• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
22.10.2014 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев спектакль куя (ФОТО)

“Ашыгыгыз! Килегез! Эчегез катканчы көлегез! Әле беркайда да булмаган, беркем дә күрмәгән тамаша! Спектакльдә уйнаган эстрада артистларын күрегез” - дигән афишада Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыевларны күрергә мөмкин.

Бу ни бу?! Раушан Шәрифнең махсус алар өчен язылган “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...” спектакленең старт алуы дигән сүз түгелме?! Нәкъ тә шулай. Әлеге спектакльгә әзерлек алты ай буе барган. Җырчылардан кала, баянчы, яшь башкаручылар Илдар Ахмадуллин, Фәнил Мөбәрәкҗанов һәм бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы студент кызлар – Индира Гайфуллина, Гүзәлия Хөснетдинова кебек талантлы шәхесләр дә бар.
 
- Без бер биш еллап җырчы дустым Лилия Муллагалиева белән бергә эшләп киләбез. Гаилә дуслары да дип әйтергә кирәктер. Шулай ук биш ел элек безнең Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев һәм миннән торган бер команда оешты. Бергә концертлар куярга туры килде. Берсендә шулай бер дә көтмәгәндә спектакль кую идеясе уянды. Язучы Раушан Шәрифкә мөрәҗәгать итеп, ул һәрберебезнең холкына туры килгән җырлы-биюле спектакль язып бирде. Язып кына түгел, әлеге спектакльнең режиссеры да булды, - дип сөйләде Айгөл Бариева.
 
Әйтергә кирәк, алда әйтеп узган барлык җырчыларның кинода төшү тәҗрибәсе бар. Ә шулай да кинога төшү белән сәхнәдә спектакль куюны тагын да авыррак дип искәртте алар. Кинода өлешләп-өлешләп төшерсәләр, спектакль башыннан ахырына кадәр уйнарга, анда “яшәргә” кирәк. Театр артистларының эше никадәр авыр икәнлеген дә ассызыклап үттеләр.
 
Әйтеп узганымча, әлеге спектакльгә әзерлек бик тыгыз барган. Репетицияләргә йөрү дә алты айга сузылган. Ике атнасында алар бары рольләрне уку өстендә шөгыльләнеп, аннары төп уйнауга күчкәннәр. Репетицияләрне Казанның Халыклар дуслыгы йортында уздырганнар. Артистларның берьюлы җыела алмавы бераз авырлыклар китереп тудырган. Кемнеңдер концерт, кемнеңдер банкет, ә кемнеңдер бөтенләй башка эшләре “комачаулаган”. Шулай булуга карамастан, артист халкы җәй айларында ял иткән арада, көн саен диярлек репетицияләргә заводка эшкә килгән сыман йөргән. Завод дигәнен артистлар үзләре шаяртып сөйлиләр. Шулай ук артистларга махсус бию элементлары да өйрәнергә туры килгән. Аның өчен алар махсус биючене чакыртканнар. Бер атналары бары бию элементларына гына киткән. 
 
Әлеге тамаша бары спектакльдән генә тора. Җырлы-биюле комедия дип әйтергә кирәктер. Монда концертның әсәре дә юк. Бары үз рольләрен башкаручы сәхнә артистларын гына күреп булачак. Инде спектакль үзенең стартын башлап җибәргән. Беренче көн Саба районының Иләбәр авылында куйган булсалар, икенчесе Арча районының Мүлмә авылында тамаша кылганнар. Быелгы сезоннарын артистлар “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...” спектакле белән йөреп чыгарга тора. Иҗат графигына Татарстан һәм чит төбәкләр дә кергән.
 
- Без - эстрада артистлары. Театр артистлары түгел. Шуңа күрә монда бераз җаваплылык та, шикләнү дә булды. Беренчедән, тамашачы өчен бу яңалык. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә тамашачыга нәрсә кирәклеген аңлап та бетереп булмый. Гел концерттан гына торган тамашадан тамашачы арды булса кирәк. Шушы якны да күздә тотып, спектакльгә алындык без. Тамашачы һәрвакыт яңалык көтә. Монда җыр да, тамаша да, мәзәк тә, бию дә бар. Ролемне башкаруымнан бик канәгать. Текстны өйрәнгәндә бераз авырлыклар булды анысы. Әмма сәхнәгә чыгып, уйный башлагач, шунда яшәгән кебек булдым, - дип уртаклашты Рәсим Низамов.
 
