• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

25.04.2009 Җәмгыять

УКРАИНА: “ГЕТЬ УСIХ!”

“Геть усiх!” – “Барысын да куарга!” Ющенко-Тимошенконың “газ уены” нәтиҗәсендә кризиска чумган Украина халкы хәзер митингларга шундый шигарь белән чыга. Февраль аенда гына да бөтен Украина буенча якынча 173 митинг үткәрелгән! Хәзерге Украинаның “сулышы” өч сүзгә сыеп бетә: аңкы-миңке хөкүмәт, митинглар, кризис.

Киев

 

Жах (безнеңчә - коточкыч!) Киевта өйрәнгән беренче сүзебез шул булды. Монда һәр кеше ирекле кош икән. Рада (дәүсовет) бинасына күпме телисең чәберчек йомырка ат – сине беркем дә зинданга атмаячак.  Икенчедән, биредәге законнарга исең китәрлек! Милицияне кыскартканнар – кризистан шулай чыкмакчы булалар. Киләчәктә Украинада милиция-полицияне бөтенләй бетермәкчеләр. 2008 елдан транспортка билет алганда паспорт  күрсәтү тәртибен бөтенләй бетергәннәр. Без булып без – чит ил кешеләре, Кырымга бару өчен паспортсыз гына билет алдык!

 

Киев исә революциягә әзерләнеп ятучы шәһәрне хәтерләтте. Биредә иң кирәкле һөнәр ияләре – урам себерүче белән стена юучы. Берсе - митингтан соң чүп җыя, икенчесе – һәр иртәдә чәберчек йомыркага баткан Рада стенасын ышкый... Киевның һәм бөтен Украинаның үзәге – “Майдан Незалежности” (Бәйсезлек Мәйданы) дип йөртелә. Мәйдан уртасындагы түгәрәк шугалакта олысы-кечесе тимераякта “бии”, шуның тирәли “Геть усiх!” диелгән ак палаткалар тезелеп киткән, җир астында исә “гигант” сәүдә үзәге гөрли, шунда ук митинглар уза. Чын Бәйсезлек Мәйданы инде менә!

 

Ак палаткалар хакында матбугат, радио-телевидение күп шаулаган иде. Чыннан да, биредә көн-төн митинг икән. Һәр палатка янында – утын өеме, кәстрүл, торбалы җиз самавыр. ...Ирек, бәйсезлек турында туктаусыз җырлар яңгырый. Палатка тышларында кызыл-кара буяулар белән себерке рәсеме төшерелгән. “Геть усiх!” дигән язуларны кеше тәненә дә ясый башлаганнар. Әмма гади халык бу күренешкә һаман күнекмәгән – палатка тирәсен читләтеп уза. Без исә, митингчылар белән якыннан танышу өчен палаткаларда “кунак” булып йөрдек.

 

Мәйдандагы яшәү урынын алар “штаб” дип атый икән. Кем генә юк монда: эшсезләр, интеллигентлар, фанатлар... Һәркайсы бер үк фикерне алга сөрә: “Барысын да куарга! Олигарх капиталын бүләргә! Табышларны – демонополизацияләргә! Банк системасын, ришвәтчелекне җимерергә!” Кыскасы, себерергә!..

 

Мәскәү горурлыгы – Кызыл Мәйдан, Киевныкы Крещатик урамы. Элек Крещатикта яңа туган балаларны чукындыра торган булалар, урамның исеме дә шуннан калган, дип аңлаттылар. Бу урамда шәһәр Радасы, Киев администрациясе, телевидение һәм радио Дәүләт Комитеты, Украина Йорты, үзәк почтамт, үзәк универмаг һ.б. урнашкан.

 

