поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.10.2014 Милләт

Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллина белән ИНТЕРВЬЮ

Быелгы тәмамланып килүче ел республикабыз татарлары өчен юбилейларга бик бай. УР Татар иҗтимагый үзәгенә, “Очрашу” радиотапшыруына, “Шатлык” ансамбленә 25 ел, “Иман” татар яшьләре берлегенең эшли башлавына 20 ел тулу, аларның бу вакыт эчендә тотрыклы рәвештә даими эшләп килүләре бик әһәмиятле.

 “Очрашу” радиотапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы, Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллина белән әңгәмәбезне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

- Хәмидә ханым, республикада татар радиотапшыруы ничек оешып китте?
 
- Татар тапшыруы барлык­ка килеп, үзенә ничек юл салуын хәтергә төшерә башласаң, ирексездән, татар радиосы гына түгел, республикада башланган милли хәрәкәт күз алдыннан үтә.
 
Тирәнрәк карасаң, Урта Идел һәм Урал буе татарлары дип йөртелгән халкыбызның озын, катлаулы үсеш юлы бар.
 
Тарихчылар сөйләвенчә, татар халкы бер-берсенә якынрак булырга, бергәрәк төпләнергә тырышкан, үзләре яшәгән авылларда мәчет, мәдрәсә төзегән.
 
Революциягә кадәр Ижауда мәчет, башлангыч һәм урта мәк­тәп эшләгән. Ул мәктәпләр белем бирү генә түгел, мәдәният учагы да булып торган. Биредә укучылар, ата-аналар өчен төрле оч­рашулар, кичәләр оештырыл­ган.
 
Ижауда татар мәктәбе 70нче еллар азагында ябылган. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары вакыт үткән саен үз телләрен, гореф-гадәтләрен оныта барган. 80нче еллар азагында республикабызда барлыкка килгән татар хәрәкәте телне һәм мәдәниятне саклау, үстерү мәсьәләләрен күтәрә башлады. Ул вакытта оешып, бик актив эшләүче Татар иҗтимагый үзәгенең “Удмуртия” телерадио­компаниясе җитәкчеләре белән сөйләшүләр уңай нәтиҗә биреп, 1989 елның 3 ноябрендә беренче “Очрашу” радиотапшыруы эфирга чыкты. Тапшыруның беренче алып баручысы журналист Ирек Хисаметдинов булды. Радиожурнал татар иҗтимагый үзәгенең, Ижау мәктәпләрендә ачылган татар сыйныфларының, үзешчән ансамбльләрнең, дини тормышның эшчәнлеген, татарларга кагылышлы яңалыкларны яктыртуга юнәлдерелгән иде. Баштарак тапшырулар айга бер чыкса, аннары атна саен дөнья күрә башлады. Мин радиога 1992 елны килдем. 
 
- Беренче адымнар ясавы шатлыклы булса да, бераз куркыта да бит әле...
 
- Беренче елларны бик авыр булды. Чөнки татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш чоры гына иде. Бүгенге кебек төрледән-төрле әдәби кулланмалар, сүзлекләр, җирле шагыйрьләребез иҗат иткән китаплар да юк. Милли мәсьәләләр күтәрү - үзе бик нечкә, күпкырлы эш. Тапшыруда яңгыраган һәр сүзне тикшереп, тәрҗемә итеп тордылар. Кыскасы, һәр тапшыру энә күзеннән үткәрелә торган иде.
 
Ул вакытта музыкаль әсәр­ләр фонотекасы да бик ярлы иде. Казан радиосы белән бәй­ләнешкә кереп, алардан яңадан-яңа җырлар яздырып кайта башладым. Удмуртиянең татар мәгърифәтчесе Фәнүс әфәнде Газизуллинның ярдәме күп булуын әйтеп үтәргә кирәк. Никадәр файдалы әдәбият, татар җырлары яздырылган кассеталар алып кайт­ты ул миңа Казанннан! Татар иҗтимагый үзәгенең, “Хәерле кич” тапшыруының, “Яңарыш” га­зетасының да ярдәме күп булды. Лаки Джет - краш игра с Джо и его реактивным ранцем в главной роли. В отличие от Авиатора Счастливчик Джо может принести вам выигрыш и умножить вашу ставку в 200 раз. У игры простой геймплей, средняя волатильность и отличный RTP. Мы рекомендуем играть в Lucky Jet 1win - топовом казино для игроков из России и стран СНГ.
 
Әкренләп “Очрашу” радио­тапшыруының штаттан тыш авторлары тупланды. Сарапул, Глазов, Юкамен, Кияс, Воткинск, Алнаш, Можга, Балезино районнарындагы хәбәрчеләр җибәргән яңалыклар тапшыруның эчтәлеген баетып кына калмады, ул төбәкләрдә яшәүче радиотыңлаучылар санын да арттырды. Әледән-әле кайтаваз­лар килеп торды.
 
