|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2015 Милләт
Дамир Исхаков: Без – зур бер татар милләте– Сез тарихчы, БТК башкарма комитеты бюросы әгъзасы буларак, чит илләрдә, милләттәшләребез яшәгән җирләрдә еш буласыз. Соңгы вакытта Казакъстан, Румыния, Мордовия, Пермь якларында булып кайткансыз икән. Уртак төрки тарих языла диләр. Төрки халыклар тарихында урыныбыз нинди, тулы канлы милләт булып яшәү өчен без – татарга ни җитми? – дигән сораулар белән тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек. – Уртак төрки тарихны язарга, аны мәктәпләрдә балаларыбызга укытырга кирәк дип күптән язып-сөйләп киләбез. Бу юнәлештә эш башланды да. Әмма соңгы мәлдә Үзбәкстан тарафы баш тартты да, дәреслек чыкмый калды. Инде менә Астанада дүрт төрки республика – Казакъстан, Төркия, Әзәрбайҗан һәм Кыргызстан республикалары мәгариф министрлары очрашты да бу юнәлештә шактый җитди эш башланды. Быелның җәендә Астанада төрки халыклар саммиты җыелачак. Шунда төрки халыклар тарихы дәреслеген тәкъдим итмәкчеләр. – Анда татар тарихы да була торгандыр?
– Билгеле, татар тарихын төшереп калдыра алмыйлар. Шуңа күрә Казакъстанга конференциягә чакырдылар да инде. Дәреслек язу ансат түгел. Дөрес, аны мөстәкыйль язарга да, чыккан дәреслекләрдән файдаланырга да мөмкин. Ләкин уртак көч белән булдырылган төрки тарихны безнең мәктәпләрдә укытып, файдаланып булырмы – икеле. Чөнки федераль укыту программаларында моңа вакыт каралмаган. Кызганыч, әлеге конференциядә Россия Мәгариф министрлыгы вәкиле катнашмады. Үзәк Азия республикаларын үзенә җәлеп итәргә тырышкан Мәскәү өчен зыянга булмас иде бу. Әгәр Россиядә төрки халыклар тарихын яхшы белсәләр, ил җитәкчеләре тарафыннан, Казакъстанның милли дәүләтчелек тарихы булмаган кебек фикерләр әйтелмәс иде.
Добружа татарлары
– Румыниядә добружа татарлары төрекләшеп бетмәгәнме әле?
– Юк, бетмәгән. Төрек йогынтысы көчле булса да, үзләрен татар дип исәплиләр. Гомумән алганда, Бухарестагы конференция исламның Кара диңгез буендагы йогынтысына багышланган иде. Билгеле, Кара диңгез булгач нигездә Кырым ханлыгында һәм буджак далаларында яшәгән, ягъни Румыния (добружа) татарлары мәсьәләләре каралды анда. Румыниядә утыз меңләп татар яши. Болгариядән аермалы буларак, Румыниядә татарларга әллә ни басым ясалмаган. Телләре кырымтатар теленә якын. Әмма бер өлеше нугай татарлары булганга, телләре төрекнекенә караганда җиңелрәк аңлашыла. Минемчә, татар, кырымтатар һәм төрек телләре арасында үзенә күрә аерым бер урын били. Диаспораны әллә ни бай дип әйтмәс идем, чөнки Румыния фәкыйрь хәлдә. Күрүебезчә, мәхәллә булып яшәргә тырышалар. Фәнни структуралары да бар: Бухарест университетында төрки дөньяны өйрәнүче бер институт эшли: татар тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Татар-төрки дөнья тарихы буенча, нигездә румынча һәм инглизчә китаплары чыга.
Конференция барышында археологлар исламның Кара диңгез буенда тирән тамырлары булуын, тәгаен алганда, Алтын Урда заманында биредә зур шәһәрләр корылуын, әлеге шәһәр урыннарын казыганда зур мәчет урыннары табылуын сөйләде. Добружа татарларының тарихы шул чорлардан башлана.
Кендегебез бәйле
– Кырым аксөякләре, ишле терлек-туары булган хәлле кешеләр җәен Идел буйларында яшәгән, кышын Кырым тарафына, Кара диңгез буйларына кайткан. Заманында без бик якын булганбыз, – дип сөйләгәнегез бар. Димәк, Алтын Урда заманында без берүк халык булганбыз?
– Чынлап та, мөселман төрки-татар милләте кысасында караганда, без берүк халык. Без әле бүген дә, чынлыкта, большевиклар бүлеп биргән фатирларда яшибез. Үз заманында Кырым автономиясенә дә, безгә дә җирне бик кысып кына биргәннәр. Гомумән, татар бер территориаль кысада гына оешкан милләт түгел. Без бит бөтен Россия кысасында милләт булып оештык. Көнбатыш Европада туган милләт теориясе безгә туры килми. Әйтик, немецләр, французларның тупланып оешкан җирләре бар. Безнең очракта милләт дигән төшенчәне территориягә карап түгел, мәдәнияткә, дини яссылыкка һәм үзебезнең гомуми тарихка карап билгеләргә кирәк. Бер татар милләте дип күзаллыйбыз икән, чынбарлыкта һәрбер төркемнең территориаль автономиясе була ала дигән идеягә каршы килми бу. Төрле төбәкләрдәге автономияләрне бер милләт эчендә карарга мөмкин. Себер татарларын да, кырымтатарларны да территориаль автономия дип күзалларга була. Милләт бер булырга тиеш.
– Тел – төп күрсәткеч түгелмени?
– Милли тел мәсьәләсе катлаулырак, кырымтатарларның теле бераз аерылыбрак тора. Ләкин тел дигән нәрсә милләт өчен гомуми күрсәткеч түгел. Мәсәлән, көньяк немецләр төньяк немецләрне бөтенләй аңламый. Көньяк кытайлар да төньяк кытайларны аңламый. Гарәпләрдә дә шушындый хәл. Шуңа күрә тел мәсьәләсен нигезгә салмыйча, уртак тарихны һәм уртак мәдәниятне үстерүне үзәккә куя алабыз. Мәсәлән, Британия берничә халыктан тора, һәрберсенең үз теле бар. Моның сәяси сөземтәсе шул: татар милләтен бер даирәдә карарга уйлыйбыз икән, читтәге татарларны да хезмәттәшлеккә чакырырга кирәк. Добружа татарларын, кырымтатарларны да ныграк җәлеп итәбез икән, БТКны да башка форматта-шәкелдә корырга туры киләчәк.
– Мордовиягә нинди җилләр ташлады?
– Бу чара кинәттәнрәк килеп чыкты. Аны татар морзалары җәмгыяте оештырды. Анда Мәскәү, Казан, Уфадан татар морзалары җыелды. Болар – Кудашевлар, Акчуриннар, Мамлиевлар... Конференция вакытында шушы Темников җирендәге татарларның тарихы төрле яктан каралды. Бу тарихтан татарларның Россия тарихындагы урыны да килеп чыга. Андагы татар морзаларының бер өлеше урыслашкан һәм урыс дәүләте тарихында зур роль уйнаган. Урыс дворяннары эчендә Еникиевләр, Кудашевлар, әллә кемнәр бар. Мәрхүм Альфред Халиков дворяннар арасында 500 татар фамилиясе тапкан иде.
Темников шәһәрендә хәзер бер затлы мәчет төзү процессы бара. Мәчет кенә түгел, бер мәдәни үзәк тә итәргә уйлыйлар аны. Алар анда татар морзалары тарихына багышланган музей ачарга, шунда ук биш-алты кешелек мосафирханә дә булдырырга ниятли. Читтә яшәүче татар морзалары, оныклары белән килеп, бабалары яшәгән борынгы ватаннарын күреп китә алырлык булсын, диләр. Күбесенең биредә туган-тумачасы калмаган инде. Шуңа күрә биредә тукталып, авылларга да барып килергә мөмкин булачак. Анда бүген утыз меңләп милләттәшебез яши. Морза нәселләре кайда гына тормый?! Көчләрен бергә кушсалар, биредәге татарларның көче, тәэсире шактый нык артыр иде. Конференциядә җирле хакимият вәкилләре катнашканга, анда татар йогынтысы кечкенә түгел икән дип уйладым.
– Бу төбәкне начар беләбез икән әле дип уйламадыгызмы?
– Чынлап та, бездә төбәкчелекне өйрәнүгә игътибар җитеп бетми. Урындагы тарихны өйрәнми торып, милли тарихыбызны тирән итеп язып булмый. Үз ягы турында мәгълүмат булмагач, кешегә әллә ни кызык түгел. Соңгы вакытта аспирантым Мәгъсүм Акчурин татар морзалары, биләренең генетикасын өйрәнү белән шөгыльләнде. Бу бик кызык нәтиҗәләргә китерде. Өзелгән җепне ничек ялгарга кирәклеген, кемнең кемгә туган икәнлеген генетика бик яхшы күрсәтә. Биологик анализлар алып эшләнә бу. Инде биш йөзгә якын татар өйрәнелде. Әлеге эш белән Себердә тагын бер структура шөгыльләнә. Бездә аның лабораториясе юк, материалны Америкага җибәрәләр. Бик кыйммәт түгел, теләгән кеше бу эштә катнаша ала. Татар морзаларын шушылай өйрәнсәләр, аксөякләребезнең кайдан килгәнлеген, кемнәр икәнлеген аңлар идек.
Заманында чукындыру процессы көчәйгәч, күп кенә затлы татарлар хәзерге Башкортстан ягына күчеп киткән. Татарстанда морза нәселләре азрак. Шартлар яхшырак булганга, алар Башкортстан, Оренбург ягына күчеп китү ягын караган. Моны өйрәнү нәтиҗәсендә Урал буе татарлары белән Урта Идел буе татарларының элемтәләре, бердәмлеге калкып чыга. Билгеле, әлеге музей-үзәкне Татарстан Фәннәр академиясенең катнашыннан, методик ярдәменнән башка корып булмаячак.
Тарихны бергәләп язабыз
– Пермь ягында туган як тарихы белән кызыксынучылар җыелган икән?
– Әйе, Бардага Пермь краеның барча районнарыннан диярлек укытучылар, һәвәскәр тарихчылар һәм язучылар җыелды. Пермь татарларының XV – XVII гасыр тарихын өйрәнгәндә, мондагы халыкның бер өлеше урыс чыганакларында иштәк-остяк дип аталуына игътибар иттем. Башкорт галимнәре аларны башкорт булган дип исәпли. Тарихи чыганакларда бу расланмый. Әлеге халыкның шактый өлеше Себергә бәйле. Пермь татарларының телендә дә күренә бу. Телләре ягыннан алар себер татарларына шактый якын.
Заманында, басып алулар нәтиҗәсендә, бу җирләр – Болгар дәүләтенең көнчыгыш өлеше, Урал буйлары, Көнбатыш Себер, урыс җирләренең бер өлеше Чыңгыз ханның улы Шибанга бирелә, тора-бара Шибан олысы дип йөртелә башлый. Олысның үзәге хәзерге Төмән янындагы Чемгет-Тора шәһәрендә була. XV гасырда Казанга Себердән ханнар да килеп утыра.
Мәсәлән, 1496 елда Мамык хан тәхеттә була. Ул шибанилар нәселеннән. Әгәр шибанилар 1509–1511 елларда Урта Азиягә күчеп китмәсә, мөгаен, бездә вазгыять бөтенләй башкача булыр иде. Ул вакытта 250 мең сугышчы – бөтен гаиләсен алсаң, миллионнан артык кеше дигән сүз бу – Тимерләнкә тарафын җиңеп, Бохара ханлыгына нигез сала. Болар – шибан татарлары. Аларның Себердә бик аз өлеше генә кала. Чынлыкта үзбәк дәүләтен төзүчеләр – татарлар. Үзләрен Үзбәк хан варислары дип исәпләгәнгә, алар шул исемне алган. Менә шулай киң планда алганда Пермь татарларының тарихы бөтенләй башкача яңгырый. Башкортка әйләндерү, башкорт дип әйтә башлау соңрак. Анда татарлар хөкем сөргәндә вазгыять гел бүтәнчә булган. Бу күзлектән караганда, Башкортстан, Урал буе тарихы бөтенләй башкача язылырга тиеш. Ул вакытта без Пермь татарларының төбәк тарихында тоткан урынын да яхшы билгели алабыз. Шибан Урдасы тарихы чынбарлыкта әле бөтенләй язылмаган. Әйтик, Күчем хан җиңелгәч, Урал буенда, кара табыннар җирендә, кардәшләре арасында яшәп ята. Хәзер без “Себер татарлары тарихы” дигән бер дәреслек язабыз. Анда Шибан олысы дигән бүлек бар.
– Алтын Урда заманында казакълар кайда, кайсы дәүләттә яшәгән соң дигән сорау бер миндә генә тумыйдыр?
– Сәер яңгыраса да, казакълар да татарлар эченнән бүленеп чыккан. Башта Алтын Урдада татар төркеме оеша. Шул Алтын Урда таркалганда казакълар, үзбәкләр, хәзерге татарлар... бүленеп чыга. Казакъларның реаль тарихы, милли дәүләтчелеге XV гасырда гына башлана. Урал буенда яшәгәндә үзбәкләр әле үзбәк түгел, шибанилар, төмән татарлары дип атап йөртелә. Күптән түгел генә мөстәкыйльлек алган яңа дәүләтләрнең моны әллә ни таныйсы килмәс, әмма тарихи күзлектән шулай.
Башкортстанда да туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте оешты. Март аенда гомумроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җыены булырга тиеш. Төбәкләрдә эшләгәннәрне җыеп алырга кирәк. Әнә Башкортстанда татар тарихы буенча – биш йөз, Пермь краенда йөзләп китап чыккан. Тарихны бергәләп язарга тиешбез. Татар авыллары тарихын язу буенча Тарих институтының программасы булырга тиеш. 4300 татар авылының тарихын язасы бар. Ул бик детальле һәм тәгаен тарих булачак. Моны хөкүмәттәгеләр аңламый калмас: гомуммилли бурыч бу.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|