поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.09.2014 Мәгариф

Балалар бакчасы, мәктәпләрдә җәрәхәт алуларга кем гаепле?

Бәла-каза сәгатен әйтеп йөрми. Балалар бакчасы, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары – төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алулар турында еш ишетәбез. Җәрәхәтләр төзәлә, тик әти-әниләр белән укытучы, тәрбиячеләр арасында каршылык туа...

Казанның 114нче мәктәп укучысы Эльвина Симакова 2009 елның февралендә шундый бәхетсезлек очрагына юлыга. Физкультура дәресендә укучыларның берсе шаярып, яныннан Эльвина үтеп барганда аяк чала. Кыз идәнгә егыла, бик җайсыз килеп төшә. Нәтиҗәдә, умыртка баганасына зыян килә. Бу вакытта укытучы янәшәдә булмый. Кызны өенә сыйныфташлары озата китә. Эльвинаның әтисе Азат бәла-каза турында кичен генә белә. Укытучыларның кайгыртмавы, һичьюгы, аңа шалтыратып әйтмәве күңеленә тия. Ул дөреслек эзләп, Идел буе районы судына мөрәҗәгать итә. Мәктәп директорына физкультура дәресләрендәге техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә контроль йомшак булган өчен кисәтү ясап, судта әлеге эшкә нокта куялар.

Казанның Совет районындагы бер мәктәптә (исемнәрне күрсәтмәүне үтенеп сорадылар) булган тагын бер хәлне мисал итеп китерик.
 
– Ата-аналар мәктәпкә җыелыштык. Балаларыбыз концерт куя. Бөтенебез шат, күңелләр күтәренке. Шулвакыт, уйламаганда-көтмәгәндә, тик басып торган җиреннән бер егет бөтенебезнең күз алдында идәнгә егылды һәм уңайсыз төшеп, башын ярды, – ди Розалия ханым. –Бөтенебез өнсез калдык. Укытучы нишләргә белми. Бөтен кеше тыз-быз чаба. Шул арада шәфкать туташын чакырып, ситуацияне теркәп, тиз-тиз чаралар күрдек. Укытучыларга бүген бик авыр. Хәзер балалар үз хокукларын артык яхшы белә, ялгыш кына бер хәл булса да, суд белән яныйлар.
"Тәнәфестә дә кизү торсыннар”

Булат МӨХӘММӘТҖАНОВ, Казан хокук яклау үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе:
 
–  Балалар бакчалары, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары еш күзәтелә. Ярдәм сорап безнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек. Җавап бирү мәсьәләсендә иң авыры укытучы, тәрбиячеләр җилкәсенә төшә. Күп очракта хөкемгә, җәзага аларны тарталар. Ике як та бөтен нечкәлекләрне барларга, һәр детальгә игътибар итәргә тиеш. Укытучы җебеп, югалып калмаска, ә үзенең гаепле булу-булмавын билгеләүче фактларны теркәргә – бу хәлне күргән шаһитларны барларга, ни булганын фотога төшерергә, һичьюгы схема сызарга, сөйләшүне диктофонга яздырырга кирәк. Медицина ярдәме таләп ителсә, шундук табибны чакырырга, анысы урында булмаса, укытучы үзе булышырга тиеш. Тән җәрәхәтләрен билгеләр өчен, озакка сузмыйча медицина үзәкләрендә тикшеренү мөһим. Мәктәптә көтелмәгән хәлләр туганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы күрсәтмәләр дә булдыру зарур. Күп очракта балаларның җәрәхәт алуы тәнәфес вакытына һәм физкультура дәресләренә туры килә. Тәнәфесләрдә дә барысын да күзәтүче укытучылар кизү торсын. 
 
“Укытучы җавап тотарга тиеш”

Миләүшә КАМАЛЕТДИНОВА, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының укыту процессын матди тәэмин итү һәм хезмәт саклау бүлеге баш белгече:
 
– Мәктәп, балалар бакчаларында балаларның тормыш иминлеге, куркынычсызлыгы өчен белем бирү учреждениесе җитәкчесе, укытучы, тәрбиячеләр җавап тота. Бу документларда норматив буларак язылган.
 
Һәр очракта да җаваплылык алар җилкәсенә төшә. Ата-ана мәктәпкә, бакчага сәламәт бала бирә икән, билгеле, нәкъ шундыйны каршы алырга тиеш. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, эшне шундый итеп оештырырга кирәк, әйтик, дәрестә дә, уйнаганда да, тәнәфестә дә балалар күзәтүсез калмасын. Аларны даими контрольдә, күз уңында тоту зарур. Җиңел очраклар булса, үтеп китәргә мөмкин әле. Әмма җитди бәхетсезлек очраклары җавапсыз калырга тиеш түгел. Бу мәсьәләдә төрле комиссияләр, тикшерү комитетлары белән эшләргә кирәк. Педагог тарафыннан закон бозу булганмы-юкмы икәнен алар хәл итә. Әгәр укытучы, тәрбияче үзен гаепсез саный икән, шулай ук гаделлек эзләп судка мөрәҗәгать итә ала. 

Лилия ЙОСЫПОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 9 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»