• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

04.09.2014 Мәдәният

Бәяләнмәгән талант (Популяр җырлар авторы Ифрат Хисамов турында, ФОТО)

1955 елда Казанның 26 нчы татар мәктәбендә укыган чагымда инде шактый танылган, күп кенә популяр җырларның авторы булырга өлгергән Ифрат абый Хисамов белән беренче очрашулар, танышулар һәм киләчәктә дә даими аралашулар гел сагындырып искә төшә.

Исән вакытында, ни кызганыч, якын кешең турында еш уйламыйсын. Кеше үлеме, гомумән, вакыт тарафыннан таушалган хәтерне яңарта...

Ифрат абыйның безнең арадан китүенә дә инде ундүрт ел тулып килә икән. Кинәт кенә минем күңелемдә онытыла да башлаган, аның белән бәйләнешле, инде яшьлек офыгында калган хатирәләр калкып чыкты, үткән тормышының сират күпере янә хәрәкәткә килде сыман...
Алдымда чиста бит хәзерләнгән. Уйланам... Күптөрле һөнәр белгән үзенчәлекле кеше иде бит ул!
 
Якын дустым турында нәрсә язарга, нидән башларга?.. Башымда хатирәләр кайный... Якыннан белмәгән кешеләргә Аны ничек сурәтләргә? Мәктәп елларында, бала чакта беренче күрүдән, беренче танышудан башларга кирәктер, бәлки?!
 
...Авыр тормыш еллары иде. Класста утырабыз. Инде соңгы дәрес бетеп килә. Кинәт, дәресне бүлеп, кызыл галстук таккан, пөхтә киенгән, урта яшьләрдәге бер абый белән класс җитәкчесе Тәгъзимә Һадиевна килеп керде. Килеп керүгә үк:
 
— Игътибар, сезнең өчен белдерү бар. Безнең мәктәптә хор оештырыла. Таныш булыгыз, бу абыегыз — «Ак каеннар» җырын язган композитор Ифрат Хисамов. Ул сезнең хор җитәкчегез булачак. Атнасына ике тапкыр хорга йөрерсез! Әгәр йөрмәсәгез, бернинди хор да чыкмас, хур гына булырбыз, — диде.
 
Шуннан соң сүзне композитор абый алды. Саф татарча, мөгаллимнәрчә сөйләм, бәрхет тавыш, Атлантида кешеләренеке сыман затлы гәүдә, җитди йөз, киң учлар, гадәттән тыш озын бармаклар, аягында дәү туфли — 45 нче размер тирәсе бардыр, валлаһи! Озын бармак дигәннән, озын бармаклар белән баянда уйнавы бик җайсыз. Әле дә исемдә: Ифрат абый гомере буе озын бармаклары белән баянда тиешенчә уйный алмыйча интегә иде, ә фортепианода октавадан тыш, хәтта тагын өч тонны да арттырып ала иде. Бер пианист та андыйны булдыра алмаганы бөтен музыкантларга да мәгълүм. Без шакката идек шуңа. Хәер, уйларым алга йөгерде бугай...
 
Бу тайпылу киләчәктә булган эпизодка карый. Әле генә язган, композиторга караган сурәтләүләр ул кадәр әһәмияткә дә ия түгелдер, бәлкем. Иң мөһиме — ул халкына мирас итеп үзенең җыр җәүһәрләрен — сабан туйларында, җыеннарда, туй мәҗлесләрендә җырлар өчен берсеннән-берсе күркәм лирик, мәзәк вә шаян җырлар иҗат итеп калдырды.
 
Җыр-музыкага мөнәсәбәте әллә ни уңай булмаган берәр татар кешесеннән: «Кем ул Ифрат Хисамов?» — дип сорасаң, бәлки, ул аны белмәс тә иде, әмма дә «Утыр әле яннарыма» дигән җырын җырлап күрсәтә алыр иде, мөгаен. Аның колакка тиз кереп, күңелгә тиз сеңә торган гади генә сүзләргә корылган үзенчәлекле мелодикасының профессионал композиторлар әсәре дәрәҗәсендә булуын вакыт-хөкемдар үзе исбат итте. Ифрат Хисамовның ярты гасырдан артык элек язылган җырлары – әле дә профессионал җырчыларыбызның репертуарында. Нидә хикмәт? Ни өчен балачактан бирле һәркемгә таныш булган «Әпипә» көен көйли белмәгән, «Туган тел» җырын жырлый белмәгән татар юк?! Минем уйлавымча, бөтен хикмәт – көй авазларының логик төзелешендә. Күңелләрдә онытылмыйча озак яши торган барлык көйләр дә хис белән сугарылып, математик төгәллек илә халык тарафыннан иҗат ителгән ләбаса!
 
