поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.04.2015 Мәдәният

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә 45 яшь тулды

Кара син гомер агышын! Әле генә студент егетләр Шамил Сатдаров, Мидхәт Галимуллин, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев һәм Әхмәт Нәфыйгин Куйбышевта татар ансамбле оештырып йөриләр иде. Күз ачып йомарга да өлгермәделәр, менә инде аларның гөлҗимеше – “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле үзенең 45 яшен бәйрәм итә.

Самараның яшь талантларын бергә туплап, “Ялкынлы яшьлек” күп еллар инде тамашачыларны моңлы җырлары, дәртле биюләре, ялкынлы шигырьләре белән куандырып тора. Сәләт дигән нәрсә һәркемдә дә бардыр ул. Тик бит аны таба белергә, тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басучыга публика алдындагы табигый каушавын җиңеп, сәхнәгә чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Ә теләктәшләрең, үзең кебек үк яшь һәм талантлы иптәшләрең, Илгиз Колючев кебек остазларың булганда моны эшләү җиңелрәк.

Күпме милләттәшләребез шушы ансамбльдә үз тиңнәрен таптылар, матур-матур гаиләләр корып, балалар үстерделәр! Хәзер инде аларның уллары һәм кызлары биредә канат ныгыта. Чын мәгънәсендә иҗат мәктәбе бу!

Үткән гасырның 70 - 80нче елларында “Ялкынлы яшьлек» ансамбле концертларына халык ишелеп йөри иде. Аны барысы да яратты, үз итте. Ул халыкчанлыгы белән алдыргандыр, дип уйлыйм. Һәркем концертка үзенең авылдашын, күршесен, туганын күрергә килә иде. Онытылмас Гөлсинә апабыз (урыны оҗмахта булсын) кебек тамашачылар яраткан артистларын конфетларга һәм чәчәкләргә күмеп китә иде. Рәхмәт барысына да! Без аларны әле дә сагынабыз!

Авыл халкы безнең артистларны күтәреп каршы алды, дисәң дә ярыйдыр. Концерттан соң өйләренә алып кайтып, бәлешләр белән сыйлап, мунчалар кертеп, ак җәймәләргә яткырып йоклатуларны онытып буламыни? Кайчакта авылдашлар артистларны бүлешә-бүлешә ачуланышып та бетәләр иде.

Социаль челтәрдә казынып утырганда бер иске фото күреп алдым. Кемдер аның астына шаярып “минем совет чорындагы флешкамнан” дип язып куйган. Безнең дә андый “флешкабыз” - кулдан язылган җыр дәфтәребез бар иде. Ул алтын бәһасенә тиң булгандыр.

Татарстаннан алып кайткан пластинкалардан язып алынган җырларның сүзләре оригиналдан бик нык аерылса да, гаепләүче булмады, чөнки халкыбызга моң, җыр һәм дәртле биюләребезне чын күңелебездән бүләк иттек без.

Совет заманында җырның авторларына да хөрмәт зур булган, күрәсең, һәркайсының исемен сәхнәдән атый торган идек. Ә хәзер Казанда да бу сирәк күренеш.

Тәртип турында сүз чыккач, кылт итеп “Ялкынлы яшьлек”нең беренче чордагы хормейстеры Гаяз Исмәгыйлев исемә килеп төште. Бүген Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүче бу якташыбыз урнаштырган тәртип сокландырырлык иде. Аңардан куркалар һәм шул ук вакытта хөрмәт итәләр иде. Гаяз, яшьтәшебез булуына карамастан, хор репетицияләренә биючеләрне дә, башлап җырлаучыларны да мәҗбүри рәвештә китерә торган иде. Әгәр хорга йөрмәсәң, сәхнәгә чыгу турынды хыялланма да.

Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге инструменталь төркем дә үзенең оешканлыгы, эшкә җаваплы карашы белән истә калган. Безгә, халык җырларын баянга гына кушылып җырлаучыларга, беренче мәлләрдә инструменталь ансамбльгә кушылып китү бик кыенга туры килә иде...

