поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2015 Җәмгыять

Маннур Саттаров: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк...”

Маннур Саттаров – фронтовик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бөтен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде.

Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.

Узган ел ахырында Маннур абый белән бергә “Идел-пресс” лифтында аскы катка төшкән идек. Лифтта төшкән арада шаяртып, комплимент әйтеп, сүз кушты, ә вестибюльгә төшеп җиткәч, утырып, сөйләшеп алдык.
 
– Маннур абый, ни хәлләрегез бар?
 
– Йөреп торам әле. Менә шигырьләремне бастырырга китергән идем.
 
– Бу арада күренми тордыгыз кебек...
 
– Килми калган көнем юк минем. Гел йөреп торам. Мин килгәндә үзегез булмагансыздыр. Озак бара алмыйм хәзер тольке. Бераз баргач, утырып, ял итеп алырга туры килә. Картаямдыр инде, мөгаен.
 
– Сәламәтлегегез ничек соң?
 
– Сәламәтлектән зарланмыйм. Үз аякларым белән йөрим, кая кирәк, шунда барам, врачлардан бәйсезмен.
 
– Үзегез генә яшисезме?
 
– Үзем генә. Оныгым табып биргән кеше килеп йөри, җыештыра, идән юа, ашарга пешерә. Өч көнгә бер, ике көнгә бер килеп, мине карап китә. Минем оныгым 3 бала атасы инде, иң кечкенә кызына 8 яшь.
 
– Маннур абый, сатираны һаман да язасызмы?
 
– Язам. Менә укып кара әле. Монысын бастырырга бирдем... Тукта әле, алып килдем дидем дә, кайсы редакциягә икәнен искә төшерә алмыйм... “Татарстан яшьләре” ахры...
 
– Юк, безгә кермәдегез шул. Бәлки “Чаян”дыр?
 
– Әйе шул, “Чаян” булгандыр. Менә укы әле.
 
Мин укыган арада Маннур абый башын утыргыч артына терәп, күзләрен йомып, ял итеп алды.
 
– Укыдым, Маннур абый, әйбәт булган. Маннур абый, арыттыммы сораулар белән?
 
– Юк, кыен сораулар бирмәдегез бит.
 
– Сезнең өчен кыен сорау нинди соң ул?
 
– Минем өчен кыен сорау юк. Миңа диңгез тубыктан, тамагым тук, дәүләт пенсия түли. Аз түгел – акчам җитә.
 
– Маннур абый, “әй дөнья, туйдым синнән...” дигән чакларыгыз булмыймы?
 
– Юк, тормыштан кем туйсын инде! Яшәү рәхәт, хәзер бер мәшәкать тә юк, мәшәкатьләр турында уйлаган да юк. 

Чулпан КАМАЛОВА
Татарстан яшьләре
№ 8 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»