Ә иртәгә ял!
Фикерләр
...
Бүтән җирдә ничек яшиләрдер?
Бездә халык элек-электән,
Сәгать белән түгел, үз тормышын,
Әтәч белән көйләп күнеккән.
Тора иртән әтәч тавышына,
Әтәч белән вакыт ачыклый.
Әгәр алдан әтәч кычкырмаса,
Кыл да селкетергә ашыкмый.
Һәр әтәчнең чыга үз кояшы,
Кайсы биштә, кайсы алтыда.
Кайсы үлә, кайсы ашка пешә,
Алмашына әтәч халкы да.
Әтәчлеккә халык ияләшкән,
Ак әтәч ни аңа, кызыл ни!
“Әтәч белә! Әтәч кушмый торып,
Таң нуры да ,имеш, сызылмый”.
Ялны белми, яши, көнне белми,
Төнне белми яши җир тырнап.
Мохтаҗлыктан шулай чыкмак була,
Зур ялгаштан кайчак җим урлап.
Үз сәгатен әтәч тавышына
Алышканнар яши вакытсыз.
Вакытсыз да яши, тавык кебек ,
Вакытсыз да үлә, акылсыз.
Ак булса да, төсе, кызыл, кара,
Яши-яши әтәч азына.
Кабарына башлый: “Минеке!”-дип,
Күршеләрнең ана казына.
Тавык мени, халык? Тик тавыклар
Эндәшмиләр әтәч азса да.
Тавыкларга, чөнки, барыбер бит
Нинди әтәч килеп басса да....
Тавык кебек дәшми яши халык,
Нинди әтәч аңа язса да:
Үз әтәче килеп басса да-шул,
Чит әтәчләр килеп басса да!
Дәшми халык, яши тавык кебек .......