|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2008 Ир белән хатын
БӘЛКИ, ФАХИШӘЛӘРГӘ ЙӨРҮЧЕ ИРЛӘРГӘ ДӘ БЕРӘР ИСЕМ ТАБАРГАДЫР?Бу язманы укыганнан соң күпләр минем белән килешмәячәген, хәтта минем үземне дә алар рәтеннән дип санаучылар булачагын аңласам да, күңелемне тырмап торган бу фикер турында язарга телим. Бәлки минем белән килешүчеләр дә булыр, анысын әйтә алмыйм. Ни генә дисәләр дә, бу - һәркемнең үз эше. Ә сүзем әлеге дә баягы фахишәләр турында. Ләкин башка фикерләрдән аермалы буларак, мин аларны сүгәргә дә, тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм. Моны болай да бөтен кеше белә. Мин исә, бүгенге көндә фахишәлекнең канат җәюендә гаеп тән сатучы кызларда гына түгел, дигән фикерне әйтергә телим. Без бит бу мәсьәләгә берьяклы гына карап өйрәнгән, фахишә дигән сүз үк кешеләрдә нәфрәт уята, күңелне кайтара. Ә ник алайса шул төнге күбәләкләрдән файдаланучы ир затларына беркем дә җирәнеп карамый? Ник фахишәләр янына йөрүче ирләргә дә шундыйрак җирәндергеч берәр исем уйлап тапмаска? Югыйсә бит аларның да гаебе фахишәләрнекеннән аз гына да ким түгел. Кызларның күбесе үзләренең бу юлга кереп китүләрен финанс кыенлыклары белән бәйлиләр, кемнәрдер шул рәвешле карьераларын булдырырга тели, ә кайберләре исә бөтенләй дә ялгыш кына шушы кармакка килеп эләгә һәм аннан ычкына алмый гомере буе газаплана. Аңлыйм, акчаны башка, чистарак һәм җәмгыять өчен файдалырак эш эшләп тә табарга мөмкин. Ләкин бит бөтен кеше дә бер төрле фикер йөртми, кемдер җиңелрәк, ләкин әхлак кануннарына сыймаган юлдан китә, кайберәүләр исә катлаулы, ләкин үз намусына да, тәрбия кагыйдәләренә дә җавап бирә торган юлны сайлый. Әйе, сайлый, сайлау мөмкинлеге булганда ник әле сайламаска? Әнә бит, синең өчен күпме акчалар түгәргә әзер торучы абзыйлар никадәр күп… Шулай шул, тән сатучы кызлар хезмәтеннән файдаланучы ир-атлар үзләренең акчаларын шушы пычрак һәм гөнаһлы эш өчен сарыф итә. Фахишәләр, аңлашыла, тән сатып, акча эшли, ә боларын ничек аңлатырга? Акчаларын кая куярга белмәгәннән шундый эшкә тотынамы? Хәләл хатыннарыннан туеп басалармы бу юлга? Аңламассың, күпләр бит гаиләләре, балалары була торып та, фахишәләргә тартылалар. Юкса бит алар үзләре дә фахишә дигән сүзнең ничек җирәнгеч яңгыравын, тән сатучы кызларның да төрлеләре булырга мөмкинлеген дә беләләр. Беләләр, ләкин барыбер фахишәләр түшәгенә килеп җитәләр. Шушылар турында уйландым да, аптырашта калдым. Кем гаепле: фахишәләрме, әллә аларга яшәргә мөмкинлек бирүче азгын ир-атлармы? Фахишәләр булмаса, ир-атлар йөрмәс иде, диеп булмый, читкә йөрүләр барыбер булачак. Пычрак эшләре өчен шулкадәр акчалар сарыф итүче ирләр булмаса, фахишәләр булмас иде, дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин шулай ук азгын хатын-кызлар да барыбер булыр. Бары тик бу гөнаһлары өчен «хезмәт хакы» ала алмаслар иде. Кем белгән, бәлки шулай булса, җиңел генә баерга теләүче кызлар саны да кимер, бүгенге көндә бу өлкәдә үз эшләрен җәелдергән агентлыклар да ябылыр (файда киермәгән бизнес кемгә кирәк?), шул рәвешле күп кызлар кешечә тормышларын корбан итүдән сакланып кала ала иде. “Иде”ләр күп, ләкин бернәрсәне дә төгәл генә әйтеп булмый. Дөрес аңлагыз, мин фахишәләрне якларга да, барсына да ирләр гаепле дип әйтергә дә җыенмыйм, бары тик бу мәсьәләнең икенче ягы да барлыгын искәртергә генә телим. Бәлки фахишәләргә каршы көрәшне дә проблеманың шушы ягыннан торып хәл итеп караргадыр?
Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|