|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2015 Җәмгыять
Рәсим Низамов телефоны тыңланудан куркамы? (СОРАШТЫРУ)Россия Элемтә министрлыгы кәрәзле телефон аша кешенең нәрсә турында сөйләшкәнен тыңлап торып (прослушка), аның яшерен серләрен теләсә кая таратуны булдырмый торган махсус системаны гамәлгә кертмәкче. Проект авторларын бу фикергә сим-карталар җитештерүче Gemalto компаниясендә булган җәнҗал этәргән. Мәгълүм булганча, күптән түгел дөньяда иң эреләрдән саналган әлеге компаниянең компьютер челтәрен “җимерделәр”. Россия элемтә министры Николай Никифоров фикеренчә, бу куркыныч теләсә кайсы элемтә һәм мәгълүмат чарасына яный. Ике кешенең берсе кәрәзле телефоннан файдаланган хәзерге заманда исә бу куркыныч икеләтә арта. Ә телефоннан сөйләшкәндә сезне тыңлап торалар дип курыкмыйсызмы? Айсылу ХАҖИЕВА, “Болгар” радиосында “Шөпшә-шоу” тапшыруының алып баручысы:
– Тыңлап торырлар дип курыкмыйм, тик кайбер шәхси темаларга сөйләшә башласам, мине ишетмиләрме икән, дип уйлап куям. Шкафымдагы “скелет”ларны чыгарырга уйласам, билгеле, әңгәмәдәшем белән күзгә-күз карап сөйләшүне кулайрак күрәм. Тыңлап торырлар дип куркудан түгел. Очрашып сөйләшү телефоннан сөйләшүгә караганда күңеллерәк.
Резеда СӘЛАХОВА, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
– Әйбәт система! Ялгышмасам, Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Татарстандагы барлык кешене тыңладылар. Бу, әлбәттә, куркынычсызлык өчен эшләнде. Аны бөтенебез белеп тордык, шуңа күрә авызыбызны да чамалап кына ачтык. Гадәти тормышта да синең бөтен сөйләшкән сүзеңне тыңлап торалар дигән уй бик үк куандырмый. Тик шулай да куркам дип әйтә алмыйм. Теләгән кешемә шалтыратып, теләгән сүземне әйтәм. Гомумән, телефонны яшерен серләр сөйләшә торган нәрсә дип кабул итмим. Күзгә-күз карап сөйләшү, әлбәттә, кулайрак. Әңгәмәдәшеңнең күзләрен күреп сөйләшмәгәч, нинди аралашу инде ул? Шәхсән минем өчен телефон – әти-әниемнең хәлен белеп тору һәм эш буенча сөйләшү җайланмасы.
Руслан ФӘТХРИЕВ, Саба районы “Лесхоз” оешмасында юристконсульт:
– Телефоннан сөйләшкәнемне тыңлап торалардыр дип курыкмыйм. Сөйләшү барышында яшерен серләрне дә ачкалаган бар. Тик бик яшереннәрен күзгә-күз очрашкач кына әйтәм.
Зөһрә ТИМЕРОВА, шәфкать туташы:
– Телефоннан сөйләшкәндә бу хакта уйлап та караганым юк. Аның каравы янәшәмдәгеләр тыңлар дип куркам. Яшерен серләремне телефон аша сөйләгәнем юк. Аларны кеше белән очрашып сөйләшкәндә генә ачам. Ә менә министрлыкның саклау системасы турындагы тәкъдимен хуплыйм.
Рәсим НИЗАМОВ, җырчы:
– Тыңлап торасы булса, бездән сорап тормыйлар инде аны. Тыңлауның бит сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Закон нигезендә, берәр нинди мәсьәләне хәл иткәндә телефон аша сөйләшүне тыңлауларны аңлап була әле. Ә менә законсыз рәвештә кешенең шәхси тормышына тыкшыну монысы инде бөтенләй башка нәрсә. Шәхсән үзем телефоннан сөйләшкәндә сүзләрнең менә монысын гына әйтергә ярый дип аермыйм. Яшерерлек серләрем дә юк.
|
Иң күп укылган
|