поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.04.2008 Җәмгыять

КҮНЕГҮ ЧИРЕ ЯКИ ӘЛЕГӘ ГАФЛӘТ БАСКАН

Өске катта яшәүче күршемнең ваемсызлыгы, ә минем исә аз гына үз хокукларымнан файдаланып, кешелек горурлыгымны саклап калырга тырышуым мең төрле сәер күренешләр белән бәрелештерде. Мең төрле сораулар купты күңелдә: безгә ни булган соң әле? Нишләп кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр шулкадәр үзгәрешләр кичергән дә, инде бөтенләй диярлек капма–каршыга әйләнгән?

Әйе, минем фатирымны су басты. Фәкать кыш буе күршем үз балконыннан карын көрәмәгәнгә генә. Инде минем фатирымның күзе булган бердәнбер тәрәз яны җимерелеп төшәргә тора. Күршем исә кереп гафу да үтенмәде. Ә гаепле итеп үзен санамый да санамый ул. Шушы хәлгә торак идарәсе хезмәткәрләре дә гадәти хәл генә итеп карый икән. Тагы шулай су басса, күршемә кисәтү ясаячаклар икән. Дүрт көн буе туктаусыз телефон төбендә ялынып утырганнан соң, килеп шундый акт төзеп киттеләр. Бәй, мондый актларны унны төзеп була иде бит инде. Инде мин күргән зыянымның бәясен билгеләүче комиссия чакыртырга, аннан соң эшне мәхкәмәгә тапшырырга тиеш икән. Тагы сорау туа күңелдә: ә бу бушка үртәлеп үткәргән көннәр, ашалган нерв–сәламәтлекне кайтару өчен дә түләячәкләр микән гаеплеләр? Цивиль илләрдә шулай бит.

Тукта! Минем өчен болар шулкадәр дә вак нәрсәләр, узган гомер янында. Минем боларның берсен генә дә эшлисем килми, минем тормышта зуррак максатым бар. Минем вакланмыйча, гаепсездән акланмыйча гына, шушы, кыска гына гомеремне яшисе, җиргә мине яшәткәне өчен рәхмәтемне калдырасым килә. Тик шушы ваклыклар артында пычранган, томаланган, тапталган хаклык карап тора. Хаклыкның йөзен сөртмәгәннең йөзен нәҗес каплый. ә сөртергә бер генә дә ашыкмыйлар... Дөнья ничектер без теләмәгәнчә, без димәгәнчә, әллә шайтан кушуы буенча тәгәри дә тәгәри. Ә без ни кушсалар – шуны үтәп, шуңа разый булып мәхлуклар хәлендә тереклек итәбез. өстәвенә, шөкер, бездә башкалардан яхшырак дип тә сөенәбез. Тик бездән яхшыраклар юк дисезме әллә? Ә без күпме сорасалар, шулкадәр түлибез. Бәяләрне күпме арттырсалар да, эчтән йодрык күрсәтеп тынабыз. Илеңдәге халыкның яртысыннан артыгы хәерчелек төбендә җәфа чиккәндә дә “Без булдырабыз!” дип мактануны мин чума вакытында чәбәкәй чабуга тиңләр идем.

Карагыз инде, җан асрарга да җитмәгән пенсияне тизрәк фатир һәм коммуналь хезмәтләргә түләр өчен почта бүлекләрендә нинди озын–озак чиратларда тора әби–бабайлар. Алла сакласын, ашап бетерерсең дә пенсияне, аннан өеңнән дә куып чыгарырлар. Бу Хөкүмәтнең озак еллар буена халыкны кабалага кертү өчен алып барылган сәясәтенең нәтиҗәсе бит. Шушы шартка китереп терәделәр дә, инде түли алмасаң, фатирны бушат, үзең өй салып кер, имеш. Ә салып кара! Безнең күпләребезнең инде өстендәге соңгы сәләмәсен генә салырга калган. Менә мин яши торган йортка 61 яшь. Ул инде үз–үзен хөкүмәт алдында берничә мәртәбә аклаган. өстәвенә, бер генә тапкыр да капиталь төзекләндерү булмаган. Бу йортта яшәүчеләр фатирга яңа йортларда яшәүчеләрнекенә караганда күпкә азрак түләргә тиеш тә бит... Юк шул, бер күнегелгән тариф белән алуны дәвам итәләр. Нефтьне дә шулай, безнең җирдән сыгуны һәм безнең үзебезгә калдырмауны дәвам итәләр. Бу хәлнең милли байлыгыбызны талау икәнлеген инде бала–чага да белә. әмма... Инде түләүсез медицина, түләүсез белем алу дигән иң зур казанышларыбыз да тарихта калды. Инде матбугатыбыз да соң чиккә китереп терәтеп куелды. Ни матбугат хезмәткәрләре эшләп көн күрә алмый, ни матбугаттан халык файдалана алмый. Укырга теләсә дә, яздырып алу мөмкинлеге юк – кыйммәт. Почта элеккерәк заманнардагы кебек иртә–кич тә йөрми инде. ә почта тартмалары таркалып беткәндә дә инде күптән һәм... менә шуларның барысына да кеше дигәнең күнегеп киләме, инде күнегеп үк беттеме, дәшми бит.

