поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТҮРӘЙ ӘБҮЗӘР

(1906–1938)

Әбүзәр Түрәй (Әбүзәр Зариф улы Түрәев) 1906 елда хәзерге Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Татар Семчукие авылында туа. Яшьтән ятим калып, Ленинград шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала. Узган гасырның егерменче еллары башында Ә.Түрәй Казанга килә, Татсоюзда эшли һәм укуын дәвам иттерә. 1929–1930 елларда Кызыл Армия сафларына алынып, «Кызылармеец» газетасы редакциясендә хезмәт итә. Соңыннан «Атака» журналының секретаре булып эшли. 1932 елда ул, табиблар тәкъдиме белән, авылга китә һәм 1938 елга кадәр Әлмәт, Баулы мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта, мәктәп директоры була.

Ә.Түрәй 1925 елдан яза башлый. Беренче шигырьләре шул чорның газета-журналларында, «Чәчәк атканда» исемле күмәк җыентыкта (1928) дөнья күрә. 1930–1932 еллар арасында кечкенә күләмле «Ала бозау», «Барыр юллар», «Бишне – дүрттә», «Спортчылар», «Сыйныфташ» исемле шигъри җыентыклары һәм «Комбат Сафин» дигән поэмасы аерым китап булып басыла. Бу әсәрләр утызынчы еллардагы социалистик төзелеш алдынгыларының хезмәт пафосын, ярыш һәм ударчылык хәрәкәтен тасвирлавы белән характерлы.

Ә.Түрәй 1938 елда Баулыда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ала бозау: шигырь. – Казан: Татиздат, 1930. – 8 б. – 10000 д.
Барыр юллар: шигырьләр. – М.: Центриздат, 1931. – 45 б. – 12000 д.
Бишне – дүрттә: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 20 б. – 5000 д.
Спортчылар: шигырь. – Казан: Татиздат, 1931. – 12 б. – 10000 д.
Сыйныфташ: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 32 б. – 3000 д.
Комбат Сафин: поэма. – Казан: Татиздат, 1932. – 23 б. – 8000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»