Фикерне бәйләп, шуны әйтәсем килә: Ифрат Хисамовның көй-ме­ло­дияләрендә дә хис белән логик төгәллекнең гармониясе, ягъни тәң­гәлләшүе ачык сизелә. Аның җыр иҗатында гади формаларны куллануы үзен аклый. «Гадилектә — даһилек», диләр ләбаса. Әйтик, иң уңайлы эш коралы саналган чүкечнең төзелеше дә бик гади бит, күпме генә тырышсаң да, аны әллә ни камилләштереп булмый. Менә шундый җырлар иҗат итеп калдырды арабыздан бик иртә киткән Ифрат абыебыз.
 
Әле дә хәтердә, 50 нче елларда аның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язган «Ак каеннар» дигән лирик җыры (Ифратның тәүге җыры булса кирәк) шулкадәр популярлашып китте ки, кая барсаң да шуны җырлыйлар иде: мәҗлестә дә, сәхнәдә дә. Кызганыч ки, хәзерге вакытта ул җырга реклама җитмиме, әллә җырчыларыбыз элеккеге җыр хәзинәләренә битарафмы? Ул җанга ятышлы җыр хәзерге вак-төяк җыр-мырулар өемендә күмелеп калса да, элеккеге буын кешеләренең күнелендә онытылмаслык бер яшьлек ядкяре булып яши әле!
 
Ул елларда Ифрат Хисамов түрәләргә оппозицион кеше булса да, аның иҗатында совет тәрбиясенең рухы нык чагылды. 50-60 нчы елларда иҗат иткән бар җырлары да диярлек шул заманның ихтыяҗына туры килә иде. Әйтик, «Хөршидә-Мөршидә» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Шалт, Мөхәммәтҗан» (Ш.Галиев), «Үти-үти үрдәкләрем» (Н.Арслан), «Ромашка» (М.Харисов) социализм чорына бик яраклы җырлар булып, радио аша даими тапшырылып тордылар. Шунысы кызганыч, ул елларда Ифрат Хисамов бик актив эшләүче заман композиторы булып саналса да, нигәдер аны әгъза итеп Композиторлар берлегенә алмадылар. Аңлавымча, Ифрат Хисамовның гади генә формаларда җырлар язып уңышка ирешүе һәм халык арасында популярлык казануы үзләрен югары профессионал дип санаган кайбер кешеләрнең эчен пошыра иде булса кирәк. «Указлы» композиторлар гомер буе халыкчан җыр язучы һәвәскәр авторларны күралмадылар. Аларның җырлары профессиональ дәрәҗәдә түгел, имеш, сәнгати кыйммәте юк, янәсе. Әйе, барысы да Ключарёв, Яхин кебек объектив карашлы, гадел була алмады шул. Казан консерваториясе ректорының Ифрат Хисамовны ниндидер бер гомуми фәннән имтихан бирә алмаганы өчен консерваториядән чыгаруы да шуны күрсәтә. Нәҗип Жиһановка Хисамовның үзенчәлекле таланты түгел, ә аның имтихан тотканда алган билгесе мөһим булып чыга. Югыйсә, Ифрат Хисамов инде эре формаларда да үзен күрсәтә башлаган иде. Консерваториягә кергәнче үк инде ул дүрт кисәкле «Симфония, флейта һәм оркестр өчен концерт» дип аталган күләмле әсәр авторы иде. Зур талант иясенә карата кылынган бу гаделсезлек милли музыка тарихында бер кара тап калдырды...
 
Ифрат Хисамовның җыр иҗаты чәчәк аткан чорда Татарстан композиторлар берлегенең рәисе Мирсәет Яруллин иде. Яшерен-батырын түгел, аны рәис итеп сайлауда Нәҗип Җиһанов хәлиткеч роль уйнады. Җиһанов урынында рәис булып эшли башлаган Мирсәет, кеше буларак та, композитор буларак та Ифратны никадәр ихтирам итсә дә, аны берлеккә алырга кыймады, аннары Мәскәүнең әгъзалыкка алу кагыйдәсе дә комачаулады, әлбәттә. Белгәнебезчә, Композиторлар берлегенә югары махсус белеме булган иҗатчыларны гына әгъзалыкка алалар иде ул чакта. Кызганыч ки, әле хәзер дә шул кагыйдәгә буйсыналар.
 
Ифрат Хисамовның музыкаль иҗаты башкалардан ни белән аерыла соң?
 
Ул җырларын хәзерге күп кенә авторлар кебек, көндәлеккә чамалап түгел, ә вакыт-хөкемдар иләгенең кырыс булганын яхшы аңлап, киләчәккә күз атып язды. Тормышка яраклы актуаль текстлар сайлый белде. Шуңа күрә дә ул Нури Арсланов, Шәүкәт Галиев, Мәхмүт Хөсәен кебек заман шагыйрьләре белән һәрчак элемтәдә торды.
 
