поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТИМБИКОВА КОЯШ

(1937–2004)

Язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аннары егерме елга якын (1959–1978) берөзлексез «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә: башта – әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983–1993 елларда шул ук журнал редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара.

К.Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. 1960 елларда Татарстан, Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исеме белән хикәяләр китабы дөнья күрә. Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкта яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла. Хикәяләр китабы да, повесть та шул чор әдәби тәнкыйтендә уңай яктан билгеләп үтелә.

Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче-сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һ.б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978) һәм археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980), замандашларының яшәешкә, көндәлек тормыш вакыйгаларына, хезмәткә, мәхәббәт кичерешләренә бәйле мораль-этик проблемаларны күтәргән «Синең өчен», «Тимерче кыз», «Якты йолдыз», «Кышкы талпыну», «Табылдык хатлар сере», «Дулкын баласы» кебек повестьларын иҗат итә, «Карахмәт маҗаралары» исемле юмористик хикәяләр җыентыгын бастыра.
КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен К.Тимбиковага – «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, ә БАМны төзүчеләр (татарлар) турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе бирелә; 1976 елда ул – Татарстанның, ә 1989 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Кырык елга сузылган иҗат гомерендә К.Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәдән артык китабы басылып чыга. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һ.б. телләрдә дә дөнья күрә.

Кояш Тимбикова озакка сузылган каты авырудан соң 2004 елның гыйнварында Казанда вафат була, туган авылы Наратлы Елгада җирләнә.

К.Тимбикова – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Зәңгәр күлмәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 71 б. – 10000 д.
Күңелләргә күләгә төшмәсен: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 79 б. – 3000 д.
Якты йолдыз: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 64 б. – 1500 д.
Кайгы белән шатлык янәшә: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 138 б. – 3000 д.
Бәхет хакына: хатын-кызлар тормышыннан очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 159 б. – 2000 д.
Тәңкәле тау: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 176 б. – 15000 д.
Ярлар биек: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 192 б. – 7600 д.
Кышкы талпыну: повестьлар / кереш сүз авт. Б.Камалов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 381 б. – 15000 д.
Карәхмәт маҗаралары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 56 б. – 30000 д.
Тын бакчада: повестьлар, хикәяләр, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 256 б. – 15000 д.
Табылдык хатлар сере: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 351 б. – 7000 д.
Дулкын баласы: повесть, хикәяләр, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 124 б. – 5000 д.
Уртак яр: повестьлар, хикәяләр, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 175 б. – 3000 д.
Кышкы былбыллар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 255 б. – 1000 д.

* * *
Тайна найденных писем: эпистолярный роман / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 111 с. – 10000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тимбикова К. Миңа ташламалар кирәкми // Татарстан. – 1997. – № 11. – 12–19 б.
Хуҗахмәт Ф. Исеме – Кояш, яктырта да, җылыта да // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 нояб.
Яхина Р. Кояшлары белән якты безнең халык // Шәһри Казан. – 1997. – 22 нояб.
Сорутдинова Г. Җылысын калдырып китте // Чистай хәбәрләре. – 2004. – 15 гыйнв.
Хуҗахмәт Ф. Ярата идек сине, Кояш апа! // Ватаным Татарстан. – 2005. – 28 гыйнв.
Әдиятуллина Ә. Кояш балкышы // Шәһри Казан. – 2005. – 1 апр.
Әдиятуллина Ә. Куш өянке кебек иде алар... // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 февр.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»