, бүтәннәрнең уңышы да интектерә”, – ди. Гарсиан-и-Моралес исә аны: “Көнче бер генә тапкыр үлми, көндәшен мактаганнарын ишеткән саен җан бирә”, – дип куәтли. Борынгы грек комедиографы Менандр: “Көнләшүче – үз-үзенә дошман, ул бит үз ирке белән сайлап алган газаптан интегә”, – дип бәяли. Көнчелеккә иң тулы бәяне бирүче һәм аның иң зур зыян икәнен аңлатучы Әбү Ләйс Сәмәрканди хәзрәтләре. Ул әйтә: “Явызлыклар арасында көнчелектән дә зыянлырак булган нәрсә юк, чөнки көнчегә биш җәза ирешер: киселми торган (бетми торган) кайгы; әҗере-файдасы булмаган хәсрәт; макталмый торган хурлыклар; Аллаһы Тәгаләнең ачуы; Аллаһтан аңа ярдәм ишекләре ябылу”.
Көнчеләр һөҗүменә юлыккан шәхескә алардан котылуның иң уңай ысулы – игътибар итмәү, һәрвакытта да яхшы кәеф белән йөрү. Үз күңелеңдәге көнчелектән котылуның да юллары бар һәм гади. Сенека бу хакта: “Башкаларныкы белән чагыштырмый гына үз өлешебездән канәгать булыйк, зуррак бәхетне күрүдән газапланучы бит беркайчан да бәхетле була алмый. Башыңа үзеңнән алда баручылар турында уй килгәндә, үзеңнән артта калучылар турында уйла”, – ди. “Югарыга карап фикер йөрт, түбәннәргә карап шөкер ит”, – дигән татар акылы да шул җөмләдән. Иман ияләре өчен көнчелекне йөгәнләүнең иң яхшы ысулы – нигъмәтләрнең Аллаһтан икәнен һәм үз өлешеңнең син дөньяга килгәнче үк тәкъдир итеп билгеләнеп куелганын аңлау. Синең өлешең котылгысыз сиңа булачак, аңа беркем дә кул суза алмаячак, югалтканың исә синеке түгел. Һәр югалтуда исә риза булып сабыр иткәннәргә зур әҗерләр бар. Әҗерләрнең иң зурысы – күңелен көнчелектән арындырып бүтәннәрнең уңышына сөенгән, югалтуларына көенгән кешегә. Бу дөньяны да ул рухи ләззәт белән тыныч үткәрә, ахирәте дә аның өметле. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссәлам) бервакыт сәхабәләрнең берсен оҗмах әһеле дип игълан итә. Габдулла бин Гас атлы сәхабә оҗмах әһеле дип игълан телгән кардәшенең өенә барып анда өч көн яши, аның гамәлләрен өйрәнә, әмма һичбер артык гамәл тапмый. Шуннан соң ул исән чагында ук оҗмах иясе булып табылган бу кешедән оҗмахка кайсы гамәле сәбәпле керүен сорарга мәҗбүр була. Җавап бик гади: “Мин үземнең күңелемдә мөселманнардан һичберәүгә явызлык тапмыйм һәм Аллаһы Тәгалә аңа биргән нигъмәтләргә хөсетлек кылмыйм”. Вакыйганың хикмәте шулдыр ки, бәхетле буласың һәм уңышка ирешәсең килсә, күңелдәге кинәне һәм хөсетлекне үтер.