поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.09.2014 Җәмгыять

Әсирлектән качкан Мәсум

Минем әтием әсирлектә дошман концлагеренда булган һәм ничектер Алла ярдәме белән ычкынган ул аннан. Сугыштан кайткач, шуңа бәйле байтак вакыйгаларны исенә төшереп сөйли иде.

1941 ел. Немецның иң котырган көннәре. Кызыл Армия исәпсез югалтулар белән чигенә. Дошманнар Белорус җирендә хөкем сөрә инде. Канлы бәрелешләрнең берсендә минем әтием әсирлеккә эләгә.

Безнең сугышчыларны концлагерьларга озаталар. Анда әтием тиз арада якташларын таба, татар кешеләре белән таныша. Биредә Бозлаудан Фатех Хөсәеновны күрә, Татар Моклокасыннан да берничә кеше була, Ишавыл егете Үмәров (упюр) әтиемнең күршесе була, Курмыштан да бер рус солдатын очрата, Татарстанның Кукмара егете, батыр Сибгатулла Кадыров белән дә дуслаша.
 
Әтием сөйләвенчә, концлагерьда бик авыр була. Кешене хайваннан кире күрәләр бу лагерь сакчылары, иртәдән кичкә кадәр иң авыр эшләрдә эшләтәләр, җәзалыйлар. Сугыш кырында үлеп калуың бу газаптан меңләп артык булыр иде. Ишавыллы Үмәровка еврей дип бәйләнәләр, аны мыскыл итәләр. “Бу минем күршем, еврей түгел, татар кешесе”, - дип, әтием якларга тырыша аны. Немецлар ышанмыйлар. Беркөн иртән коридорда әти Үмәровны очрата. “Мәсум абзый, мине атарга алып баралар бит, өйгә кайта алсаң гаиләмә белдерерсең, бәхил бул, күп сәламнәремне җиткер”, - ди ул.
 
Минем әтием аз-маз гына немец телен белгәнгә сакчылар белән аралашырга тырышкан. Алар әтигә бераз ягымлырак караганнар күрәсең. Ашханәгә бәрәңге китергәндә (бәрәңгене бистарка белән ат арбасына куеп ташыганнар) әти сакчыга: “Ком рад, ком рад”, - дип маскар итеп дәшкән. Безнеңчә “брат, брат” була инде ул. Шунлыктанмы әти бистаркадан берничә бәрәңге алса да, аңа тимәгәннәр, кыйнамаганнар. Ә әти, үз чиратында, ул бәрәңгене пешереп якташларына, бигрәк тә хәлсезләнгән Бозлау егете Фатех Хөсәеновка ашаткан. Шулай туганнарча лагерь газабын кичергәннәр дә инде безнең якташларыбыз. Соңрак әсирләрне таш кисү, юл төзү эшендә генә түгел, төрле складларда да эшләткәннәр. Минем әтием дә складка эләккәләгән, шуннан инде йә икмәк, йә берәр савыт консерва, йә бәяле хром перчатка чәлеп, чалбарының эчке ягына бот арасына урнаштырып китерә булган. Кухняда эшләүче аш пешерүчегә хром перчатны биргәч, ул әтигә һәм иптәшләренә куерак өйрә салып бирә булган. 
 
Әсирлек тормышының ниндидер бер җаен тапсалар да, безнең татар агайлары тоткынлыктан качу турында уйлый башлыйлар. Әти ычкыну юлларын өйрәнә, качу өчен батыр, таза кешеләрне эзли. Ул Кукмара егете Сибгатулла Кадыров була. Бергәләшеп уңай юл табалар - лагерь эчендә таш бәдрәф була, бәдрәф сулары лагерь коймасының яныннан аккан елгага агып чыга. Димәк, таш бәдрәф аша лагерь коймасы артына чыгып була, тик шуннан соң киң елга йөзеп чыгарга кирәк әле. Фатех йөзә белмәү сәбәпле, качу ниятеннән баш тарта. Сибгатулла планны тормышка ашыруга керешә.
 
Көннәрнең берендә әсирләрне күпләп эшкә куалар. Машинага утырыр алдыннан әсирләр үзара бәрелешеп ала. Шул мизгелдән файдаланып әтием һәм Сибгатулла склад астына кереп качалар, ә инде машиналар киткәч үк бәдрәфкә йөгерәләр. Шунда төшеп кеше сыярдый бетон көпшә буйлап үрмәләп елгага чыгалар һәм йөзеп китәләр.
 
