• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 22 Май Лилия Мингулова
  • 22 Май Фәридә Ишморатова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

02.10.2014 Авыл

“Әни, күчтәнәчкә ипи җибәр” - Актанышта ипине өйдә пешерәләр

Актаныш якларында авыл апалары ипине үзләре пешерә. Башка җирләрдә, мода артыннан куып, ипи мичләрен инде күптән сүтеп бетерсәләр, бу якта аны саклап калганнар әле. Дөрес, биредә дә бөтен йортта ипи пешә дип әйтеп булмый.

“ВТ” редакциясе урнашкан бина икмәк заводы тирә­сендә. Ике арада берничә тукталыш булса да, кайвакыт эш­кә барганда яки кайтканда тәмле икмәк исе борынны кытыклый. Балачакта борынга сеңеп калган ипи исеннән аерыласы килмичә, аяклар үзен­нән-үзе завод кибетенә бара. Шәһәр төтененнән соң, икмәк исен сулаудан да рәхәт нәрсә юк. Гүя туган җиргә кайткандай буласың. Хәер, авылларда күптәннән ипи пешермиләр бит инде. Аны кибеттән генә сатып алу ягын карыйлар. Хәтта сыер сөтен дә салаларга Казаннан кайтарта башладылар.

Актанышка баргач, бу як хатын-кызларының әле дә булса ипи пешерүләрен әйт­кәч, баштарак ышанасы кил­мәде. “Духовкада пешкәне белән мичтәгесен чагыштыра торган түгел инде”, – дигә­немне сизми дә калдым. “Син нәрсә инде, әни мичкә ягып пешерә. Аның тәме... Балачакны искә төшереп, кайвакыт духовкада үзем дә пе­шер­гәлим, дөрес әйтәсең, мичне­кенә җитми”, – диде Рәзинә Сәләхиева.
 
Мич ипие сүзе чыккач, түзмәдем, гадәтләрне онытмаучы авыл апалары белән сөйләшәсе иттем. Яңа Кормаш  авылында яшәүче Фина апа ире Мокатдис абый белән биш бала тәрбияләп үстер­гәннәр. Барысы да үз тормышларын корып, төр­лесе-төрле якта яшәп яталар.
 
– Балалар үсеп, таралышып бетте. Бабай белән икәү генә калдык. Кайтуларын сагынып көтеп алабыз. Алар кайтышка да, китешкә дә ипи салам. “Әни, берни кирәкми, күчтәнәчкә ипи генә пешер”, – диләр. Шуңа да кайтасы көннәренә дә, китәсе вакытларына да күп итеп ипи пе­шерәм, – ди Фина ханым Вәлиева.
 
Фина апа әйтүенчә, менә 50 елдан артык инде гаиләсен ипи пешереп сыйлый ул. “Балалар кечкенә вакытта атнасына икешәр тапкыр мичтә ипи пешә иде. Безнең якта элек-электән йорт ипиенә өстенлек бирелде. Хәзер дә бу га­дәт югалды дип әйтә алмыйм. Дөрес, кайберәүләр заманга ияреп, мичләрен сүт­тер­гән иде. Әмма авылда үс­кән кеше мич ризыгын авыз итми икән,  аның күңеленә нидер җитми башлый. Кире торгызучылар да бар”, – ди Фина апа.
 
Элеккеге заманнарда ипи­гә хөрмәт бик зур иде, дип искә ала авыл өлкәннәре. Күрше белән күрше бер-берсенә икмәк биреп торган. Мондый күркәм гадәт Актаныш җирлегендә дә булган. Фина апа бу хәлләрне матур бер хатирә итеп исенә тө­шерде. “Яңасы пешеп чыкканчы, Сания йә Мәч­түрә җиң­гәйгә, яки Саҗидә апага керә идек. Шулай бер-бере­без­некен ашап, пешер­гән ипи­ләрне макташып, гомер иттек. Аларның берсе дә юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Ипекәй салырга тотынсам, шуларны искә алам”, – ди ул.
 
Өлкәнрәк буын белә: ипи салу – рәхәт тә, мәшәкатьле дә эш. Тик без, яшьләр, алар кебек борынгыдан калган гадәтләрне кулланып, ни кызганыч, ипи пешерә белмибез инде. Кибетләрдә ипи генә түгел, ипи пешерү мич­ләре дә сатыла. Камыр да басып торасы юк, он, су, чүпрә, май сала­сың да, заманның “акыллы” җайлан­масы бер­ничә сә­гать эчендә аны пешереп тә бирә. Әмма күңел җылысын биреп, кул белән баскан ипи тәме белән аны чагыштыра торган түгел. Фина ападан мич ипиен ничек пешерүен сорамый булдыра алмадым.
 
