25.04.2015 Җәмгыять
Дустына укучы ут төрткән, 10 яшьлек малай әбисен кадап үтергән - ни кылана бу бала?
8 сыйныф укучысы танышына ут төрткән. 10 яшьлек бала пычак белән әбисен кадап үтергән, аннан әнисен җәрәхәтләгән. Бу ни бу? Укучыларның битарафка әйләнүе, кансызлыгымы, әллә гаиләдә балага игътибар җитмәү нәтиҗәсеме? Хокук саклаучылар кисәтә, белгечләр киңәш бирә. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты.
Үсмерләр кием, исерткеч эчемлекләр урлый...
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Насыйбуллина белдергәнчә, 2008 елдан 2014 елга кадәр республикада үсмерләр арасында җинаятьчелекнең кимүе күзәтелгән. Әмма быел бу сан арта башлаган. Дөрес, соңгы ике елда үсмерләр саны да күбәйгән. Узган ел алар тарафыннан 1127 җинаять кылынса, соңгы өч айда – 277. Иң күп җинаятьләр урлашуга бәйле. Әйтик, узган ел – 635, быел 154 шундый очрак теркәлгән. Сәүдә үзәкләреннән кием, исерткеч эчемлекләр урлау очраклары күп. Үсмерләрне шулай ук машина да кызыктыра. Узган ел алар тарафыннан 108 машина урланган. Быел – 13. Наркотиклар белән бәйле 101 очрак (быел – 26) теркәлгән. Былтыр үсмерләр тарафыннан 9 кешенең гомере өзелгән булган, 23е (быел – 3) үз-үзенә кул салган. Иң күп җинаять Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Камада кылынган. Ә менә Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче районнарында яшәүче үсмерләр, статистика буенча, иң тәртиплесе булып чыга.
Укытучы акчасына кул сузалар...
Кайбер балалар яшьтәшләре генә түгел, хәтта укытучысының әйберләренә дә кул суза. Яшел Үзән районында әнә шундый очрак булган. Компьютер уеннары уйнар өчен, бер укучы укытучысының акчасын урлаган. Ә Түбән Камада яшәүче бер малайга педагогның акчасы сөйгәненә бүләк алу өчен кирәк булган. Урланган акчаны ул мәктәп янында карга күмеп куйган. Хәер, кайбер педагоглар үзләре дә балаларга үрнәк булырлык түгел. Әлмәттә музыка укытучысы наркотик матдәләр әзерләү, сату белән шөгыльләнгән. Шәхси дәресләр бирүче ир-ат музыка сыйныфында ук синтетик концентраттан тәмәке катнашмалары ясаган.
Кызлар тәртипсез...
Борчылырлык хәлләр, әмма башка куркыныч җинаятьләр белән чагыштырганда кеше акчасына кул сузу тәртипсезлек кебек кенә тоела хәтта. Әнә бит, Казанда унбиш яшьлек 8 сыйныф укучысы, исерек көе, үзенең танышына ут төрткән. Зыян күргән үсмер хастаханәдә дәвалана. Малайлар гына түгел, замана кызларына да тәрбия җитми. Әлмәттә ике үсмер кыз урамда 18 яшьлек туташның сумкасын урлаган. Ярдәм сорап кычкыра башлагач, үсмерләрнең берсе аның авызын каплаган, икенчесе кулын тешләгән. Ахыр чиктә бандит кызлар сумканы урлап качкан. Анда аның кесә телефоны һәм акчасы була. Угрыларның 15 һәм 17 яшьлек кызлар булуы ачыклана. Берсе мәктәптә белем алса, икенчесе укымый да, эшләми дә, элек тә хөкем ителгән булган.
Сабада булган канлы вакыйга бөтен республиканы шаулатты. Телевизор карап утырган әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары аш бүлмәсендәге әнисен җәрәхәтләгән 10 яшьлек бала мондый адымга ни өчен барган? Бала мондый хәлне телевизордан күргәнме, әллә якыннарыннан үч алырга теләгәнме? “Ул элек берничә тапкыр психиатрда тикшерелгән, ләкин исәпкә куелмаган. Малай әнисе, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән”, – дип белдерделәр Татарстанның Тикшерү идарәсеннән. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.
Йөзү түгел, футболны яратты
Бер тапкыр җинаять кылган үсмерне туры юлга чыгару җиңел түгел. Кемнәргәдер акыл керә, кемгәдер юк. Бу уңайдан Азнакай районында полициядә исәптә торган балалар белән эшләү тәҗрибәсен мисалга китерергә мөмкин. Монда тәрбиягә авыр бирелгән үсмерләрнең һәрберсен район җитәкчеләренә беркеткәннәр. Әйтик, район башлыгы үзе ике баланың тәртибе өчен җавап бирә. Ә менә Ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов хокук сакчыларында исәптә торган Азат исемле малайны тәрбияләргә алынган. Ул тәмәке тарткан, сыра эчкән, өйдәгеләрне тыңламаган. “Аны инде “кара исемлек”тән төшерделәр. Азат белән ике ел дәвамында тыгыз элемтәдә тордым. Телефоннан шалтыраттык, өйләренә бардык. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирдек, өс-башын карарга булыштык. Болгарга экскурсиягә алып бардык, анда мәчеткә алып кердек, тарих турында сөйләдек. Бу аңа бик кызык тоелды.