Гастрольләр графигы:
 
19.11.14 Апас районы Чирмешән авылы
20.11.14 Әлки районы Базарлы Матак район үзәге
24.11.14 Кукмара районы Вахит авылы
27.11.14 Арча районы Иске Ашыт авылы
30.11.14 Әтнә районы Бәрәзкә авылы
 
03.12.14 Арча
04.12.14 Әтнә районы Кышлау авылы
08.12.14 Теләче
09.12.14 Байлар Сабасы
10.12.14 Мамалыш районы Тәкәнеш авылы
11.12.14 Мамадыш районы Олыяз авылы
14.12.14 Кукмара районы Купка авылы
15.12.14 Кукмара районы Кәркәүс авылы
16.12.14 Арча районы Кенәр авылы
17.12.14 Кукмара
18.12.14 Мамадыш
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
 
12
 
 
13
 
Гастрольләр графигы:
 
19.11.14 Апас районы Чирмешән авылы
20.11.14 Әлки районы Базарлы Матак район үзәге
24.11.14 Кукмара районы Вахит авылы
27.11.14 Арча районы Иске Ашыт авылы
30.11.14 Әтнә районы Бәрәзкә авылы
 
03.12.14 Арча
04.12.14 Әтнә районы Кышлау авылы
08.12.14 Теләче
09.12.14 Байлар Сабасы
10.12.14 Мамалыш районы Тәкәнеш авылы
11.12.14 Мамадыш районы Олыяз авылы
14.12.14 Кукмара районы Купка авылы
15.12.14 Кукмара районы Кәркәүс авылы
16.12.14 Арча районы Кенәр авылы
17.12.14 Кукмара
18.12.14 Мамадыш

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.10.2014
Интертат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№32 (905411) / 05.03.2015 13:32:45

8 мартта Уникска килегез!

№31 (904486) / 27.02.2015 17:53:32

Рәсим Низамов нишләп эчеп йөрсен ул, пеләшләнү эчүдән буламы? Ул бит намаз укучы мөселман.

№30 (890625) / 21.11.2014 14:37:07

Бу жырчылар концерт куеп бик акча эшли алмагач,спектакль рэвешендэ оештырырга булганнар,хэзер тамашачыны нэрсэ б-н дэ тартып булмый,куренеп тора очсыз проект-кэжэ,мэх-т,башкалар-кеше колдерэбез дип,авыл тамашачысына ярыйдыр,персидэтел сатып алса

№29 (890406) / 17.11.2014 19:59:31

Актанышка ни очен кмлмилэр?

№28 (890327) / 16.11.2014 22:15:29

Камаллар авылга йорми. Э менэ элеге артисларнын узлэрен яна образда ачуларына мин бик шат. Авыл халкына ошар дип уйлыйм. Спектакль дэ бар, жырлар да. Бу хэрэкэттэ Фэнил абыйнын да олеше зурдыр дип уйлыйм, аныкуптэннэн белэн, оештыру сэлэте зур. Кукмарага кайткан вакытка туры килсэлэр, ёичшиксез барыр идем. Унышлар узегезгэ!

№27 (889509) / 07.11.2014 22:29:10

кайчан Казанда була?

№26 (888424) / 28.10.2014 22:04:38

Яки Буа театры Казанга күчәме!))))

№25 (888422) / 28.10.2014 22:03:18

" Э инде элеге эстрада жырчылары торкемен Г.Камал театры артистлары белэн чагыштырып, шул кузлектэн бэя биру-наданлык! Театраль белемнэре булмый торып та, халыкка шундый кунелле тамаша тэкъдим иткэн элеге тырыш, булдыклы ижади торкемгэ""

Ягъни үзешчән сәнгатькә халык сикерә-сикерә шатланырга тиеш инде... Шатланмаса - надан! имеш!!!
Хахахахаха...

№24 (888411) / 28.10.2014 20:35:56

Милэш, бир кулынны!

№23 (888406) / 28.10.2014 20:25:40

Дусларым! Унай фикерлэрегез белэн тулысынча килешсэм дэ, тискэрелэрен хич кабул итэ алмыйм. Яшэешебез-узе театр бит ул! Тормыш "сэхнэсендэ" барыбыз да "эртислэнергэ" ярата: бер-беребез алдында "тэлинкэ тоту", икейозлэну, ялагайлану, алдашу х.б. бик куп тискэре сыйфатларны туплаган "рольлэребезне" искиткеч зур осталык белэн башкарабыз. Э театр сэхнэсенэ менеп уйнарга нигэдер батырлыгыбыз житми. Дорестэн дэ, читтэн кузэтеп утыру купкэ жинелрэк бит: "пелэшлэнэ
башлаган башлар" да, "бэбидэн сон узгэреп киткэн гэудэлэр" дэ, "калынаеп киткэн корсаклар" да яхшырак куренэ. Э инде элеге эстрада жырчылары торкемен Г.Камал театры артистлары белэн чагыштырып, шул кузлектэн бэя биру-наданлык! Театраль белемнэре булмый торып та, халыкка шундый кунелле тамаша тэкъдим иткэн элеге тырыш, булдыклы ижади торкемгэ, Зур хормэт белэн "Афэрин!" диясе хэм янадан-яна унышлар гына телисе килэ. Хезмэтегез очен зур рэхмэт Сезгэ!!!