– Кичтән баш ясап, ачытырга куям, – ди Фина апа. – Моның өчен кичтән алдагы ипидән калган ачы камырга, су, он салып, сыек камыр ясыйм. Иртәнгә кадәр ул әчеп утыра. Торгач, ки­рәгенчә тоз, җылымса су, он салып, кулдан төш­кәнче яхшылап басам да, табаны майлап, шуңа салам. Камыр кабарган арада мичкә утын ягып җибәрәбез. Күмер төшү белән, ипи тигез булып пешсен өчен, аны таратып җәяргә кирәк. Аны шулай бераз тоткач, күмерләрне кече учакка күчереп, ипи­ләрне куябыз. Нәкъ бер сә­гатьтә пешеп чыга. Кыскасы, кич­ке унда башланган эш, икенче көнне төшкә кадәр дәвам итә. Төшке ашка мич­тән чыккан ипи була инде.
 
Ипи пешерү озак вакытны ала торган эш буларак, мичкә ягарга ире Мокатдис абый да булыша икән. Мичкә күмер төшкәч, майлы табага юкарак кына итеп камыр җәеп, көлчә дә пешерәләр әле алар. Анысы, ипи әзер булганчы, майлап чәй эчү өчен бик тәмле була, ди хуҗабикә.
 
Сез ничектер, Фина апа белән аралашкач, кетердәп торган авыл икмәгеннән авыз иткәч, мич алдында пешкән кабартма, коймак ашыйсы килә башлады. Тиздән Корбан бәйрәме. Мондый изге көндә авылларда элек мич коймагы исе тарала иде... Тик мич булмагач, быел тагын күпләре­безгә газ плитәсендә пешкә­нен генә ашарга туры киләчәк инде. Мич коймагы искиткеч тәмле булса да...

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 143 | 27.09.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№21 (886608) / 11.10.2014 21:30:14

Апа№16 (885472) / 04.10.2014 22:20:59, Мин ахмакка аңлат әле, эпидән дә затлырак әйбер бармы донҗада? Әллә аракы кыйбатрак булгач, сезнең өчен ул затлыракмы?

Картавылдан №11 (885453) / 04.10.2014 20:10:32! Алабугада...

№20 (885883) / 07.10.2014 13:58:06

ВТда эшләүчеләр затлы язмалар язалмыйлар, башкаларныкын бастырырга куркалар. Күрмисеңмеи Сәпәревнең күзләрен - кайнар су белән ошпарить ителгән сыман ялагай куркулык белән акаеп тора.

№19 (885869) / 07.10.2014 10:51:33

анда затлы язмалар булырга тиеш.(((

санап китмәссезмә бер-икесен.
ниндирәк була икән ул затлы язма? без сәүт заманында затлы нәстә дәзатлы язма да күргән булмады. бер-ике заДлы язмаңны куйсаң да була,укырбыззз.

№18 (885865) / 07.10.2014 07:34:02

нигэ мин белэ-белгэннэн бирле кояш Актаныштан чыга бит инде ул матурым.или синенчэ Сабадан чыкканмы ул

№17 (885713) / 06.10.2014 10:14:37

Апа,

№16 (885472) / 04.10.2014 22:20:59

Әйе. Ипи пешерергә өйдә әнкәйләр өйрәтергә тиеш. Актанышлар ипине үзләре пешерә дип... Безнең районда да үзләре пешерүчеләр бар ипине. Шәймиев Актаныштан булгач әллә нинди оҗмах урынына күрдегез инде шул Актанышны. Әле кояшны да Актаныштан чыга дип яза башларсыз. Ялагайлануның әллә нинди борма-борма ысулларын беләсез сез. Яхшы мәкалә генә яза алмыйсыз. Ипи турында да матур итеп яза алмыйсыз.

№15 (885471) / 04.10.2014 22:12:44

Мондый гәҗиттә ипи пешерергә өйрәтү - начар! Пешерергә һәр телеканалда, интернетта, һәркем өйрәтә. Акча сарыф итеп мондый гәҗит чыгаралар икән, анда затлы язмалар булырга тиеш.

№14 (885466) / 04.10.2014 21:10:32

Өйрәтсә нишли? Начар була мәллә?

№13 (885461) / 04.10.2014 20:50:12

Халык ипи пешерә белә ул. Аны гәҗиттән өйрәтеп утырасы юк.

№12 (885455) / 04.10.2014 20:17:41

Шулай шул, Бачили, безне дә чүпрәсез ипи пешерергә өйрәтегез инде.

