Хәбиб Җәләлов (Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләл улы Әхмәтҗәләлов) Сарман районы Нөркәй мулласы Мөхәммәтҗанда белем алгач, указлы мулла буларак Мөслим районы Туйкилде авылына җибәрелә. Килгән елны ук, 1907 елда, Җәмәк авылының (Минзәлә районы) Мәхиән мулла кызы Мөнәвәрәгә өйләнә. Мөнәвәрә 12 бала таба (6 сы үлә).
Шушы төбәктәге муллалар кайвакыт фәлсәфи ярышлар үткәрәләр һәм күп очракта Әхмәтхәбиб өстен чыга. 1912 елда ул хаҗга барып кайта. Әхмәтхәбиб мулланың гыйлемлелеге хакында шик булуы мөмкин түгел. Аның хәзрәт мулла (ул укытып чыгарган муллалар була), ишан мулла (якын-тирә авылларга да хезмәт итә), Коръән хафиз (ураза аенда 30 парә Коръәнне, 1 парәдә 7-8 бит, 27 көндә яттан укып чыга), имам-хатыйп дигән исемнәре булган, гарәпчә, фарсыча яхшы белгән. Шулай ук Әхмәтхәбиб мулланың үзе имамлык иткән мәхәлләдәге мәктәптә һәм рус-татар училищесында кулга алынып сөргенгә җибәрелгәнче укытуы мәгълүм. Ә.Әхмәтҗәләлов сөргендә чакта шактый гына кыенлыклар, авырлыклар күрә булса кирәк. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бер шигырендә авыр мәхбүс тормышы, туган илне сагыну хакында яза. Әхмәтхәбиб мулла сөргеннән кайткач, 1941 елның май аенда Шанталы авылында, үзе укыткан шәкертләрендә кунакта була һәм шушы шигырь еллар узгач Шанталыда табыла:
Без газизләр тилмерәбез
Бер йотымлык су өчен.
Газиз башым мәхбүс булды
Шул кадерле дин өчен.
И минем изге Ватаным,
Ник кадерле син миңа?
Биек кызыл ярлы тавың
Киләдер күз алдыма.
Ник тудым мин бу дөньяга,
Тормыш ләззәте тапмагач?
Нигә туфрак булып ятмыйм,
Дөнья мине изеп таптагач?
Хәзер тора минем күз алдымда
Бетмәс кара кайгы пәрдәсе.
Ышана алмыйм рәхәт булырына,
Күренмәгәч алда шатлык шәүләсе.
Йоклый, дуслар, бөтен аяк-кулым.
Чынлап бизгән күңелем дөньядан,
Бер Ходаем бакый иман бирсә,
Үлем сорыйм тизрәк Алладан.
Дөнья үзе ул бер киң бишектәй,
Анда йоклап ята мисле сабый бала.
Хәят, килеп киткән бер түшәктәй,
Нигә аның өчен юкка яшь ага?
Сандугачлар очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Хак тәкъдире кайда, белдегезме
Алдыбызга килеп җиткәнен?
Сандугач дигән асыл кош
Гөлбакчада сайрый - ояда.
Ниләр килеп, ниләр китмәде
Бу вафасыз газиз дөньяда?!
Шушы шигырь юллары авторы, имам һәм укытучы, 10 ел сөрген шулпасы эчкән Ә.Әхмәтҗәләлов 1944 елда 64 яшендә гүр иясе була.
Гафиулла ГАЗИЗОВ.