Ансамблебезнең бию төркемендә дә гел күтәренке күңел хөкем сөрде. Хәер, бу бүген дә шулай. Мәрхүм Альберт Гаязов, бүген “Яктылык”та эшләүче Рәшит Гыйззәтуллин һәм “Чайка” Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Хисаметдинова җитәк¬челегендәге төркемнәрдә бию техникасына, үзара дустанә мөнәсәбәттә булуга зур игътибар бирелде. Бәлки, шуңадыр да, сагынып искә алабыз без ул елларны.

Скрипка, кашык, мандолина кебек уен коралларында уйнаучы Абдулла ага Акмаев, әгәр исән булса, бу юбилеебызга килмичә калмас иде. Фокусчы-иллюзионист Әнвәр ага Гыйззәтуллин кебек энҗеләр дә һәр коллективта булмый. Зиннәтулла Ягъфәров, Рәфыйк Әбдиевларның гармун чыңнары дә гел колагыбызда яңгырап тора сыман. Бәхеткә, аларның эстафетасын Мидхәт Әминов күтәреп алды. Ходай исәнлек бирсен үзенә!

Юбилей алдыннан гына түгел, башка вакытларда да сүз остасы Рифкать Фәретдиновны сагынып искә алабыз. Ул булган җирдә кызык-мәзәк, шаярышу-көлешү беркайчан да тынмый торган иде. Ә кемгә дә булса ярдәм кирәксә, ул җитдиләнеп китә һәм, нинди генә гозер белән килсәң дә, борып җибәрми, булышырга тырыша иде мәрхүм.

Шулай ук конферансьебыз Рәсимә Бикбаеваны, талантлы баянчыбыз, соңрак Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты булып киткән Рөстәм Вәлиевны (ул да мәрхүм инде), аның бертуганы - биюче һәм пародияләр остасы Ринат Вәлиевны, нәфис сүз остасы Исмәгыйль Мостафинны һәм җырчы Галия Мостафинаны, Румия Якупова, Факия һәм Фәния Зыятова, Гүзәл Фәхретдинова, Фәридә Зиннәтуллина кебек моң ияләрен, алып баручы Наилә Сабирҗанованы искә алмыйча үтеп буламыни?

Коллективтан башка җитәкче булмый, диләр. Әйе, бу хак сүз. Безнең уңышларыбыз – ул зур коллективыбызның хезмәте. Ләкин талантлы җитәкчебез Илгиз Исмәгыйль улы Колючев булмаса, бәлки, ансамблебез дә күптән таркалган булыр иде. Йокысыз төннәр, какшаган нервлар һәм сәламәтлек, ансамбль дип йөргәндә, игътибарына тилмереп яшәгән балалары - бу аның 45 еллык зур хезмәт нәтиҗәсе. Читтән карап торганда гына барысы да матур һәм җиңел булып күренә. Оештыручылар, спонсорлар, партнерлар белән сөйләшүләр алып бару өчен ышандыра белү сәләте дә кирәк. Ә Илгиз Исмәгыйль улында бу бар һәм аңа дәрәҗәле күп исемнәр лаеклы рәвештә бирелгән. Илгиз абыйның хатыны Асия ханым бүген бөтен коллективыбызның хөрмәтен һәм рәхмәтен кабул итеп алсын иде..

Кызганычка, ансамбльдә катнашучыларның барысы да 45 еллык бәйрәмебезгә кадәр килеп җитә алмады. Шулай да, бу безнең уртак бәйрәм һәм коллективыбызның нигезенә һәрберебезнең талант чаткысы салып куелган.

Без, барыбыз да, бик бәхетле кешеләр. Тормышларыбыз ничек кенә барып чыкса да, без инде иҗат җене кагылган, сәхнә тылсымына, тамашачы игътибарына мохтаҗ булган хыялый кешеләр булып кала бирәбез. Бер тапкыр сәхнәгә чыккан кеше аңардан башка яши алмый, диләр: курку һәм соклану хисләреңне җиңеп, моң дәрьясында тирбәлү, тамашачыларыңның хуплавын күрү, аларның алкышларын ишетүне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.Шушы тирән хисләребезне уята белүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә рәхмәтләребез чиксез. Бәйрәмебез котлы булсын!

Югарыдагы фотода ансамбльнең җитәкчесе Илгиз КОЛЮЧЕВ.

"Ялкынлы яшьлек"нең 80нче еллар ахыры коллективы.
 


Айсылу ӘБДИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»