Ә “Очрашу” тапшыруына 7 ел тулганда, ГТРК “Удмуртия”нең яңа УКВ каналында икенче татар радиотапшыруы - “Юлдаш” дөнья күрә башлады. Ул күпчелек туры эфирда чыкты.
 
Төрле районнарга иҗади командировкаларга чыгу - үзе бер зур вакыйга. Бик күп кызыклы тарихи мәгълүмат, төбәкләргә хас үзенчәлекләр, яңа кешеләр белән танышасың. 
 
- Күңелегездә бик нык уелып калган вакыйгалар бармы?
 
- Бер елны ата-аналарының рөхсәтеннән тыш балаларны чиркәүгә алып бару, чукынырга өндәүләр башланды. Бу татарлар өчен көнүзәк мәсьәләгә әверелде. Шушы проблема турында ул вакытта татар иҗтимагый үзәген җитәкләүче Мәсгуд Гаратуев радио аша бик үтемле чыгыш ясап, татар халкын сак булырга өндәгән иде. Бу тапшыруны тыңлаганнан соң татар телен яхшы белүче бер удмурт хатыны (ул һәрвакыт минем тапшыруларны тыңлап, анда яңгыраган фикерне җитәкчеләргә җиткереп тора иде) шалтыратып: “Нигә мондый тапшырулар әзер­лисез?” - дип яный башлады. Мин аннан: “Сезнең оныгыгыз бармы?” - дип сорадым. Ул: “Бар, Кирилл исемле”, - диде. Минем: “Әгәр дә сезнең Кирилл балалар бакчасына киткәннән соң, өйгә Кәрим булып кайтса, сезгә ошар идеме соң?!” - дигән соравыма җавап тапмады һәм трубканы куйды. 
 
Әлбәттә, начары гына түгел, күңелдә матур хатирәләр дә җитәрлек. Шулар рәтенә мин Гата Котдусов (хәзер мәрхүм) белән очрашып аралашу, Мәсгуд Гаратуев белән бергә эшләү, Таңсылу Бәйрәмголова, Сәлимә Ситдыйкова белән тапшыру әзерләү мизгелләрен дә әйтеп үтәр идем. Мондый үзенчәлекле шәхесләр - республикабыздагы татар дөньясының зур горурлыгы.
 
- Радиожурналист булу өчен кирәкле мәгълүмат туплау гына җитми бит әле. Аны монтажлый, ­ аһәңле итеп сөйли белергә дә кирәк. Сезгә баштарак бу өлкәдә кыен булмадымы?
 
- Журналист, гомумән, үз өстендә һәрвакыт эшләргә тиеш дип уйлыйм. Һәр әзерләгән радио һәм телевидение тапшыруымнан мин нәрсәгәдер өйрәнеп калам. «Очрашу»ның геройлары - укытучылар, тәрбиячеләр, шагыйрьләр, милләтпәрвәр шәхесләр - барысы да искиткеч бай күңелле, тәҗрибәле, һәрберсе үзенчәлекле кешеләр. Республикабызда шундый гаҗәеп милләттәшләребез булуы белән чиксез горур мин. 
 
Беренче елларны миңа оператор ярдәм итә. Аның рус милләтеннән икәнен белгәч: “Ничек эшләрбез икән?” - дип башта аптырап калган идем. Сөенечкә каршы, ул искиткеч аңлаучан, үз эшенең остасы булып чыкты. Гомумән, миңа хезмәттәшләрем бик ошый. Хәзер исә тапшыруларны үзем монтажлыйм, - дип компьютерда кардиограммага ошаган монтажлау программасын кушып җибәрде Хәмидә ханым. Анда сентябрь аенда Айдар Галимов белән әзерләнгән тапшыру яңгырый иде. Әңгәмә азагында җырчы “Очрашу” тапшыруының 20 еллыгы белән тәбрикләп, түбәндәге сүзләрне әйтте: “Бу кечкенә юбилей түгел. Димәк, радиотапшыру 25 ел дәвамында үз халкына, милләтенә хезмәт иткән, халкыбызның үзаңын үстерү, югарыга күтәрү өчен уңай йогынты ясаган. Киләчәктә дә бер-берегезне югалтмыйча, армый талмый эшләргә язсын. Күперләр өзелмәсен, алда тагын да иң матур мизгелләр, очрашулар көтеп торсын”. Айдар Галимовның шушы матур теләкләренә кушылып, мин дә Хәмидә Гайфуллинага һәм “Очрашу” тапшыруына изге теләкләремне җиткерәм.
 

Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»