поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2015 Җәмгыять

Сак булыгыз, секта җәтмәсенә эләкмәгез!

Кышкы кичләрнең берсендә Хәния Фәрхинең концертыннан соң кайтыр юлга чыгып баручы тамашачыларны Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараеның ишек төбендә бертөркем егет-кызлар каршы алып тора иде. Алар саф татар телендә:

- Апа-абыйлар, китаплар өләшәбез, алыгыз, өегезгә кайткач укырсыз! — дип бушлай брошюралар тараталар иде.

Нәрсә бу, хәзерге заманда бушлай кем китап өләшә икән  дип, аптырап, мин дә шул басмаларга күз салырга булдым.

- Болар - изге китаплар, Аллаһы турында, - дип, кызларның берсе минем кулга да татар телендә «Җирне нинди киләчәк көтә?» һәм «Коррупциясез хөкүмәт» дип аталган ике брошюра тоттырды. 

Тик мин үземә бирелгән бу китапларда җир йөзенә соңгы пәйгамбәр итеп җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Коръән китабы, Ислам дине турында бер кәлимә сүз дә тапмадым, ә ниндидер Йәһвәне Аллаһы дип атаган язмаларга гына тап булдым. Татар телендә таратылган әлеге китапчыкларның Ислам диненә бернинди катнашы да юк иде, билгеле. 
 
Күптән инде сер дә, ачыш та түгел, үзләрен Йәһвә шаһитлары (свидетели Иеговы) диеп атаучы сектантлар янәшәбездә генә актив эш алып бара башлаганнар. Әнә бит гади генә итеп киенгән бу бәндәләр Самараның җәмәгать урыннарында бушлай экстремистик китаплар тараталар. Әлеге «шаһитләр» татар концертлары барган урыннарга килеп, халык күпләп җыелган җирләрдә актив рәвештә милләттәшләребезне үзләре артыннан ияртергә телиләр!
 
Милләттәшләребез, коткыга бирелеп, туры юлдан тайпылмагыз! Читкә адашып-саташып киткән һәм ниндидер бер комсыз мәкерле бәндә уйлап чыгарган сектаны Аллаһы иңдергән хак динебездән өстенрәк күргән кешене һичкайчан да шатлык көтеп тормаячак.
 
«Йәһвә шаһитләре» (урысча әйткәндә, «Свидетели Иеговы») сектасы башлыча Америкада дислокацияләнә, диләр. Аның вәкилләре көчләүдә, балаларны урлауда, кеше үтерүдә, үз-үзеңә кул салуда, караклык, расизмлыкта һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә. Халыкка таратылучы китаплары исә тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән. Илебезнең махсус комиссиясе аларның эчтәлеге кешеләрне экстремистлыкка өнди, диннәр арасында каршылыкларга китерә, дип тапкан.
 

Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»