поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.04.2009 Җәмгыять

НАХАК

Нахак сүздән, усал хатын бәласеннән үзең сакла, Ходаем, дип һәркөн өч кат әйтегез, ди халык әйтеме.

Укытучы һөнәреннән дә катлаулы һәм тынгысыз һөнәр бар микән дисәм, барлык кешеләр дә минем белән килешмәскә мөмкин. Мәктәп системасында инде өченче дистә елымны эшләмәсәм, мин дә шулай уйлар идем. Һәр эшнең үз катлаулылыгы, үз авырлыгы бар бит. Тик шулай да укытучы һәм тәрбиячеләрнең эшен катлауландырган берничә мисал. Балаларга белем һәм тәрбия бирү - алар башкарган эшнең яртысы гына. Анда бит әле үз баласының хаклы һәм бик шәп булуына йөз процент ышанган ата-аналар, укытучыны ныклы контрольдә тотучы администрация, өйрәтүне һәм тикшерүне бергә алып баручы мәгариф бүлеге, һәр адымыңа бәя бирүче җәмәгатьчелек һәм башкалар. Бүгенге балага тәрбия бирүче гаилә үзе дә бертөрле генә түгел бит. Анда социализм чорында туып, шунда коммунистик тәрбия алып үскән әби-бабай да, социализм чорында туып, "һәрвакыт әзер" дип үсеп, хәзер капитализм чорында яшәүче әти-әни дә бар, ә бала үзе капитализм чорында туып, капитализмда үсә. Юк кына әйбергә дә һәркайсының үз карашы. Шушындый буталчыклыкта алтын урталыкны табарга тиешле укытучыга тагын да авыррак.

 

Эшләү дәверемдә миңа беркайчан да начар балалар туры килмәде, аларны сортларга аермадым, һәрвакыт өлкән дуслары булырга тырыштым. Ирешелгәннәрең белән канәгать булып тынычланмаска, кешеләрне гафу итә белергә, хаксызга сине рәнҗеткәннәргә рәнҗемичә, Ходайдан ул кешегә үз хатасын аңларга ярдәм итүен сорарга — минем тәрбия эшендә еш куллана торган сүзләрем. Дисциплинаны, тәртипне хөрмәт итәргә өйрәттем, барлык укучылар өчен уртак кагыйдәләрнең мәҗбүри үтәлергә тиешлегенә төшендердем.

 

Әнә шундый гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышсам да, хәтеремне нык калдырган бер вакыйгага рәнҗемичә кала алмадым. Беркемгә дә сер түгелдер, уку елы дәверендә әти-әниләр, кичектермәслек теге яки бу эшләре килеп чыкса, балаларын укудан алып кала. Аның өчен, баланың кайда икәнлеген белеп торырга дип, әти-әниләрдән кичтән гариза гына сорала. Бишенче класстан ук алган классым сигезенчегә җиткән иде. Май аеның бер көнендә күрше авылдан йөреп укучы Салих дәрескә килмәде. Алдагы көнне дә, шул көнне дә өйдән бер хәбәр дә булмады. Аптырап калдым. Алай да, кешеләр аша белештем, көтү чираты икән, әтисе көтүгә алып киткән. Икенче көнне Салихым тагын юк. Тагын белештем, әтисе белән район үзәгенә базарга киткәннәр булып чыкты. Өченче көнне генә Салих укуга килде. Билгеле инде, мактап каршы алмадым. Дөрес, кулында әтисе язып биргән аңлатма бар иде. Ике көн буе класс җитәкчесен кисәтмичә баланы мәктәпкә җибәрмәгән әтинең хаклы түгеллеген аңлатам, аңлатманы әтисенә алып кайтып бирергә, үзен мәктәпкә чакырырга кушам. Мин басып сөйләшәм. Ул утырып тора, шуның өстенә борын астыннан елмаеп та ала. Шунда бер хата эшләдем, ичмасам, басып тыңла инде дип, Салихны якасыннан тотып, басарга куштым.

 

Ул көн шуның белән үтте. Икенче көнне Салихым тагын укуда юк. Сәбәбен белә алмадым, ни әйтсәң дә, күрше авылдан бит. Икенче көнне тагын юк бу. Инде ситуацияне әйтермен дә, өенә барырмын дип, директор янына киттем. Гаҗәпләнүемә каршы, директор инде барын да белә булып чыкты. Үтте микән бер сәгать, укытучылар бүлмәсенә Салихның әнисе Сабира апа килеп керде. Йә Хода, сез аның ул вакыттагы кыяфәтендә миңа карата нәфрәтне күрсәгез иде. Ике көн буе сәбәпсез дәрес калдырган укучыны тиргәгән укытучының гаебе шулкадәр зур микәнни? Сабира апаны класска чакырдым. Беренче сүзе "Ник минем малаемны будың?" булды. Бу сүздән соң минем халәтне үзе шундый хәлдә калган кеше генә аңлар. Укучының 4 көн дәрес калдыруы турында сүз хәзер икенче планга күчте, ул турыда сөйләүче дә юк, анысы шулай булырга тиеш кебек. Димәк, бала өйгә ялган мәгълүмат җиткергән. Хәзер минем алга үземнең гаепсез икәнлегемне исбатлау проблемасы килеп басты. Директор килеп керде. (Мин аңлатманы биреп кайтарган көнне үк, Салихның әтисе кичтән, малаен "кеше буа" торган укытучы эшли торган мәктәпкә җибәрмәячәге турында директорга хат төшергәнме, хәбәр иткәнме шунда. Шундый ук җитезлек белән гариза да төшкән булса, мондый тавыш чыкмыйсы иде бит) "Мин класс җитәкчесен алмаштыруыгызны таләп итәм", - монысы Сабира апаның директор кергәч әйтелгән, истә калган фразаларның икенчесе. Хуш, алмаштыралар икән алышынырбыз, тик класс кызганыч. Шундый шәп малайлар-кызлар булып үсеп киләләр."Салихтан башка тагын тугыз бала бар бит класста, аларны чакырыйк”. Минем Салихны буу-бумау фактын алардан әйттерик", - дим. Ярый әле чакырмаганбыз аларны, ул турыда соңрак әйтермен.

 

Класс җитәкчесен беркем дә алыштырмады (рәхмәт калган тугыз ата-анага, дирекциягә. Аларның ышаныч күрсәтүе, мине яклавы вакыйгага киң җәелергә ирек бирмәде). Салих икенче көнне мәктәпкә килде, аңа карата бернинди тискәре караш күрсәтмәдем, әлеге вакыйгага беркайчан да әйләнеп кайтмадым, Ходайдан әлеге гаиләгә хаталарын аңларга ярдәм итүен сорадым. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр, уку йорты сайлар вакыт җитеп, Салих минем һөнәрне, минем предметны сайлавын белдергәч, тагын да ныграк ярдәм итә башладым, чыгарылыш имтиханын бишлегә бирерлек итеп әзерләндек. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Сабира апа яныма килеп, хаталануларын белдереп, гафу итүемне сорады. Икенче вакытта, инде Салихның институтка кабул итү имтиханнары төгәлләнгәч, Сабира апа белән тагын очраштык. "Салих исән-сау укырга керә калса, сезнең турыда газетага язам әле", - диде ул миңа.

 

Салих укырга керде, инде институтны быел тәмамлаячак, Алла боерса. Үземнең эшемне дәвам итүче дә булыр әле. Ә газетада теге мәкалә күренмәде, әллә мин генә белми калдым. Анысы вак мәсьәлә.

 

Хәзер инде ул укучылар зурлар, институтларны тәмамлыйлар, арада тормыш корганнары да бар. Очрашып торабыз, һаман да шулай яхшылар. Өйгә киләләр, Салих та килә. Ул юкта гына теге вакыйганы да искә төшерәбез. Нахакка рәнҗетелгәнемне аңлап читенсенәләр. Алардан сорыйм: "Ул вакытта сездән сораган булсалар, мине яклап, дөреслеккә барган булыр идегез бит?". Ни дип җавап бирделәр дисезме? Чәчләр үрә торырлык җавап ишеттем: "Әйе, буды, - дип әйтәсе идек. - Салихка: "Курыкма, без синең белән, - дип һәрдаим әйтә килдек. Хәзер генә нинди хата ясаганлыгыбызны аңлый алабыз", - диде алар миңа. Дөреслеккә караганда, иптәшеңә теләктәшлек белдерү хисе көчлерәк булган шул. Иптәшлек-дуслык мөнәсәбәтләрен дә без тәрбиялибез бит. Анысы да дөрес.

 

Беләм, мондый ситуациядә калган кешеләр мин генә түгелдер. Үз башыннан узганнар мине яхшырак аңлар, әти-әниләр дә баланың һәр сүзен дөрес дип кабул итмәсеннәр иде. Салих та хәзер инде хатасын аңлагандыр, ялган сүзнең хәтәрлеген төшенгәндер дип беләм, бәлки, ул да бер килеп гафу үтенер. Ни әйтсәң дә, кешеләр бит без. Хәер, аннан нәрсә үзгәрә соң?

 

P.S. Әлеге язмамда исемнәр үзгәртелде. Максатым бит кемнедер фаш итү түгел, башкаларга гыйбрәт булсын өчен генә яздым.

 


Исем-фамилиям редакция өчен генә
Безнең гәҗит
№ 13 | 01.04.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»