Киевта якынча 2 миллион 700 мең кеше яши. Шуның 82 проценты (!) украин халкы, урыслар – 13 процент, яһүдләр – 0,6 процент һ.б. Киевта яшәүче татарлар - 35 мең. Татарларның биредә үз өйләре бар. Алар атнаның һәр көнендә “Туган тел” исемле Бөтенукраина татар үзәгенә – “Татар өе”нә (рәсемдә) җыела. Күпме җирдә йөреп, шундый күркәм татар үзәген күргәнебез юк иде! “Туган тел” җитәкчесе Канафия Мисбахетдин улы Хөснетдинов әйтүенчә, өч катлы “Татар өе”н булдыруда ТР премьер-министры Рөстәм Миннеханов нык ярдәм иткән. Хәзер “Өй”нең финанс чыгымнарын Киевтагы “Татнефть” ААҖ үз өстенә алган. Инде 10 ел биредә “Киев сандугачы” җыр бәйгесе, Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе һ.б. бәйрәм-йолалар билгеләп үтелә. 2005 елдан журналистика, сәнгать өлкәсендә иҗат итүчеләргә Муса Җәлил премиясе бирә башлаганнар. Быел Киевта беренче тапкыр “Татар моңы” халыкара татар җыры конкурсы узды. Шулай ук, үзәктә 2000 ные елдан “Дуслык” журналы чыгып килә. Татар, урыс, украин телләрендә чыгучы затлы журнал Украинаның татар гаиләләренә генә түгел, Русия, Польша, БДБ илләренә дә бушлай таратыла.

 

Киевта йөрү өчен аз-маз украинча “сукаларга” кирәк – урамда язулар украинча гына!  Алай-болай Киевка барып чыксагыз, һәм сезгә “Заткни пельку!” дип әйтсәләр, аптырашта калмас өчен безнең кесә сүзлегеннән рәхәтләнеп файдалана аласыз:

 

Авызыңны яп! – Заткни пельку!

Гражданство – громодянство;

Рәхим итегез – ласково просимо;

Хәлләр ничек? – Як справи?

Тимер юл – запизниця;

Сәгать ничә? – Яко година?

Гафу итегез – вибачте будь ласко;

Форточка – кватирка;

Одеяло – ковдра;

Әти – батько;

Әни – мати;

Кыз – дивчина;

Егет – хлопец;

Яратам – кохаю!

 

Кырым

 

Кырым Автоном республикасының Симферополь, Бахчасарай, Алушта, Ялта шәһәрләрен дә күреп кайтырга насыйп итте. Монда гел башка мохит, башка кешеләр. Яңгырлы, таш Киевтан соң, бу якларда чын мәгънәсендә "язга чыктык".

 

Кырымның башкаласы Симферополь шәһәренә – 225 яшь. “Симферополь” – грек сүзе, “файда шәһәре” дигәнне аңлата. Кырым-татар телендә ул – Ак-мәчет. Кырым ханлыгы вакытында Ак-мәчет дигән шәһәрчек барлыкка килә, ул калга (калга – дәүләттә ханнан соң икенче кеше – авт.) резиденциясе була. Калга сарае нигезе исә хәзерге Воронцов паркында саклана. Ул чорда төзелгән шәһәрчек Симферопольнең Иске шәһәре буларак билгеле. Кырым Россия империясе составына кергәч, Ак-Мәчет шәһәре Екатерина II фәрманы белән Симферопольгә әверелә. Ни өчен әби-патша Кырым шәһәрләренә грек исемнәре кушкан? Борынгы заманда биредә грек колонияләре яшәгән булган – яңа шәһәрләр алар хөрмәтенә исемләнгән...

 

Сугышка кадәр Симферопольдә Казан бистәсе “гөрләгән”. Бистә шәһәрнең тимер юл вокзалыннан ерак түгел урнашкан булган. Хәзер биредә Казан урамы гына сакланган.  Бөек Ватан сугышы елларында Урта Азиягә сөрелгән кырым татарларының хәзер туган якларына кайту процессы бара. Симферопольдә, Ялтада махсус кырым-татар гаиләләре өчен төзелгән күпкатлы йортларны күреп кайттык. Кайбер кырым татарларына кереп, кәһвә, чәй белән сыйландык. Кырым-татар гадәте буенча кунакка, беренче чиратта, кәһвә ясыйлар, аннары – шулпа, кызыл шәраб һ.б.

 

Кырым – татар җире. Борынгы Бахчасарай шәһәренә барганда машина тәрәзәсеннән ямь-яшел басулар күренеп кала. Киң басулардагы йөзем, алма агачларын да татарлар утырткан, ди. Ә инде "Кызыл шәрәб патшасы" дигән титулга ия.