Тормышка яраклы текстлар ди­гәннән, кем бәрәңгегә багышлап җыр чыгарырга җөрьәт итте соң әле? Мәң­ге «картаймас» бәрәңге турында җыр кирәк иде халыкка ул заманда! Бәрәңгене әрчегәндә дә, ашаганда да һаман Ифрат абый искә төшә.
 
Аның бик күп еллар элек язылган «Бәрәңге» дип аталган җыры белән бәйләнешле бер кызыклы вакыйганы искә алып, үзалдыма көлеп куям. Ифрат абый берәр уңышлы җыр язса, ихлас күңеле белән куана иде, ләкин бервакытта да мактанмый иде. Ничек итеп без Казан музыка училищесында укыган чакта, курсташым баянчы Насыйх Вилданов белән әле яңа гына табадан төшкән «Бәрәңге» җырын беренче тыңлаучылар һәм дә ул җырга беренче бәя бирүчеләр булдык — хәзер сүзем әнә шул хакта.
 
Башта ук шуны искәртим: без музыка училищесында укыган елларда (60 нчы еллар башы) Ифрат абый бездән күпкә олы булса да, училищеның карт студенты булып, композиция классында белем алып йөри иде.
 
...Бервакыт Насыйх белән икенче кат баскычыннан төшеп килгәндә, Ифрат абый безне туктатты да, куанычлы аваз белән: «Егетләр, уемда әле генә бер яңа җыр кисәген әмәлләдем. Озак газаплады ул мине, әмма ерып чыктым бит мин аны барыбер! Кая, берәр баян табыгыз әле, көем башымнан киткәнче сезгә җырлап күрсәтим», — ди. «Нинди җыр соң ул Ифрат абый?!», — дибез. «Бәрәңге» дип атала», — ди. Шаяртып әйттеме бу, дип, без сәерсенеп калдык. Шулчак исә мин, кыюланып: «Ифрат абый, нишләп җырыгызны бәрәңгегә багышладыгыз, суганга багышларга иде. Суган – елата торган яшелчә бит» — дип төрттереп алдым. Ул, моңа кадәр булган халәтеннән бераз суына төшеп: «Их, егетләр, сез ачлыкны күрмәгән яшьләр шул. Бәрәңгене олыларга, аңа мәдхия җырларга кирәк, ул – бар яшелчәләрнең дә патшасы бит», — диде. Яңа җырны «тикшерү» өчен буш класс табылмады: кайсы скрипка чината, кайсы тромбон гүләтә. Яңа җырны училище каршысында гына торган Насыйх квартирасында тыңларга булдык. Сизенәбез — абыебызның кәефе шәп. «Яңа җырны юмыйча булмый, егетләр, мин тиз генә кибеткә кереп чыгыйм әле», — ди. Ул шәраб алып килеп җитүгә, ниһаять, яңа җырны тыңларга керештек. Ифрат абый Насыйхның баянын алды да, бераз уйланып, иреннәрен кыймылдатып торганнан соң: «Йомры гәүдәле, йод­рык кадәрле, их тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге», — дигән сүзләр кушымтасы белән җырлап та җибәрде.
 
Ул вакытта ниндидер каршылык булдымы, әллә ул җыр үзенең башкаручысын таба алмадымы, әллә инде автор тыйнаклык саклап, бер җырчыга да ул җырны тәкъдим итмәдеме, мин ул җырны берничә елдан соң гына Сөләйман Йосыпов башкаруында радиодан ишеттем.
 
Ифрат Хисамовның бик күптән иҗат иткән җырларының хәзерге көнгәчә искермәвенең хикмәте, актуальлеге – авторның бу фани дөньяда оптимист булуында һәм көйдән-көйгә, җырдан-җырга яңалык таба белүендә, үз-үзен һәм башка авторларны кабатламауда, беркемнекенә дә охшамаган иҗади үзенчәлегендә, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
 
Мин 60 нчы еллар башында Татар дәүләт җыр Һәм бию ансамблендә эшләгән дәвердә генә дә Ифрат Хисамовның хорга кушылып җырлау өчен язган «Умартачы сөйгәнем» дигән шаян җыры Советлар Союзы шәһәрләрендә 500 мәртәбә башкарылып, ансамбльнең «коронный» номерына әйләнде. Хор, гомумән, Ифратның стихиясе иде. Хәрби хезмәттән соң ул Балтач районының мәдәният йортында үзешчән хор сәнгатендә, беренчеләрдән бу­лып, күптавышлы академик хор оеш­тырды. Соңрак, бер үк вакытта, Та­тарстан халык иҗаты йортында да эш­ләп, Актаныш, Норлат, Сарман, Мөслим, Әгерҗе районнарына барып, хорлар, җыр һәм бию ансамбльләре оештырды.
 
