(1942-1992)
Газиз Кашапов (Газизҗан Салих улы Кашапов) 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туган. Кечкенәдән әти- әнисез калган Газиз үзенең әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда ул туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясенә алынып, башта курсант, соңыннан гаскәри частьта механик булып хезмәт итә, хәрби училище тәмамлый. 1971 елның февраленә кадәр кадровый хезмәттә. 1969 елда хезмәт вазифаларын үтәгән чакта алган җәрәхәтләрдән каты авырып китеп, бик озак госпитальдә дәвалана һәм ахырда хәрби эштән китәргә мәҗбүр була.
1973 елда Г. Кашапов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974—1982 еллар аравында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт «байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үз хәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре булып эшли. Ул 1965 елдан КПСС члены иде.
Г. Кашапов әдәби иҗат эшен шигырьләр һәм хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин Г. Кашаповны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр — «Сәмум җиле» повесте («Казан утлары», 1976 ел, 7 нче сан). Хәрби темага багышланган, тынычлык сагында торучы совет кешеләренең хәтәр хәлләрдәге кыюлыкларын, фидакярлекләрен ышандырырлык реаль тормыш вакыйгалары эчендә тасвирлаган бу әсәр әдәби җәмәгатьчелекнең һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Авторның «Солдат иртә ир була» («Казан утлары», 1982 ел, 2 нче сан), «Җир җылысы» («Казан утлары», 1983, 3 нче сан) исемле повестьлары һәм атом электр станциясе төзүчеләре тормышына багышланган «Язмышыңа ышан» («Казан утлары», 1985, 3, 4 саннар) дигән романы да укучыларда кызыксыну уятты.
Г. Кашаповның әдәби иҗаты бүгенге татар прозасында соңгы елларда онытылып торган әһәмиятле теманы тыныч шартлардагы армия тормышы темасын тернәкләндереп җибәрүе белән кызыклы.
Г. Кашапов — 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Сәмум җиле: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 64 б. 15000. Рец.: Яруллин Ф. Сәмум җиле битемә бәрелде.—Татарстан яшьләре, 1976, 5 окт.; Әпсәләмов Г. Икенче ачык хат.—Соц. Татарстан, 1976, 22 авг.; Исмәгыйлова Р. Сәмум кичкән геройлар.— Казан утлары, 1977, № 11, 178 б.
Еллар тыныч иде: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 168 б. 15000.
Аның турында
Тәлгат Нәҗмиев. ҮЗИ АВЫЛЫНЫҢ ГАЗИЗҖАНЫ
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч...
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар...
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы
Зарипов X. Гади һәм табигый.— Соц. Татарстан, 1982, 21 март. Г. Кашаповның «Солдат иртә ир була» исемле лирик-драматик хроникасы турында. Шәрипов Ә. Җир җылысын тоеп.— Соц. Татарстан, 1983, 22 май. «Җир җылысы» повесте турында.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)