Дәшмәүнең никадәр фаҗигаларга китерүен, ахыр чиктә, хөкүмәт металл җыю–кабул итү мәсьәләсен контрольдән ычкындыруда яхшы ук аңлады. Тик бик соңлап. Күпме язмышлар ярылган, гомерләр киселгән, күпме гарип–горабә барлыкка китерде хөкүмәт кешеләренең ваемсызлыгымы, әллә махсус дәшмәвеме?

Матбугат өлкәсендә дә бер чишелеш табылыр. Ләкин монда югалтулар тагы да күбрәк булыр. Чөнки рухи энтузиазмны көннәр, еллар гына түгел, гасырлар аша гына кайтару мөмкин.

Торак идарәсе башкарган эшләрдәге мәсьәләләрне чишүнең ачкычлары да бар, әлбәттә. Тик кайсыдыр миллиардерларны гына кимсетәсе–рәнҗетәселәре килми инде. Ул чишелешне тапкан булып та уйнарлар, әллә кемнәргә әллә нинди премияләр–исемнәр биргән булырлар, тик мондагы югалту тарихта халык ачуы дип аталган куркынычны бер төенгә төйнәп куячак. ә гомере буе талап яшәгән Рәсәй бу куркынычның нинди вакыйгаларга китерүен бер генә тапкыр күрмәде бит инде. әмма менә тагы... халык шушы хәлләргә дә түзә, күнегә. ә бер күнексәң, тамугта да яшәп була диләр бит. Мин инде үзем дә уңайсызлыкларны уңайлыклар итеп кабул итеп яшәргә, хәтта иҗат итәргә күнектем. ә күнегү, мондый күнегү бик тә начар хәл бит ул. Бу күнегүләр артында тагы да олырак күнегүләр... дәүләтсезлеккә күнегү, телсезлеккә, мәктәпләрдә туган телгә тыю кертүгә, милли университет ачмауга, үз мәгариф системабыз булмауга, мәктәпләр, китапханәләр ябылуга, авыллар бетүгә, СПИД, наркоманиягә, дәүләт хезмәткәрләренең ришвәт алуларына, туктаусыз шартлау, дистәләп, йөзләп, меңәрләп һәлак булуларга, ирләрнең чирлегә әверелүләренә, хатын–кызларның тәннәрен сатып яшәргә мәҗбүр булуларына, эшсезлеккә, балаларның мәктәпләрдә укымауларына, оятсызлык, вөҗдансызлык, кеше табигатенә каршы эшли торган тагы әллә күпме гамәлләргә гадәти хәл итеп карарга күнегүләр тора лабаса! Менә шулкадәр дә иркен җирле илдә кешеләрне кырмыска ояларына кертеп тутырып рухи вә матди бәйлелеккә шулкадәр керттеләр ки, инде аннан ычкыну да мөмкин түгел кебек. Кеше күнекте. Ата–аналарын картлар йортларына, балаларын балалар йортларына биреп яшәргә дә күнекте. Түрәләр арасында да андыйлар юк түгел. Кеше кайгысы, бәхетсезлегендә акча эшләп баерга, һич кенә теләмәсәләр дә, реклама карарга... тагын әллә ниләргә күнекте кеше... Юкса боларның берсенә дә күнегергә түгел иде дә бит! әле язучылар үзләренең иҗат итәргә мөмкинлек бирүче әдәби фондлары бетерелүенә, татар китапларының кечтеки генә тираж белән чыгарылуына, шул китапларны тарату системасының җимерелүенә, гонорарларының хәерче тиеннәр генә булуына да күнекте...

“Юк!” дип бердәм генә әйтмиләр. Юкса җәмгыятьнең иң актив, иң тере өлеше, кулларын халык бәгырендә тотучылар бит инде язучылар. Болар да дәшмәскә күнеккәч, ни үзләренә, ни халыкка ярдәм итәр көч–куәтләре калмаган микәнни инде?! әгәр дә без инде өметсезлеккә дә күнегә калсак, беләсезме кемгә әвереләбез? әйе, шайтанга. Бәй, кеше булып яшәргә килгән идек түгелме соң без бу җир өстенә!?

