поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИСЛАЕВ ФӘЙЗЕЛХАК

Мөселман яшьләре тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты

Казанда мөселман яшьләре тарих фәннәре докторы, профессор, күптөрле китаплар авторы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты. Кичә “Мин һәм минем шәҗәрәм” дип исемләнсә дә, тарих, Хәтер көне, миллилеккә кагылган сораулар да күтәрелде.

Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” клубы узган атнада яшьләр белән мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең очрашуын оештырды. Бирегә 70тән артык мөселман яшьләре килде. Бу атнада исә, Хәтер көне алдыннан тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән кичә оештырдылар. Бу чарага 40тан артык кеше килгән иде.

Фәйзелхак әфәнде очрашуны үзенең автобиографиясен сөйләү белән башлап җибәрде. Балачагы, укырга керүләре, имтихан биргәндә булган кызыклы хәлләре, соңрак эшкә урнашуы һәм гыйлем иясе булырга хыяллануы турында ул тәфсилләп һәм яшьләргә аңлаешлы телдә сөйләде.

“Гыйлем иясенә акыл һәм баш эшләү генә җитми, утырып эшли белергә дә кирәк” дип, Фәйзелхак әфәнде Ислаев берничә кабат искәртте.

"Яхшы генеалогия – бер машина бәясе"

“Мин һәм минем шәҗәрәм” китабының авторы буларак, ул бу китапның язылу тарихы белән дә таныштырды:

“Хәзер безнең нәсел шәҗәрәсе 11 буыннан тора. Әмма оныклар, балалар тарих белән кызыксынмый, нәсел турында да уйламый. Сөйләп-сөйләп карыйм, алар, берни дә кирәкми, дип җавап бирә.

Шуннан соң укытучылар белән сөйләшә башладым, балалар белән эшләргә кирәк бит, дим. Алар: “Безнең китап юк”, диләр. Шуннан, мин: “Ярый, булмаса язып бирәм мин сезгә китап”, дидем.

Бер елдан артык тырыштым, китап яздым. Аның русчасы чыкты – “Я и моя родословная” дип атала. Татарчасы инде 3 елдан артык нәшриятта ята...” ди Фәйзелхак әфәнде. Яшьләргә ул шәҗәрә төзүдә үз киңәшләрен дә җиткерде:

“Архивка кермичә дә 5 буынны табарга була, әти-әни, әби-бабаларыгыз бу эштә ярдәм итәр. Ә менә 6-7 буыннарны эзләргә кирәк булуы бар. Бу эштә ЗАГСка мөрәҗәгать итегез. Ул бик кыйммәткә төшми. Интернет аша да архивлардан табарга, электрон адрес белән мөрәҗәгать итәргә була. Аннары, халык санын алу кәгазьләреннән эзләргә мөмкин. Алар аша XVII гасырга кадәр булган мәгълүматны табарга була”, дип аңлатты Фәйзелхак Ислаев.

Яхшы генеалогия бер машина бәясе торырга мөмкин икән. Фәйзелхак әфәнде нәсел-нәсепнең очына чыгу тизлеге дә акчага бәйле булуын искәртте.

"Бабаларыбызның көрәше – горурлык"

Очрашуда Хәтер көне – Казанны алуга багышланган матәм көне турында да сүз барды. “Бабаларыбызның баш күтәреп сугышулары, бирешмичә көрәшүләре белән горурланабыз. Ә менә Уфада бабаларының баш июе белән горурланалар. Алар татарлар кебек кан коймыйча гына бирелгән”, диде Фәйзелхак әфәнде.

“Керәшен этнонимын кертергә кирәк...”

Яшьләрнең берсе Фәйзелхак әфәнденең керәшеннәргә карата мөнәсәбәте белән дә кызыксынды. Кунак кеше исә болай җавап бирде:

“Әгәр керәшеннәрнең милли үзаңы формалашкан икән, яңа Керәшен этнонимы кертергә кирәк”, диде Фәйзелхак Ислаев.

"Алтын Урданың чын исеме – Алтын Урта"

Очрашуда Алтын Урда турында да сүз күтәрелде. Фәйзелхак әфәнде:

“Алтын Урданың беренче исеме – Алтын Урта булган. Төрки бабаларыбыз, дөнья зур, ә уртада – Сарай, алтын тәхет, Алтын Урта дип күзаллаган. Бәлки урта гасырларда Урта сүзен Урда дип әйткәннәрдер”, дип белдерде.

"Башкорт – милләтме ул?"

“Башкортларны аерым милләт дип уйлыйсызмы?” дигән сорау да яңгырады. Фәйзелхак әфәнде болай дип җавап бирде: “Башкортларның үз милләте бар. Аларга: “Сез – дөрес сөйләшми торган татар”, дип бәйләнергә ярамый. Алар – чын милләт кенә түгел, ә татарны башкорт итә торган, димәк көчле милләт.

Анда яшәүче безнең зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле мишәрләребез башкорт булып языла! Мин моңа ышанмаган идем, югыйсә, мишәрләр бит – татарның асылы. Ә юк, язылалар икән!” диде Фәйзелхак Ислаев.
"Яшьләргә фикерләү җитми"

Очрашу ахырында ул мөселман яшьләрен Коръәнне генә түгел, чит телләрне дә өйрәнергә чакырды. Үзенең инглиз телен белмәве сәбәпле, галимнәр белән аралашканда кыенлыклар тууын мисал итеп китерде.

“Иң беренче чиратта, туган телеңне белергә, башка милләт вәкилләренә – Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәнергә кирәк. Телен белми торып, халыкны аңлап булмый.

Тарих, социология, фәлсәфә фәннәрен укыгыз. Әмма укырга гына түгел, ә уйланырга да кирәк. Кызганыч, хәзерге яшьләр уйларга яратмый. Алар карый гына.

Интернетта карарга өйрәнәләр, ә фикерләре эшләми. Фикер китап укыганда, уйланганда, укыганда язгалап барган вакытта гына эшли. Бу бәлки элеккечәдер дә, әмма мин шулай укыдым. Һәм моның шулай булуына инандым”, диде Фәйзелхак Ислаев.
Яшьләр очрашудан канәгать калды. Кунакка “Алтын урта”ның проектлар мәктәбеннән соң дөнья күргән китапчыгын бүләк иттеләр, киләчәктә элемтәдә торырга, тарихи кичәләр үткәрергә килештеләр.


Ләйсән Фәтхетдинова
www.Azatliq.org 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»