поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТАРХАНОВА ФЛЮРА

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тугыз балалы ишле гаиләдә, җыр-музыка, шигърият культы хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1962 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1966–1970 елларда әүвәл – Чистай районының Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстанның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли.

1970–1975 елларда Ф.Тарханова – Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында бер-ике елдан аңа аспирантурада укуын ташлап китәргә туры килә. Шуннан соң ул унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Флёра Тарханованың хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул әүвәл берникадәр вакыт «Шәһри Казан» газетасында – тәрҗемәче, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында аның күп кенә әдәби тәрҗемәләре, үзе язган очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга.

1995 елдан Ф.Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче – баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе булып эшли. Татарстан Фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы буларак, ул терминнарны төгәл тәрҗемә итү, дөрес куллану, дөрес язу, аларны унификацияләү мәсьәләләренә кагылышлы гамәли эшләрдә якыннан катнаша. Ул – 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. Ф.Тарханова 2005 елда «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» дигән темага филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ф.Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Тәрҗемә өлкәсендә Ф.Тарханова, рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, әдәби әсәрләрдән рус, украин, әзәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра.

Ф.Тарханова – лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә яшерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул – 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.

Ф.Тарханова – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Синең кайнар сулышың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 112 б. – 2000 д.
Уңган кыз: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 16 б. – 5000 д.
Йөрәгемә яшерелгән серләр: шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 192 б. – 3000 д.
Серле дөнья: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 40 б. – 5000 д.
Өч каурый: шигъри әкият. – Казан: Мәгариф, 2003. – 16 б. – 3000 д.
Яшьлек эзем калган сукмаклар: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 224 б. – 5000 д.
Алтын уклар: әкият. – Казан: Мәгариф, 2007. – 39 б. – 3000 д.
Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 239 б. – 2000 д.

* * *
Сәйфуллин-Михеева Г. Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр. – Казан: Идел-Пресс, 1997. – 94 б. – 20000 д. («Рассказы из жизни пророка Мухаммеда»)
Әхмәрова-Сәинова Д. Салих Сәйдәшев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 208 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Каюмов М. Маякларда ут кабынды // Шәһри Казан. – 1997. – 17 нояб.
Тимбикова К. Монда без дә сандугач // Ватаным Татарстан. –1997. – 17 нояб.
Сөләйман С. Ана бәхете // Мәдәни җомга. – 2001. – 9 март.
Бәйрәмова Г. Урау юллар илтә бәхеткә… // Мәдәни җомга. – 2002. – 24 май.
Юнысова А. Йөрәк тибеше // Ватаным Татарстан. – 2002. – 24 май.
Зөлфәт. …Диде сөйгән йөрәк… // Мәйдан. – 2002. – № 5. – 124–126 б.
Гыйматдинова Н. И йөрәгем! Сынауларга түзгәнеңә мең-мең рәхмәт! // Идел. – 2002. – № 7. – 69–71 б.
Гаташ Р. Шигырьдә наз ияләре // Казан утлары. – 2002. – № 8. – 74–75 б.
Хәмидуллина Р. Нинди бәхет бары сөя белү! // Заман. – 2002. – 18 окт.
Низаметдинова М. Шигърияте ак чәчәкләр сыман // Татар иле. – 2002. – № 42 (окт.).

* * *
Хусаинов М. Луч солнца в ненастную погоду // Наши соотечественники – Ватандашлар (Москва). – 2001. – № 17.
Азизов Ф. Творческие встречи с Флерой Тархановой // Наши соотечественники – Ватандашлар (Москва). – 2001. – № 18.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»