№11 (885453) / 04.10.2014 20:10:32

бөрчә, син чыгарган мичтер инде. Ул тирәдә синнән башка ипи сала торган мич чыгаручы юк бугай. Кстати, абыең да мичче иде, хәзер кайда ул? Һаман мич чыгарамы?

№10 (885452) / 04.10.2014 20:00:45

Бачилига ничек барырыга,ул еракмы? ШУЛ ИПИНЕ АШАП КАРЫЙСЫ ИДЕ

№9 (885449) / 04.10.2014 19:26:26

Финә апа титсибе белән минеке чагыштымы? Ә кайберәүләр шик белдергән иде)))

№8 (885309) / 03.10.2014 16:21:38

Гомумән татар әнә шундый баш мөхәррирләр аркасында бетә дә инде. Үзе яза белә торган кеше түгел ул. Шуңа күүрә сәләтле кешеләрне эшкә алмыйдыр инде ул Сәфәров. ТЯ да эшләгәндә дә шыпырт кына качып утыра торган кеше иде. Җитәкчеләргә шундый төссез кешеләр кирәк. Чөнки татарны "оболванивать" итәргә өстән кушалар бит инде.

№7 (885305) / 03.10.2014 16:12:14

Сәпәрев урынына анда татар кешесе кирәк. Ату боларны бит татар матбугатын бетеергә дип махсус куялар.

№6 (885293) / 03.10.2014 15:13:32

Гәҗитне артта калдыру өстенә ул бит әле телевизордан интервью алып утыра - беркөнне күреп шаккаттым. Ни кыяфәте юк, ни теле, ни фикере. Ичмаса экранга чыгып үзенең надан "отстой" икәнен күрсәтмәсен иде инде.

№5 (885291) / 03.10.2014 15:10:32

ВТ ның баш мөхәррире һаман да шул Сепперов Миназыймдыр, күрәсең. Кайчан алып ташларлар инде шуны. Укымыйлар бит инде бу гәҗитне хәзер. Ипи-бәрңәге, карга-тычкан-саескан, агулы гөмбә кебек темалар кемгә кирәк! Дөньяга күзегезн ачып карагыз инде.

№4 (885136) / 02.10.2014 11:14:01

Шундый тәмле ипине Биектауда чүперә сез әчетке белән пешерәләр. Шулкадәрле тәмле ипи. Элекеге рецепт белән,нәкъ авыл ипие. Симертми. Төрле злаклар беләне дә бар. Әллә ничә төрле.

Мруда чыккан иде әбиләр ысулы белән ипи пешерәм дип. Менә шул ипиләрне ашау бәхете миңа да елмайды.

Сораштырдым,ипи пешерү әмәлен дә өйрәтте. Ипине өйдә сала башларга исәп,үзебез өчен.

№3 (885135) / 02.10.2014 11:10:39

Актанышта нәкъ Мөхәммәт абый тасвирлаганча, нәкъ сез язганча, элек ипине (анда – эпекәй, диләр) һәр өйдә пешерәләр иде. Мин дә шул авыл килене - борынгы ипи ачысын Казанга алып килеп (чүпрәсез дә әле ул!) менә өченче ел инде ипине үзем салам. Көндәлек хезмәт булса да, мәшәкатьле бит ул дисәләр дә бер дә иренмичә пешерәм, яратабыз. Хәзер инде өйдә ипи бетә, беткән икән дип без кибеткә чапмыйбыз, ипи салуны тәүлекнең теләсә кайсы вакытына ипи өлгерерлек итеп көйлибез. Хәзер ипиләрнең тәме китте, әллә кайлардан борыннарны ярып керә торган исе юк дип зарланалар. Кая ул! Бер конне ипине соң гына салырга туры килде. Ипиләрне мичтән чыгарырга кич утырып калган кызыма куштым. Иртән торуыма: «Әни, ипинең исенә чыдарлык түгел иде, сындырып капмый булмады!..» дип ипигә терәп язу калдырган.
Сүз уңаеннан: чүпрәсез ипи салырга теләүчеләр булса,үземнең ипи ачысы белән бик рәхәтләнеп бүлешә алам. Акчага түгел.

№2 (885133) / 02.10.2014 10:59:51

бэлэкэй чаклар искэ тошэ, эбинен мичтэге коймакларына, колчэлэренэ хэм элбэттэ ипиенэ ни житэ!

№1 (885132) / 02.10.2014 10:53:43

Ах,авыз итеп карыйсы килә бит инде!Никләр генә шулай кызыктырып язгансың, Лилия!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом