поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.11.2014 Шоу-бизнес

Казанда Илгәрәй рекламасы белән унлап машина йөри. Кемнәр ул?(ФОТО)

Такси машиналарының тәрәзәләренә ябыштырылган төрле игъланнарны күпләрнең күргәне бардыр. Менә ИлГәрәй дә үзен шул ысул белән таныта башлаган. Моңарчы татар шоу-бизнесында мондый хәлне очратканым юк иде әле. Казанда 10лап такси машинасында аның исеме язылган, телефон номерлары да күрсәтелгән.

Тик җырчының телефон номеры дип, кызлар шатлана күрмәсен: машина йөртүчеләрнең телефон номерлары икән. Сүз уңаеннан, ИлГәрәй бу көнгә кадәр 4 машина алмаштырырга өлгергән. Барысын да кредитка сатып ала торган булган. Соңгысы – Volkswagen Jetta маркалысын да шул рәвешле алган.
 
 
 
– Таксист булып эшләүче якын дусларымның машиналары тәрәзәсендә минем исемем һәм телефон номерлары язылган. Нинди максаттан куелдымы? Әлбәттә, PR өчен. Беркемгә дә сер түгел, мин җырчы буларак кына түгел, ә төрле бәйрәмнәрне алып баручы буларак та халыкка таныш. Такси машиналары исә Казанда да, читкә дә чыгып йөриләр. Минем исемне күргән кешеләр, ИлГәрәй үзе утырмый торгандыр бит дип, үрелеп-үрелеп карыйлар икән. Автограф сораучылар да бар. Руль артында җырчы үзе утыра дип уйлап, кызларның көтеп торган әлеге такси машиналарының берсенә килеп тә утырганы булган. Ни өчен анда үземнең телефон номерларым күрсәтелмәгән? Кайсы таксист дустымның заказы була, алар минем белән туйларга, яки төрле банкет кичәләренә ди-джей булып баралар. Алар иртән – таксист, кичен ди-джей булып эшлиләр. Хәзер тормыш шулай бит: кем ничек акча эшли ала. Кул кушырып утырсаң, күктән төшми ич, – диде ИлГәрәй.
 
Текә безнең ИлГәрәй! Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рус поп-йолдызы Сергей Жуковтан җыр да сатып алган икән. Чираттагы бишенче альбомында “Вспомни 90-ые года” исемле әлеге җыр да урын алыр дип көтелә. Сергей Жуков белән Мәскәүдә берничә ел иҗат итеп килүче яшь талантлы композитор Салават Шәехов аркылы элемтәгә кергән була. Чынлыкта, җырны Катя Лельга иҗат иткән булганнар. Әмма тавышы әлеге җырга туры килмәгәч, ИлГәрәй аны сатып алырга теләвен әйтә. Сүзләрен Салават Шәехов үзе язган булса, көен Сергей Жуков белән бергәләп иҗат иткәннәр.
 
 
– Сергейга шалтыратып, җырны сатып алырга теләвемне әйттем. Ул аны миңа 15 мең сумга сатты. Килешү кәгазьләрен төзеп, почта аркылы без боларның барысын да эшләдек. Соңыннан рус телендә башкарган әлеге җырны Сергейга Интернет аша тыңларга җибәрдем. Бик ошаткан. Бераз әрмән акценты бар дип тә өстәде, - диде ИлГәрәй.
 
 
Гаиләсе белән
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 23.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»