|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2015 Җәмгыять
Замана ришвәтчесе образы билгелеБүгенге көн ришвәтчесе нинди һәм коррупциячел эшчәнлек белән шөгыльләнүче түрәләрне ничек аерырыга? Әлеге сорау бик күпләрне кызыксындырадыр, мөгаен. Бу сорауга ачык кына җавап биреп булмый, билгеле. Шулай да, кайбер белгечләр әлеге затны югары вазифа биләүче, 40 яшьтән өлкәнрәк, өйләнгән кеше итеп тасвирлый икән. Өстәвенә, аның балалары да булырга тиеш әле... Татарстан җитәкчелеге коррупциягә каршы көрәшкә зур игътибар бирә. Әлеге афәтне тулысынча юкка чыгару шактый катлаулы, әлбәттә. Шуңа күрә ришвәтчеләрнең санын булдыра алганча киметү юнәлешендә эшләргә кирәк. Ришвәтчеләрнең күбесе – авыл җирлеге башлыклары
Билгеле булганча, бу эштә коррупция белән бәйле мониторинг уздыру зур роль уйный. Әлеге сораштыру халык арасында үткәрелә һәм Татарстандагы коррупция белән бәйле вәзгыятьне аңларга ярдәм итә.
- Татарстан Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2014 елда алар хезмәт вазифаларын бозу белән бәйле 700гә якын очракны ачыклаган. Нәтиҗәдә, 245 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Муниципаль хезмәткәрләрне җаваплылыкка тарту очраклары 18 районда теркәлгән. Аларның күбесе – авыл җирлеге башлыклары, - дип ассызыклады Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова коррупциягә каршы көрәшкә багышланган матбугат конференциясендә.
Шунысы мөһим: коррупцияне кисәтүдә урыннардагы муниципаль һәм дәүләт хезмәте турындагы закон үтәлешен тикшерү дә зур роль уйный. Мәсәлән, 2014 елда прокуратура хезмәткәрләре әлеге канун бозылуның 1347 очрагын теркәгән. Бу – 2013 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда азрак.
- Халык арасындагы сораштыруларга килгәндә, соңгы елларда халыкның ришвәтчелек белән бәйле фикере үзгәрә башлады. Бу өлкәдә шактый алга китеш күзәтелә. Коррупциягә каршы көрәш тә үзен сиздерә. Аның системалы булуын халык та ассызыклый, - ди белгеч.
Психология дә зур роль уйный
Ольга Семенова сүзләренчә, коррупция белән бәйле тема шактый нечкә, шуңа күрә биредә кеше психологиясе белән бәйле фактор турында да онытырга ярамый.
- Бай тормышта яшәүчеләрнең коррупция белән бәйле сорауларга җавап бирәсе килми, алар өчен бу тема бөтенләй кызык түгел. Ә инде начар тормышта гомер итүчеләр шактый ачулы булулары белән аерылып тора, - диде җитәкче.
Бүгенге көн ришвәтчеләренә, коррупциячел эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә килгәндә, аларның якынча “робот”ын төзү буенча да шактый зур эш алып барыла.
- Бу эш белән психологлар шөгыльләнә. Әлеге мәсьәлә белән бәйле шактый гына фикерләр бар. Аларның кайберләренә тукталыйк. Мәсәлән, кайбер белгечләр бүгенге көн коррупционерын югары вазифа биләгән, 40 яшьтән өлкәнрәк, өйләнгән кеше итеп тасвирлый. Өстәвенә, аның балалары да булырга тиеш, - ди Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов.
Мәктәпне дә читләтеп үтми...
Белем бирү учреждениеләрендәге коррупция очракларына аерым тукталырга кирәк. Бу хакта журналистларга “Мәктәп һәм балалар бакчаларында поборлар” дигән төркем оештырып җибәргән Екатерина Матвеева сөйләде.
- Без республикадагы мәгариф системасын тулысынча контрольдә тотарга тырышабыз. Моның өчен махсус “кайнар линия” эшли. Мәсәлән, быелгы уку елында безгә ата-аналардан барлыгы 850 гә якын мөрәҗәгать килде. Без аларның барысын да Прокуратурага юлладык. 550 шикаятьне Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрдек. Нәтиҗәдә, әлеге министрлыкта безгә барлык мөрәҗәгатьләрнең якынча 450сендә акча җыю белән бәйле хокук бозулар ачыклануы турында хәбәр иттеләр, - ди Екатерина Матвеева.
Бу өлкәдәге проблемаларга килгәндә, ата-аналар балалар бакчаларында белем бирүнең түләүле булуыннан зарлана икән. Өстәвенә, кайбер мәктәпләрдә укытучылар да акча эшләүнең уңайлы юлын тапкан. Алар дәрес вакытында укучыларга тиешле белем бирми, ә дәресләрдән соң ГИА һәм БДИга әзерлек буенча түләүле дәресләр оештыралар.
- Соңгы вакытта мөгаллимнәрдән дә шикаятьләр килә башлады. Билгеле булганча, соңгы елларда аларның хезмәт хакы шактый артты. Бактың исә, хәзер укытучыларның акчаларын уңга-сулга тараталар икән. Аларны бер көнлек хезмәт хакларын билгеле бер фондларга күчерергә мәҗбүр итәләр, газет-журналларга мәҗбүри яздыралар, әле алай гына да түгел, алар канцелярия товарларын да үзләре сатып алырга мәҗбүр, - ди Екатерина Матвеева.
Прокуратура бу очракларның барысын да тикшерергә ышандырган. Алар шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләрдәге өстәмә түләүләрдән зыян күргән кешеләргә акчаларын кире кайтару юнәлешендә дә эшли. Хәзерге вакытта кайбер ата-аналар акчаларын кире кайтаруга ирешкән инде.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|