поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.03.2015 Мәдәният

Казанда татар фильмнары күрсәтелә башлады

Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның “Айсылу” һәм Илдар Ягъфәровның “Күктау” картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады.

Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде. Шуңа да проектның прокат программасы ике картинаны тәшкил итәчәк.
 
Ике фильм бер-бер артлы күрсәтеләчәк сеанс 150 сум тора, дип хәбәр итә “Татаркино” матбугат хезмәте.
 
“Күктау” – ятим калган ике кешенең авыр тормыш шартларында бер-берсенә ярдәм итүе турындагы дулкынландыргыч драма. Америкага дәваланырга китәргә һәм анда яңа гаиләгә эләгергә тиешле кечкенә Булат һәм автоһаләкәттә гаиләсен югалтып, 6 ел төрмәдә утырган Кәрим хакындагы фильм 2005 елда төшерелгән. Ул − Татарстанда җитештерелгән тулы метражлы беренче нәфис фильм. Картинаның режиссеры — Илдар Ягъфәров. Бу фильм 2005 елда Кинотаврда төп бүләккә лаек булды.
 
“Айсылу” фильмы “татар көлбикәсе” турында дулкынландыргыч язмыш шәрехләмәсенең чираттагысы. Картинаның төп герое – Айсылу исемле гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә…
 
Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка Гөлназ Галимуллина уйный. “Айсылу”да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк. “Татар көлбикәсе” маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.
 
Кыска метражлы бу фильмның премьерасы февраль аенда булган иде. Ул вакытта кино сәнгатен сөюче татарстанлылар арасында фильм зур ыгы-зыгы тудырды, шуңа күрә фильмны бер үк көндә рәттән ике тапкыр күрсәтергә туры килде.
 
“Айсылу” кинофильмын тәкъдим итү кичәсеннән ФОТОрепортаж: http://matbugat.ru/news/?id=11177
 

---
Addnt.ru
№ --- | 07.03.2015
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»