Җәмәгать! Бу хәлләрдә дә “Без бөек!” дип күкрәк сугудан гына бөек булып булмый, ә киресенчә, әнә Башкортстан галимнәрен карагыз әле – бүгенге сәясәткә алдану башкорт галимнәрен бөтендөнья галимнәре алдында адәм көлкеләренә калдыра бит. Ул галимнәргә яулаган сызыкларына кабат кайтыр өчен дә ай–һай күп еллар, гасырлар кирәк булачак. Галимнәргә ышаныч бетү торак идарәсе хезмәткәрләренә генә ышаныч бетү түгел ул. Сәясәттән күргән зыянны галимнәр үзләре сәясәткә кереп, галимлекләрен җую исәбенә генә кайтара алачаклар, тик бу коточкыч тарихи югалту булачак шул инде. Башкортстанда татар үзен башкорт дип атауга да күнегеп килә бугай инде. Күрәсең, Рәсәй шундый күнектерү аша милләтләрне бетереп, бер генә милләт, бер генә тел калдыруны максат итеп куйган һәм... максатына шул “күнектерү” аша бара да. Чөнки аңа шул рәвешчә вакытны оту кирәк. ә вакыт шундый нәрсә ул, кире кайтмый һәм күп нәрсәләрне кире кайтармый да торган сыйфатка ия.

Күнегү чире яшәешебезнең барлык өлкә вә яссылыкларына үтеп керде. Инде халык сайлап куйган депутатларыбызның алдашуларына да, хакимияттә утырыр өчен халыктан яшерен эш итеп, исе чыккач, мәгънәсез аклануларына да күнекте. ә күнегә алмыйча газап чиккәннәрнең язмышлары ай–һай ачы. Шөкер, әлегә аз булса да андыйлар юк түгел. әллә сез мәктәпләрдә региональ компонентны бетерү мәсьәләсе безнең депутатлар белән килешенеп эшләнмәгән дисезме? Халык фикере белән исәпләшмәскә дә күнекте депутатлар, президентлар. Юкса референдумда Татарстан халкы нинди фикер әйткән иде. Төкерделәр аңа.

Адәми затны дөньяда Кеше итеп шатлыклар–сөенечләр яшәтә. Бүген тагы ни–нәрсәгә генә сөенергә соң? Халык шагыйре Гамил ага Афзал әйтмешли: “Халык ачтан үлмәсен дип, ярый әле кар ява”мы? Нәрсә, социаль ашханәләргә кереп сөенимме, кибеттәге бәяләр, транспортта билет бәяләре үсүгә, юлларда атлап йөрмәслек көртләр еруга, өй түбәләреннән фатирларга аккан суларгамы, техника җитешмәүдән өстәмә төшеп сытарга торган карларга карапмы, каршыма килгән наркоманнан исән калуымамы? Белмим. әмма минем әлегә үргә күтәрелү белән түбән тәгәрәүне аерырлык кына чамам бар. Тагын бер начар күнегү хакында әйтмәкче булам: гәзит–журналларда дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләренә хәзер, шулай ук, төкереп кенә карыйлар. Эт өрә, бүре йөри тора, диләр инде. Тик хакимнәр үзләре утырган ботакны үзләре үк кисә бүген. Матбугат белән хакимиятне дүртенче власть итеп бүленмәс өчен кылынган гамәлләр галәмәте бу. Тик шуны да белергә кирәктер, шул тәхетне саклар өчен дә шул ук матбугат чаралары кирәк. әгәр халыкка хезмәт итү уена кире кайтсалар, матбугат бик тә кирәк булачак аларга. Тик ул чакта бик күп казанышлар югалган булыр. җимерү – төзү түгел икәнен беләбез. Алда саналган бик күп системаларны җимерү аша кеше җанын җимерү бара, җәмәгать. Моннан да зур фаҗига була да алмый. Менә вак–төяк дип кенә карарга күнеккән нәрсәләр артында нинди олы кешелек фаҗигасе ята. Шуңа күрә дә кешелек горурлыгыңны таптаучы нәрсәләргә һич кенә лә күнегергә ярамый! Бәндәне гафләт шулай баса, күнегү аша. Ул зәхмәткә әверелә, һәм аны беркем өстеннән беркем дә алып ташларга җыенмый. Минем дә сүз галиҗәнабеннән башка чарам юк. Шуңа күрә: “Кеше, тор, турай, илең, җирең, телең, кешелек горурлыгың сатылып беткәнче өстеңә баскан чүп–чарны себереп ташларга кирәк!” – дип кенә оран сала алам.


Нәҗибә САФИНА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 15.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»