Җәйге лагерьга юллама да алып бирдек. Берсендә гаиләбез белән җиләк җыярга барганда, Азатны да иярттек. Ә ул яткан да йоклаган. Хатыным Сания белән бергәләп, аның чиләген дә тутырыштык, аннары үзе дә җыйды. Йөзү түгәрәгенә биргән идем, анда аңа ошамады. Ә менә футбол уйнарга ярата икән. Хәтта мунчага да бергә йөрдек. Өйләнсәң, туеңны да үткәрергә булышырмын дип вәгъдә бирдем”, – ди сөйли Миргасыйм ага. Әмма тәрбия эше җайлы гына бармаган, әлбәттә. Кайчак усалрак та булырга туры килгәләгән. Малай кешегә анысы да кирәк. Азат 8 сыйныфта гына укый. Миргасыйм абый фикеренчә, һәр районда менә шундый эш алып барылырга тиеш. Тәрбиясе аксаган балаларны депутатларга беркетергә кирәк. Азнакайда һәр баланың аерым паспорты алып барыла. Ә җитәкчеләр үз уңышлары турында җавап тота.
Мәктәптә паспорт тутыралар
КФУның методик укыту һәм тәрбия бирү кафедрасы доценты Рәшидә Габдрахманова белдергәнчә, бала өчен иң элек әти-әнисе үрнәк булырга тиеш. “Мәктәпнең дә тәрбия эшләрендә актив катнашуы кирәк. Бүген исә ул күп очракта БДИга әзерләнүгә кайтып кала. Яңа стандартларда “чыгарылыш укучысының портреты” дигән нәрсә бар. Анда укучының туган илен, әти-әнисен ничек яратуы турында һәм башка сораулар бар. Паспорт булдыруны хуплыйм. Моны тутыру өчен укытучыдан зур тырышлык һәм тәрбиягә әһәмият бирү сорала”, – ди галимә.
“Бала белән әти-әни арасында үзара аңлашу булу бик мөһим. Балага авыр булганда, әти-әнинең рухи ярдәме кирәк. Авырлыкны юмор хисе, яратуны күрсәтеп җиңәргә өйрәтү яхшы. Бары авырлыкны җиңгәндә генә рухи үсеш булачак. Бала шуны аңлап үссен. Тәрбиянең 80 проценты әти-әни үрнәгеннән килә. Ә әтисез яшәгән гаиләләрдә әниләр газизләрендә әтиләренә карата хөрмәт уятырга, алар белән элемтәләр булдырырга тырышсын иде. Бала үзен ике канатлы итеп тоярга тиеш, – ди “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Баһрамшина. – Бала ниндидер эшне үзе эшли алганчыга кадәр өйрәтергә кирәк. Хезмәтен бәяләп, шатлыгын уртаклашу аңа канат куя. Диктатор булырга ярамый. Балага ирек бирү кирәк. Эшне тәмамлап, бергәләп сөенгәннән соң, моны яхшырак эшләп булыр идеме, фәлән ничек эшли икән, дип аның фикерләрен белү һәм үз киңәшләреңне бирү урынлы. Тәнкыйтьләү җиңел ул. Әти-әниләр бүген күпне таләп итәргә ярата, үзләренең дә сабырлыклары җитми. Кайбер әти-әниләргә бала нәрсәнедер эшли алмаса, бар әнә диванда утыр яки телевизор кара дип, аны тизрәк ял итәргә җибәрә, проблемадан котылырга тырыша. Сабырлык кирәк”.
Психологлар әйтүенчә, бүгенге әти-әниләр замана балаларын үзләре үчтекиләп бозып бетерә. Хәтта сабыйларына сүз әйтергә, эш кушарга куркып торучылары да бар. Чөнки тегеләре арасында хәтта үз-үзенә кул салу белән дә янаучылар бар. Шунысы гына гаҗәп: элек психологлар да булмаган, балаларның үсмер чоры да хәзерге кебек озакка сузылмаган. Замана ныграк үзгәргәнме, әллә үзебезме – белмәссең...
P.S. Берничә көн элек Казанда куркыныч җинаять кылган төркемгә хөкем карары чыгардылар. 16-23 яшьлек дүрт кеше башкаланың Юдино бистәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм ике таксистны үтерүдә гаепле дип табылды. Бу эшнең башында торган 21 яшьлек Николай Мокосеев – гомерлеккә, 23 яшьлек Руслан Мәмәтов – 22 елга, ә ике үсмерне 9,8 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.