|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ак каен (Айфара төркеме)Ф.Мортазин көе, А. Минһаҗев сүзләре
Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең.
Кушымта:
Ак каен, син яшә, карама син безгә
Йөрәгең саф синең, бирешмә син көзгә.
Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син,
Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.
“Сөям, - дидең син, - башканы”, шаулап куйды зифа каен
“Исәнме”, - дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.
Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә
Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.
Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә
“Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,
Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.
Кушымта:
Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?
Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?
Ак каен, рәнҗемэ, кичер син, каеным.
Без сөя белмәдек, без бүген аерым...
|
Иң күп укылган
|