Елганы үтеп лагерьдан ераграк булу өчен хәлдән тайганчы йөгерәләр куаклар арасыннан. Таш түшәгән олы юлга җитеп бераз сулыш алырга утыралар, алга план кора башлыйлар. Бәхетләренә, юлда җиңел машина күренә, шофер ялгыз гына була. Әти немец телендә берәр сүз кычкырып кул селти, Сибгатуллага күрсәтә. Шофер аңлап җитми күрәсең, машинасын туктата. Күз ачып йомганчы аны руль артыннан өстерәп алып, башына сугалар, аяк-кулын бәйләп, авызына пилоткасын тыгып арткы урындыкка ташлыйлар да машинаны көнчыгышка таба куалар. Байтак юл үткәч машинаны ташлап урман эченнән китәләр. Төнен аяк өстә, көндез яшеренеп чиратлап ял итәләр. Берничә көннән Ковпакның партизаннары кулына эләгәләр. Әти хәтер-ләгәнчә, Ковпак отряды шул вакытта оешып кына килә торган булган, аны 13 нче, ә Сибгатулла Кадыровны 14 нче кеше итеп исемлеккә кертәләр.
 
Концлагерьда, әлбәттә, әсирләрнең качуын тиз үк сизәләр. Машинадан төшкәч үк сафка тезеп берничә тапкыр саныйлар. “Цвай нихт”, - дип кычкыра башлыклар, “Икесе дә юк”, - диләр. Лагерьда баракларны актаралар. Фатех Хөсәеновның муенын кысып: “Якташларың кайда, әйт, югыйсә атып үтерәбез”, - диләр. “Магҗанов – Горький бандиты, ул каян да качар. Миңа качу турында бернәрсә сөйләмәде”, - дип ничектер котыла.
 
Партизан отрядында Мәсум Магҗанов белән Сибгатулла Кадыров батыр, җитез, оста сугышчылар итеп үзләрен күрсәтәләр. Немец олауларын алыргамы, азык табыштырыргамы, күпер шартлатыргамы – Ковпак аларны җибәрә, разведкадан күп тапкыр немецларны тотып китереп мөһим информация алалар.
 
Бер авылда ит, икмәк сорап бер өйгә керәләр. Хуҗа хатын: “Әнә, землянкада ит тушасы бар, алыгыз”, - дип ачкыч бирә. Землянка йозак белән бикләгән икән. Әти аңа: “Үзең алып чыгар”, - ди. Ул күнмичә тора. Куркыткач ачарга була. Әтиләр як-якка ышыкланалар, анда немецның засадасы була, автомат белән аталар. Хатын үлә. Безнекеләр берничә граната әзерләгән булалар, шуларны землянканың эченә ыргыталар.
 
Операциядә күрсәткән батырлыклары өчен грамоталар белән бүләкләнәләр. Сугыш беткәч әти Ковпактан истәлекле бүләк итеп ике көпшәле ау мылтыгы алып кайткан иде.
 
Дошманны куып, әти Берлинга җитә. 1945 елның көзендә генә кайтып гаиләсен күрә. Мин 1 класска укырга кергән идем. Дүрт елдан артык вакыт үтсә дә, әти мине таныды, әлбәттә.
 
Ишавыл колхозында шофер булып эшли башлавына ике ел үткәндер, бер кичне капка төбенә машина килеп туктады. Сталин боерыгы буенча пленда булганнарны чүплиләр икән. Әтине алып киттеләр. Иртән әни Спаска милициягә барып сорашты, аны Горькийга алып киткәннәр. Горькийда бу турыда бик җентекләп сорашалар. Әти кемнәр белән әсирлектә булуын, ничек качуларын сөйли. Ковпак турында да, Кукмара егете турында да сөйләп бирә. Кукмара егетен дә дәштереп сорашканнар. Икесенең дә җаваплары берди булган. Әти Ковпак белән очраштыруны сорый. Илтәләр. Капкадан кергән вакытта партизаннар генералы: “О, Максим приехал!” – дип кочаклап каршылый аны, хөрмәт итә. Шуннан соң әтине авылга җибәрәләр. Ә Фатех Хөсәенов сугыш тәмамланганнан соң гына Сталин лагерьларыннан чыгып авылына кайта.
 
Кукмара егете Сибгатулла Кадыров район военкоматында озак еллар эшләгән. Сугышка кадәр дә ул анда эшләгән булган.
 
Әтием турында тагын да түбәндәгеләрне язасым килә. Ишавылда ул  алдынгы шофер була. Берничә ел рәттән  Тукай авылы сабан туенда көрәшеп, сабантуй батыры исемен яулый. Ул яхшы биюче дә, җырчы да, балтачы да, бакчачы да иде, кыскасы, эшләмәгән эше булмады. Хәзер ул вафат инде, әлбәттә, ә мин бу язмамны барлык солдатларның, бигрәк тә әсирлектә булганнарның якты истәлегенә багышлыйм.
 
Ишавыл. Спас районы.
 

 


Садек МАГҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»