|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2015 Җәмгыять
Татарстанда чегәнннәр бер бабайга арзан пычакларны 55 меңгә сатып җибәргәнӘлмәттә сәүдә үзәкләре янында бер ир-ат килгән дә, 82 яшьлек бабайга коллекцион пычаклар сатып алырга тәкъдим иткән. Ул кырыгалдарның машинасына утырып өйгә кайткан. Ике зур чемодан пычак өчен ул 30 мең сум сораган. Бу вакытта пенсионерның хатыны да өйдә булган. Чегәннең күз бууыннанмы, әби дә пычакларны сатып алырга ризалашкан. Алар өйләрендә булган 15 мең сумны чыгарып биргән һәм калган акчаны саклык кенәгәсеннән алырга кирәклеген әйткәннәр. Әлеге ир белән банкка барып, счеттагы барлык акчаларын алганнар. Шулай итеп, кырыгалдар аларның бар акчасын – 55 мең сумнарын үзләштергән. Чемоданны ачып карасалар, анда арзанлы кухня пычакларына һәм кәстрүлләргә тап булганнар. Эксперт-криминалистлар өйдә калган бармак эзләре буенча җинаятьченең кем булуын ачыклаганнар. Ул 32 яшьлек чегән, Самара өлкәсендә яши. Хәзерге вакытта аны эзлиләр, дип хәбәр итә Әлмәт җирле басмасы.
|
Иң күп укылган
|