 

Рәүф Кәрим улы Акчурин хакында ишетмәүчеләр сирәктер. Ул гомере буена өч нәрсәгә мәдхия җырлаган: Аллага, татар хатын-кызларына, үзе ясаган кызыл шәрәбкә...  Бахчасарай – Кырым ханлыгы башкаласы булган шәһәр. Исмәгыйль Гаспралының “Тәрҗеман” газетасы да шушында чыккан. Биредә бүгенгәчә Хан сарае – Кырым ханы Гәрәйнең нәсел резиденциясе саклана. 1530-1783 елларда әлеге сарай Кырым татарларының сәяси, рухи һәм мәдәни үзәге булып торган. Хәзер ул туристлар өчен хезмәт итә.  1820 елда Бахчасарайга А.С. Пушкин килеп киткән. 1824 елда сәяхәте тәэсирләреннән “Бахчасарай фонтаны” поэмасын иҗат иткән. Менә бәхет: Бахчасарайга бер мәртәбә килеп киткән Пушкинга һәйкәл куйганнар!

 

Шулай ук шәһәр янында урта гасыр крепосте – Чуфут-Кале урнашкан. Кырым-татар теленнән тәрҗемә иткәндә, Чуфут-Кале “яһүд кирмәне” дигәнне аңлата. Хак булса, бу урында сугышчыларны әсирлектә тотканнар. Кырым Русия империясенә кушылгач, Чуфут-Калены җирле халкы ташлап киткән.

 

Кырымның иң гүзәл шәһәре – Ялта. Без аны Ялта түгел, “Ялда” шәһәре дип атадык. Күз алдына китерегез: кыш уртасында – яшел чирәм, гөлләр чәчкәдә, пальмалар, кошлар сайрый, диңгез шаулый... Тик без Ялтага баргач кына ишеп кар яуды! Ходай могҗизасын күреп, Ялта халкы шок хәлендә иде. Карны фотога төшереп рәхәтләнделәр. Нилектән дисәгез, тарихта 50 елга якын мондый хәл күзәтелмәгән! Ә безгә нәрсә – Татарстандагы карны да көрәп туйган.

 

Без Ялтага килеп төшкәндә, халык грипп эпидемиясеннән интегеп  ята иде. Барысы да шашкан хөкүмәтне гаепли – кар ишеп торганда җылылыкны өзгәннәр. Киләсе кышка гына  бирәчәкләр, икән. Шуңа кешеләр көннәр тизрәк җылынуын көтеп яши.

 

Ялтада татарлар өчен “Акчура” татар үзәге эшләп килә. Аны Ялта татарларын биш бармагы кебек белүче Рәйсә Мөнир кызы Алексеева-Шәрипова җитәкли. Рәйсә ханым тумышы белән Актаныш районы Такталачык авылыннан, танылган шагыйрь Гамил Афзалның туганы. Биредә ул 30 елдан күбрәк балалар сырхауханәсендә табиб булып эшли. Рәйсә ханым Ялта тарихында татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның исемен мәңгеләштерүче кеше. Галимҗан Ибраһимов гомеренең соңгы 10 елын Ялтада үткәргән. Ул яшәгән яшел тәрәзәле йортны, капка төбендәге яраткан имән агачын күреп кайттык. Узган ел Рәйсә ханым тырышлыгы белән әлеге йорт диварына Г.Ибраһимовка такта куелган. Хәзер исә Рәйсә Мөнировна “Акчура” татарларына бүлмә даулап йөри. Үзәк оешканнан бирле татарларның үз почмагы, йорты юк икән. Без Рәйсә ханымның изге эшенә сокланып кайттык: ул 157 татар өчен шул кадәр борчыла... Дөньядагы 8 миллион татарны кем кайгыртыр икән?!

 

Ялтаның татар мәгърифәтчеләре – Хәдичә һәм Фоат Мортазиннар белән дә таныштык. Алар – Буадан. Ялтага лаеклы ялга чыккач, диңгез турында хыялланып күчкәннәр. Икесе дә – укытучылар, “Акчура” татар үзәгенең аксакаллары. 

 

Севастополь

 

Кырым Русия составына кергәч, 1783 елда Севастополь шәһәре төзелгән. Аңа әби-патша нигез салган, грек исеме белән атаган. Севастополь – грекча “Изге шәһәр”, “Дан шәһәре”, кырымча “Ак-Яр” дигәнне аңлата. Севастополь - Украинаның үзәк порты. Биредә Русия Кара диңгез флотының төп базалары урнашкан. Кызганыч, без анда әлегә барып өлгермәдек.

 

Шәһәргә ак мәрмәр җәелгән баскычлардан менәсе. “Әлеге баскычлардан бөек ханнар, патшалар Петр I, Павел I, Екатерина II күтәрелгән. Бу – изге урын. Теләгәнегез кабул булыр”, - диделәр безгә...

 

Нахимов мәйданында чираттагы митинг гөрли иде. Төрле әләмнәр күтәргән халык кычкыра: “Безнең йөрәк – Русия”, “Ющенко, Тимошенконы – төрмәгә!”, “Ющенко – черегән чырай!”... Митингка 200ләп кеше җыелган иде. Һәммәсенең кулында – Русия флагы! Халык Украинаның Прогрессив социалистик партиясе рәисе Наталья Витренконың тасмага яздырылган чыгышын исе китеп тыңлый. Витренко коточкыч саннар китерә. Украинада бәяләр Европадан 7 (!) тапкыр кыйммәт. Хәзер илдә 5 миллион эшсез булса, май аенда 7 миллионга җитәчәк! Ел башыннан минималь хезмәт хакы – 605 гривень (3025 сум), пенсия – 544 гривень (2720 сум) тәшкил итә.

 

Украина – бәйсез ил. Сүз иреге хәттин ашкан. Әмма халыкка РТР, “Беренче канал”ны гомумән күрсәттермиләр, ул хәерчелектә яши һәм митингларга йөри.

 

Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА, Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 49 | 18.04.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (18324) / 16.05.2009 09:25:48

Акыллылар, шуна параларда булмасалар да, имтиханнардан 5 лелэр алалар. Алай укый белергэ сэлэт кирэк. Украина, Казахстан, Эстерхан, Ижауга курыкмыйча, ике кыз балага чыгып киту жинел тугел. Алар анда трай тибеп йормилэр бит. Читтэге татарлар, андагы басмаларны ойрэнэлэр, аларга мастер-классалар, кызыклы чаралар уздыралар. Э усал теллэр сойли инде ул. Шул ук торкемдэшлэре. Мин сокланам алар белэн. Шул...

№4 (17381) / 27.04.2009 08:39:18

"Дөньядагы 8 миллион татарны кем кайгыртыр икән?!"

и мескен халкым нигын /кергәли шул исем белән берәү/ яратмасам да, бу сорау шул мескенлекне аңлата.

Татарлар үзе. Беркем дә түгел. Доресрәге үзебез! Кем ничек булдыра йөрәге кушканча, булдыклылыгыннан килгәнчә.
Кадерле журналистлар, шул сорауны кабатламасагыз иде.Кайсы басманы алма, номер саен шул сорау. Кемгә бирәсез сез аны!? 17 номер “Акчарлакта” шундый кайсыгыз, кем, кемгә сораулы берничә мәкалә бар иде. Авторын язып тормыйм, бик киң таралган караш булганга.

Ә Искәндәр Сираҗига риспект, “Бала хәсрәте” өчен. Үзен: “Гади,” – дип, өстән: “Сарык,” – дип аталучы реаль конкрет кешегә ярдәм күрсәтәсез
//Монда бер Версачи сүзенә бәйләнүче бар, шул кеше өчен искәрмә, респект языла, инглизчә риспект яңгырый//

№3 (17336) / 26.04.2009 15:05:33

Украинага барып кайткан кешеләр сөйләвенчә,илнең көнчыгышында халык чынлап та авыр яши икән. Ә көнбатыш Украинада бай яшиләр, ди.

№2 (17328) / 26.04.2009 10:10:50

Бу ике экиятче турында ишеттем куптэн тугел генэ. Университеттагы укуларын ташлап, сэяхэткэ чыгып киттелэр, дип сойлэделэр. Дорес микэн? Имтиханнары да гел бик яхшы дип куелып бара икэн, укып тормасалар да.
Булдырасфз кызлар! Укып азапланганчы донья курегез шул! Белем кемгђ кирэк?! Э менэ белемсезлэр ботен жирдэ дэ кирэк. Урам себерергэ дэ, сыер саварга да, чуп жыярга да

№1 (17297) / 25.04.2009 16:35:12

Беренче канал белән РТР га өстәп ТНВ ны да карыйбыз. Алай да бай яшибез дип әйтеп булмый.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов