|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2014 Мәдәният
Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында Рәшит Ваһапов фестивале үткәрде (ФОТО)15 август көнне Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале чираттагы бәйрәмен үткәрде. Бу юлы ул мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның туына 65 ел тулуга багышланган иде. Шулай итеп нижгарлар бөек якташларын искә алды, алар икесе дә шушы районнан, күрше авыллардан: Ваһапов – Актуктан, Бигичев – Чүмбәлидән. Бәйрәмгә килгән халык залга сыя алмыйча, урамнарны тутырды. Нижгар өлкәсенең җитәкчеләре исеменнән эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов чыгыш ясады. Ул фестивальдә катнашучыларга өлкә губернаторы Валерий Шанцевның котлавын ирештерде. Губернатор Ваһапов фестиваленә югары бәя биргән, бөек җырчы мирасын саклауда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, мәдәниятләр багланышын үстерүдәге зур өлешен билгеләп үткән. Җыр-моң бәйрәмен котларга килүчеләр арасында Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Сергач районы башлыгы Евгений Соколов, “Татарстан – Түбән Новгород” сәүдә йорты директоры Шамил Мансуров, Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов, Нью-Йорк татарлары ассоциациясе рәисе Илдар Агиш, Х.Бигичевның бертуган абыйсы Наиль Бигичев бар иде.Финляндиядә яшәүче мөселман татар халкыбыз исеменнән фестивальне мәхәллә рәисе Атик Али һәм мәхәллә имамы Рамил Беляев җылы тәбрикләгән. Рәсми кунаклар
Илдар Агиш (Нью-Йорк)
Халидә Бигичева
Зөхрә Сәхабиева, Ринат Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина, Рөстәм Асаев, Найлә Фатехова, Илһам Вәлиев |
Иң күп укылган
|