№22 (888403) / 28.10.2014 19:53:09

Яналык алып килмэкче безгэ жырчыларыбыз игьтибар белэн котэбез! ( Рэсим Низамов жырчы буларак элбэттэ аерылып тора молодец)

№21 (888183) / 27.10.2014 08:22:38

Кая монда эч катканчы колу, елыйсы килэ.
Театр артисты чыкмый болардан.Вакыт уздырып, акча туздырып йори курмэгез болар театрына. Фотолар барсы турында да сойли

№19 (888012) / 24.10.2014 23:05:08
№18 (888007) / 24.10.2014 20:58:24

министр просвещения, № 6 корсакнын усуе- усмэве ГЕНнарга бэйле тугелмени? ябык булган кеше тазармый да тазармый инде. Мин мэсьэлэн ябыга алам. Ну бер 2 кашык артык ашап жибэрсэм корсакка май усэ башлый, чонки патамушто нэселебездэ ябык кеше юк.

№17 (887968) / 24.10.2014 15:14:53

Айгол Бариева белэн Лилия Муллагалиеваны супер жырчылар димэс идем,лэкин тынларга ярап тора.Хоть не раздражают

№16 (887943) / 24.10.2014 11:46:38

без кичэ карадык )) рэхэтлэнеп ял иттек ! молодцы ! Лилия утерде))) барсына да унышлар телим!!! Дэвамын курэсе килэ инде)))

№15 (887938) / 24.10.2014 11:06:02

Талантлы шәхесләр арасына Сез Музыкаль каймак постерындагы кешеләрне кертәсез икән, алар талантлы шәхесләр түгел))))
Курэм сез язманы да рэтлэп укып чыкмагансыз.
Сезнен белэн бэхэслэшуне кирэк дип санамыйм.

№14 (887933) / 24.10.2014 10:01:08

Талантлы шәхесләр арасына Сез Музыкаль каймак постерындагы кешеләрне кертәсез икән, алар талантлы шәхесләр түгел! Алар акчалы яисә зур поддержкалы шәхесләр (шулай дип атап булса). Әгәр дә шулай дип әйтәсез икән, сүзем юк, алар белән чагыштырганда Айгөл Бариева җырлый белә.

Колакларым урынында үзе, шөкер! Күрәсең, халык теләгәнчә ишетеп бетермиләрдер инде, бу очракта, гаеп миндә.

№13 (887922) / 23.10.2014 22:31:00

хуҗе ерлаучылар да акча эшләп йөриләр бит әле,ул төгел. Матур җырлый бит.

№12 (887918) / 23.10.2014 22:23:08

Айгол җырлый белми?
Бәлки сезнең колак дорес урынга урнашмагандыр!
Айголнең моңы, тембры берэудә дә кабатланмый.
Талантлы шәхесләр арасында җырлый белүче Айгол дэ Рэсим инде.

№11 (887909) / 23.10.2014 22:02:42

карадым, бала тапкан хатыннарнын фигураларына гел тел-теш тидерергэ уйламаган идем, актерская играны гына сорадым. Теге модель хатыннар ничек ябыга икэн 2 ай эчендэ, серен белергэ иде:) 4 бала тапкан Водянованын фигурасына сокланам! сила воли, хотя ипие шул инде, кая барсын.
Ну Айгол жырлый белми инде анысы.
Спектакльне карарга барырга мин эзер, Казанда кайда хэм дэ ки кайчан куялар икэн? Авыллар саен йореп шомартып бетергэчме?

№10 (887906) / 23.10.2014 21:52:32

юк, переигрывать итми, бик килешэ ана!!! Молодец!!! Ботен жырларын да живойга жырлады! Фигуралары да кызларныкы шикелле!!!Даже ябыклар дип эйтер идем!!!( Айгуль белэн Лилия!!)

№9 (887873) / 23.10.2014 15:14:41

Муллагалиева переигрываетмы сон анда, фотолардан шулай куренэ

№8 (887872) / 23.10.2014 15:11:41

Рәсим дә картайган, пеләшләнә башлаган, әллә эчештерә микән?

№7 (887869) / 23.10.2014 14:23:54

Рэсимнен урыны болар арасында тугел дэ бит...нишлисен,тамашачы тубэн зэвыклы булгач...

№6 (887865) / 23.10.2014 13:09:36

жыен корсаклы мужиклар! коскыч! сэхнэ кешелэренэ бераз узлэрен карасалар да мишэйт итмэс иде!
Рэсим Низамовка сузем юк, яратам жырлаганын, кыяфэте дэ гел молэем, Халык жырчысын бирсэлэр дэ шат кына булачакмын.

№5 (887854) / 23.10.2014 10:47:26

ужас

№4 (887853) / 23.10.2014 10:37:25

Камал теэтрендэ сина делать нечего.
Болар узешчэннэр тугел.

№3 (887850) / 23.10.2014 09:29:32

Җырлар тавышың калмаса,сәнәк селкеп акырырга кала инде ул.

№2 (887847) / 23.10.2014 07:34:25

картаеп беткәч,кыз-егет буласылары килгәннәр икәәән.11 класста укучы кызның курчак уйнаганы шикеллерәк.

әмма Камал тиәтеренә барганчы,боларны карар идем. үзешчәннәр булдырарак тә әле. үзешчәннәр ясалма уйнамыйлар.
ярар хәерлегә булсын дип әйтик.

№1 (887830) / 22.10.2014 22:13:25

Арча тугел Биектау Мулмэ,бик матур ,кызык тамаша,рэхэтлэнеп ял итеп кайтасын.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты