|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2015 Мәдәният
Бигичевлар кияве Мөдәррис Шакиров язмасыТүбәндәге шигырьне мин үземнең яраткан апам, сезнең якташыгыз, татар халкының моңлы назы – Халидә Әббәс кызы Бигичевага багышлап яздым. Каян алдың, туган, бу моңнарны?
Сыкрандыра күңел кылларын.
Йөрәк сагышларын басар өчен,
Синең җырларыңны тыңладым.
Авырлыктан тыннар кысылганда,
Һава бирде синең җырларың.
Көлдерде дә, шатландырды һәрчак,
Кайвакытта бераз еладым.
Балачактан җыеп татар моңын,
Саклагансың күңел түрендә.
Шул моңнарга чолганып син бүген,
Торасың бит сәхнә түрендә.
Телим, туган, синең моңнар кылы,
Өзелмәсен еллар буена.
Килербез без җыелышып шулай,
Синең бетмәс иҗат туеңа.
Җырла, туган, әле ахыргача
Җырланмаган синең җырларың.
Күңелеңдәге бетмәс моңың белән,
Тибрәндер син халкым кылларын.
Мин Халидә апаның сеңлесе Розаның ире буларак, Бигичевлар гаиләсенә 31 ел элек килеп кергән идем. Шушы гаилә турында чит күз белән язасым килде. Мин әтисез үскән кеше, беренче тапкыр әти дип каен әтием – Әббәс Бигичевка әйттем, ә әнием Рәшидә турында сөйләп тә бетергесез - аның кебек әниләр дөньяда алтын кебек, гомергә балкып торалардыр. Ә сезнең якның һәм барлык татар дөньясының бриллианты – Хайдәр абый Бигичев турында сөйләргә сүз табып бетереп булмас кебек. Аның кебек кешеләр гасырларга бер тапкыр гына туа.
Шушы бриллиант янына мин тагын бер кыйммәтле таш куяр идем, ул да булса Хайдәр абыйның сеңлесе, чылтырап аккан чишмә, яз айларында күк йөзен ялтыратып ярган яшен, ир-егетләрне елатучы фәрештә – Халидә апа Бигичева. Бу әйтелгән сүзләр буш түгел, алар шушы ханым янында күпме еллар туганлашып яшәүче кеше йөрәгеннән чыккан хисләр. Халидә апа чыннан да сезнең якның барлык моңын, барлык матурлыгын, барлык кешеләренең йөрәк хисләрен җырлаучы. Менә узган ел башта Уфада, ә 12 ноябрьдә Казанда шушы моң сандугачының юбилейлы концертлары булды. Бу иҗат туйлары Халидә апаның гомер буена халкына хезмәт иткәнлеген, бөеклеген, кабатланмас моң иясе булуын күрсәтте. Шыгрым тулы заллар, халыкның кулы авыртканчы алкышлар, күз явын алырлык чәчәкләр, истәлеккә баткан экраннар – менә, дуслар, күз алдына китерә алсагыз, шундый бәйрәмне без карадык. Бу кичәдә Халидә апаның иҗат дуслары – Римма Ибраһимова, Зөһрә Шәрифуллина, Бәширә Насыйрова, Уфаның бөек җырчылары, яшь талантлар катнашты. Концертны татарның бөек сүз остасы Рәшит абый Сабиров алып барды.
Шушы татар халкының моңнар сабан туеның уртасында энҗе бөртеге кебек ялтырап, балкып Халидә апа торды. Аның йөрәгеннән чыккан моңнар аша без әкияттәге кебек тылсым дөньясында хис иттек үзебезне. Халидә апа белән бергә җырладык та, еладык та, йөрәкләрне кысып алып моңландык та. Бу ханым безгә татар моңының гомерлек җыелган тылсымын, аның елатырлык, иелгән башларны күтәртерлек көчен күрсәтте. Юбилей кичәсеннән чыккан кешеләрнең йөзләрендә нур, шатлык, күккә очарлык көчләр күрдем. Менә шундый кичәләрне халыкка чыгаручы бөек җырчыбыз, сөйкемле ханым, корычтай нык холыклы кеше, нечкә күңелле шәхес Халидә ханым Бигичева булды. Бу аның иҗат юлының башы гына дип әйтер идем, чөнки күңелендә, йөрәгендә шундый бетмәс чишмәләрдә чылтырап аккан сулар кебек моңнар ята. Ул моңнарны халыкка җиткерергә әле еллар кирәк булачак. Мин, дусларым, үз исемемнән, сезнең исемегездән аңа исәнлек, корычтай сәламәтлек, түземлек, иҗат чишмәсенең саекмавын теләр идем, һәрвакыт аның йөзендә шатлык, бәхет чаткылары уйнап торсын. Ходай аңа мең-мең елларга җитәрлек көчләр бирсен иде.
Шушы шәхес иҗатының бөеклеге белән бергә үзенең дусларын, туганнарын бер сафка куя торган кеше. Кичә буе аның янында апасы Рәйханә, сеңелләре Рамилә, Рауза, энесе Равил, аларның балалары, дусты Нәймә апа иде. Аларның йөрәк түреннән чыккан сүзләреннән, шигырьләреннән, җырларыннан сәхнә гөрләп торды, Халидә апаның күзләрендә шатлык яшьләре булды. Менә шушы минутларны кичергәннән соң... аңладым мин кешенең бөеклеген. Бөеклек икән – талант һәм кешелеклелек. Кеше кеше булып калып, халыкның йөрәген яулап ала алса – ул бөек шәхес, андый кеше еллар утында да янмый, көлгә әйләнми, яшел агач кебек һәрвакыт кояшка үреләчәк.
Мөдәррис ШАКИРОВ, Бигичевлар кияве.
Мөдәррис ШАКИРОВ |
Иң күп укылган
|