поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘРӘФИЕВ РӘФЫЙК

Журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк Кәләметдин улы Шәрәфиев 1939 елның 13 февралендә Татарстанның Балтач районы Карадуган авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. 1964 елда Балтач урта мәктәбен, ә 1972 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Рәфыйкның беренче әдәби язмалары – кыска хәбәрләре һәм өйрәнчек шигырьләре «Югары уңышка» исемле район газетасында 1957 елдан күренә башлый. Газетаның ул чордагы мөхәррире Вәгыйз Вәлиев, егетнең язмаларына аерым игътибар итеп, берәр атналык семинарларга чакырып, аны матбугат эшенә тагын да якынрак тартырга тырыша, укуын дәвам иттерергә өнди. Шул тәрбияви чараларның нәтиҗәсе буларак, 1959 елда Р.Шәрәфиевне эшче-авыл хәбәрчеләренең III республика съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул 1962 елда узган IV съездда да делегат булып катнаша.

1965 елда журналистикада инде шактый тәҗрибә туплаган Р.Шәрәфиевне Арчада чыга торган төбәк газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Әмма аңа анда озак эшләргә туры килми: шул елның маенда Балтачның үзендә «Хезмәт» исемле яңадан оештырылган газета чыга башлагач, Р.Шәрәфиев үз төбәгендәге шул яңа газетада эшләүне кулайрак күрә. Аның шуннан соңгы журналистлык хезмәте тулысы белән шушы газета белән бәйле: тоташтан утыз дүрт ел буе анда бүлек мөдире, бер үк вакытта, 1979 елдан 1999 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, газетаның баш редактор урынбасары булып эшли. Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1984 елда «Матбугат отличнигы» һәм 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Озак еллар дәвамында район газетасы битләрендә һәм республика матбугатында журналистик язмалары белән даими катнаша килүе өстенә Р.Шәрәфиев узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә үзенең каләм көчен күрсәтә. Аның «Казан утлары», «Мирас», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Татар иле» газеталарында дөнья күргән әдәби китапларга рецензияләре, З.Зәйнуллин, М.Хуҗин, Р.Сибат, Иделбикә, Г.Морат, Р.Газизов, Р.Фәизов, Ф.Сафин, Ш.Маннапов, Р.Вәлиева һәм башка язучыларның иҗатларына багышланган эссе-мәкаләләре, иҗат портретлары, рецензияләре туксанынчы еллар татар прозасы, заман герое, әдәбиятта әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәргән полемик характердагы язмалары һәм иҗтимагый-сәяси публицистикасы журналистны киң карашлы, кыю фикерле, әдәби процессны даими күзәтеп баручы әдәби тәнкыйтьче һәм публицист итеп таныта. Аның «Сөембикә»дә басылган мәкаләләре ике тапкыр (1998, 2000) «Елның иң уңышлы язмасы» дип бәяләнә, ә М.Фәйзи турындагы мәкаләсе һәм «Үткәннәрдән безгә гамьнәр калган», «Безне кемнәр аңлар?» дигән рецензияләре «Казан утлары» журналының 2000–2001 еллардагы махсус премияләре белән билгеләп үтелә, 2004 елда исә әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Шәрәфиев – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйлы күңел: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби-публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 141 б. – 2000 д.
Татар эзләү: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 158 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәтҗанов М. Уйлы күңел тудырган гүзәллек // Шәһри Казан. – 2002. – 14 июнь.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»