Гомеренең соңгы елларында ул уен кораллары ясау белән генә мәшгуль иде. «Татарстанны курайчылар иле итәм әле мин», — дип бертуктаусыз янып эшләде. Аның исеме курай исеменнән аерылгысыз. Республикабызның кайсы гына төбәгендә, нинди генә фестиваль-конкурслар, бәйрәм концертлары уздырылмасын, курай, кубызчылар, сорнайда уйнаучылар чыгыш ясамый калмый. Бу милли уен коралларының биниһаясен Ифрат Хисамов үз кул көче белән эшләде. Ул чын мәгънәсендә алтын куллы кеше иде. Белмәгән һөнәре юк иде аның.
 
Югары даирәләр, гәрчә аның фидакяр хезмәтен күрмәмешкә салышсалар да, ул гомере буе курай моңын сөйгән милләттәшләренең һәм күпсанлы шәкетләренең ихтирамын тоеп яшәде. Исән вакытында анын турында киносюжетлар да төшерелмәде, иҗат бенефислары да оештырылмады. Матди ярдәм булмаганлыктан, 70 яшьлек юбилеен да уздыра алмады. Гаеп Ифратның ифрат тыйнаклыгында гына микән?!
 
Хәсән Туфанның бер җыр текстында күпкырлы мәгънәгә ия шундый сүзләр бар: 
 
Сөйсәң, сөй син миннән яхшыракны.
Ләкин сөймә миннән түбәнне!
 
Әйе... Ифрат Хисамовтан түбән­нәрне сөйделәр дә, күккә дә чөйделәр. Исеме инде әллә кайчан халык теленә кергән милли композиторыбызга иҗат берлегендә дә урын табылмады, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем дә тәтемәде.
 
Берьюлы композитор да, хормейс­тер да, инженер, радиотехник, фотограф та, сәгать төзәтүче, унлаган музыка уен коралында уйный белгән һөнәрмәнд музыкант та, күптөрле халык музыка уен коралларын ясаучы үзенчәлекле һөнәр иясенең арабыздан вакытсыз киткәненә дә менә инде 14 ел булып килә. Әгәр исән булса, быел аңа 14 ноябрьдә 84 яшь тулыр иде. Бу уңайдан, Ифрат Хисамовның күпсанлы шәкертләрен генә түгел, республикабызның мин белгән музыка сөючеләрен дә менә нәрсә борчый: мәрхүм композиторны искә алу кичәсе оештырылачакмы, аның олуг иҗади мирасын барлап, күркәм бер милли кичә уздыру өчен матди ярдәм бүленәчәкме?
 
Республикабызның Мәдәният министрлыгы бу мәсьәләне уңай хәл итәр, дигән ышанычта калам.
 
 
Беръюлы ике курайда уйнау –  бик сирәк күренеш. 90 нчы еллар
 
 
Беренче рәттә, уңнан өченче – Ифрат Хисамов. Һәвәскәр композиторлар берләшмәсенең I корылтаеннан соң. Казан. 1990 елның ноябре
 
 
Татарстан радиосында тавыш режиссёры булып эшләгән чагы. Сулда – яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире Флүс Латыйфи. 70 нче еллар

Марс МАКАРОВ
Безнең мирас
№ 9 |
Безнең мирас печать

Фикерләр

№6 (882728) / 04.09.2014 20:21:44

Юкка тугелдер, Шингэн чэчкэлэр, Офе юкэлэре, Кичер мине энкэй,гафу ит!,Экълимэ,,,,,,
кайсыгыз дэвам итэ?
Бар иде шундый, урыны ожмахта булсын.

№5 (882723) / 04.09.2014 19:06:37

Хәзер Илфак Смаков искә төште. Күпме талантлы җырчыларыбыз бар иде, күбесе бу донья белән хушлашты. Элекке жырчыларны, композиторларны хәзерге җырчылар белән чагыштыра торган да түгел.

№4 (882721) / 04.09.2014 18:35:33

Салам-Торхан,И.Смаков җырлаганга шулай калган...

№3 (882719) / 04.09.2014 17:23:28

"Утыр әле яннарыма"ны бүгенге көнгә кадәр халык җыры дип йөрдем. "Бәрәңге"се нишләптер башкорт композиторы язган җыр булып истә калган.

№2 (882717) / 04.09.2014 16:43:35

Икенче рәттә, уңнан икенче – Алма Хәмзәсе.

№1 (882715) / 04.09.2014 16:38:16

Утыр эле, яннарыма!
Ял булсын жаннарыма!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом