поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.05.2015 Җәмгыять

Айдар Галимов туган авылында обелиск ачкан (ФОТО)

Обелискны ачуга күрше районнардан, Уфадан, Мәскәүдән, Казаннан кунаклар, Айдар Гани улының дуслары, обелискны куюга өлеш керткән химаячылар килде

Башкортстанның Миәкә районы Олы Кәркәле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга обелиск ачылды. Истәлекле мемориал булдыру башлангычы белән шушы авылда туып үскән Башкортстанның һәм Татарстанның халыҡ артисты, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутаты Айдар Галимов чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсеннән "Башинформ.рф"га. Обелиск куюда җырчының дуслары — Уфа, Башкортстанның башка калалары һәм Мәскәү эшкуарлары, ябай кешеләр, авылдашлар ярдәм күрсәтте, диелә кичәге хәбәрдә.

Җырчының ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әнисе ягыннан бабасы Галим Нәгыйм улы Хәбиров сугышның иң авыр тәүге көннәрендә үк яуга китә һәм авыр яраланып ҡайта. Әтисе ягыннан бабасы, кече сержант Бәхтигани Мөхәмәтгали улы Галимов 1941 елның сентябрендә фронтта хәбәрсез югала. Менә күп еллар инде аның якыннары бабасының һәлак булган урынын ачыкларга тырыша.
 
2013 елның 14 сентябрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңлегәрәй Фәрукша улы Әхмәтшин, Айдар Галимов һәм Фаил Галимов обелискка нигез ташы салган иде.
 
Обелискны ачуга күрше районнардан, Уфадан, Мәскәүдән, Казаннан кунаклар, Айдар Гани улының дуслары, обелискны куюга өлеш керткән химаячылар килде. Тантана мәктәптә ветеран укытучыларны котлаудан башланды. Белем учагы алдындагы мәйданда теләгәннәр кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы белән сыйланды.
 
Обелискты ачу тантанасында Дәүләт Җыелышы депутатлары Айдар Галимов, Наил Баһаветдинов, Илдус Гомәров, Ринат Райманов, Руфина Шаһапова, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишһарин, Миәкә һәм Бишбүләк районнары башлыклары катнашты. Тантаналы чара «Айдар» театр студиясенең концерты белән тамамланды, диелә әлеге хәбәрдә.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
Aidar.ru фотолары


Татар-информ
№ | 07.05.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»