поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2014 Җәмгыять

20 елдан соң әтисе өенә кайткан

Ләйсән белән балачактан таныш без. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда бер партада утырып, бергә уйнап үскән идек. Аннан соң без күченеп киттек. Очрашмаганга байтак еллар иде инде. Ниһаять, күрештек. Дустым бәхеттән балкый иде. Баксаң, 20 елдан соң әтисе өенә кайткан икән!

“Буй җиткән кыз булсам да, күңелемә һаман әти җитми минем. Ул безне ташлап чыгып киткәндә, миңа – 5, абыема  7 яшь кенә иде. Без аның кемгә күчеп киткә­нен дә белдек. Әти безнең өйдән ерак түгел яшәгән ике балалы хатынга китте. Үз сабыйларын ташлап, Гөлнур белән Гүзәлнең әтисенә әй­ләнде дә куйды”, – дип искә ала Ләйсән.

– Баштарак бу хәлләрне аңлап бетермәсәм, үсә төш­кәч, барысына төшендем. Әти белән әни бер-берләрен яратышып өйләнешсә дә, бергә озак яши алмыйлар. “Гөлүсә апаңның ире юл фаҗигасенә эләгеп үлеп китте. Заводта бергә эшләдек. Еш кына ир-ат эше булса, әтиеңне чакыра иде. Ә ул анда баргалап йөрде дә бервакыт бөтенләйгә шунда калды”, – дип сөйли әни.
 Абыем әтиемә карата ачу саклый иде. Ә мин исә гел әтиемне сагынып яшәдем. Аның кочагына сарыласым, көчле кулларында тибрә­ләсем килде. Ә әнием башка кияүгә чыкмады. Кулын сорап килүчеләргә: “Ике баламны кабул итә алсагыз гына. Үзегезнеке кебек булырмы соң?” – дигәч, өйләнергә те­ләү­челәрнең эзе дә калмый иде. Шулай итеп, әни гомере буе безнең хакка ялгыз яшәде. Әти ташлап китүгә, кеше сүзеннән оялып, башка урынга эшкә керде. Гомере буе безне аякка бастырыйм дип тырышты. Хәтта төннә­рен дә икенче эшкә чыга иде”,– дип хәтер йомгагын сүтә ул.
 
“Әни белән генә үскәч, мәктәптә дә кыерсытучылар булгалады. Әмма без  би­решмәдек. Абыем да, мин дә гел “бишле“ билгеләренә ге­нә мәктәпне тәмамладык. Гаилә­безнең матди хәлен яхшырту өчен җәйләрен эшкә урнаша идек. Беркайчан да: “Әти юк”, – дип моңаеп утырмадык. Әнием шул кадәр көчле хатын булган инде. Хәтта әти ташлап чыгып кит­кәч, алиментка да бир­мәде”, – ди ул.
 
Шушы 20 ел эченә әти­ләре Ләйсән белән Марат янына бер тапкыр да килеп карамаган.  Шулай итеп, алар әтисез яшәргә күнеккән. “Әмма барыбер күңелдә әй­те­ләсе сүзләр күп җыелган иде. Ничек тә әти белән очрашу юлларын эзли башладым. Ул көн килеп җитте! Кияүгә чыгар алдыннан, никахыма чакырырга дип, әти яшәгән йортка киттем. Ишекне үзе ачты. Мин аны танымадым да. Әмма йөрәгем ул икәнен сизде. Урыннан кузгалып, ярсып-ярсып тибә башлады. “Әтием” дип кочагына килеп сарылдым. Бер мәлдә күңелдәге ачу юкка чыкты. Әйтерсең, мин гомерем буе әти белән яшәгәнмен. Ә ул гел башын түбән иде. “Ялгыштым мин, кызым, ялгыштым. Әниегезне рәнҗетеп, дөрес эшләмәдем. Яшьлек белән нинди адым ясаганымны аңламаганмын да. Ә аң­лагач, соң булды. Әниегез янына ике мәртәбә кайтып карадым. Ул кертмәде мине. Кичерә алсаң, кичер, кызым!” – диде.
 
– Күптән түгел никахым булды. Әтиемне килер дип көтсәм дә, күренмәде. Бары кичке якта гына кереп котлап чыкты,  – ди Ләйсән. “Ничек тә әниеңнән гафу үтенергә иде. Бәлки, абыең да гафу итәр. Болай яшәү бик авыр бит миңа”, – диде ул. Бу хакта мин әниемә сөйләдем. Ә ул исә: “Әй, кызым, мин аны күптән гафу иттем. Аерылып киткән икән, димәк, шулай кирәк булган. Сез үстегез, барлык авырлык­лар артта калды. Абыең да гафу иткәндер. Үзе дә әти кеше бит инде ул хәзер”, – диде.
 
Әтиләре Гомәр абый бу хәлләрне авыр кичерә. Би­грәк тә кызы белән күрешкәч, күңеле әллә нишли аның. Ләйсән әтисенең олыгаеп киткәнен, авырганын абайлап ала. Күп тә үтми, ишек­ләрендә кыңгырау чыңлый. “Әтине кайчандыр алып кит­кән Гөлүсә апа килгән. “Әтие­гезнең хәле әйбәт түгел. Табиб­лар: “Йөрәге начар”, – ди­ләр. Кичә хастаха­нәгә илттек”, – диде. Ә без гаиләбез белән әтиебез янына чыгып йөгердек. Хәле яхшыргач, үзебезгә алып кайттык. Без­нең дә әти бит ул! Инде бездә калырмы?” – ди Ләйсән.

Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 131 | 10.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»