поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АБДУЛЛИН ФӘТХУЛЛА

Фәтхулла Абдулла улы Абдуллин 1937 ел¬ның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1952 елда күрше Мари Бүләр авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел туган авылында колхозда, аннары, Үзбәкстан якларына китеп, тимер юлда эшли. 1961 елда Ташкент тимер юл техникумын тәмамлаганнан соң, төзүче-мастер сыйфатында Памир таулары аша автотрасса, Кыргызстанда Токтогол, Үзбәкстанда Чарвак ГЭСларын төзүдә, 1966 елдагы җир тетрәвеннән соң җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша.

1968 елның җәеннән Ф.Абдуллин – Түбән Кама төзелешендә: мастер, прораб, участок башлыгы, өлкән инженер буларак химкомбинат комплексын һәм шәһәрне коруга, беренче трамвай юлларын салуга өлеш кертә. Аннары ун елдан артык Менделеев шәһәрен һәм андагы ашламалар заводын төзүдә эшли. Ул – удар хезмәт ветераны.

Ф.Абдуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына башлый, шигырьләр яза, Ташкентта яшәгәндә «Яшьлек» исемле үзешчән татар-башкорт җыр-бию ансамблен оештыруда һәм ел саен сабантуйлар уздыру чараларында актив катнаша, Казан һәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Инде Татарстанга кайткач, иҗади кызыксынуларын киңәйтә барып, җитди эчтәлекле, проблемалы мәкаләләр, очерклар яза, драматургия жанрында көчен сынап карый. 1986–1988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була. Пьесаларыннан «Без кешедән киммени?» әсәре, «Клуб утлары» альманахында басылып (1978), «Мал корбаны» исеме белән Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай һ.б. халык театрлары коллективлары тарафыннан сәхнәгә куела, ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» дигән пьесасы 1998 елдан бирле Түбән Кама татар драма театрының даими репертуары исемлегендә.

Ф.Абдуллин – берничә повесть авторы. Алар язучы яхшы белгән, аның үз башыннан кичергән тормыш материалына нигезләнеп язылганнар. «Еракка китеп кара» исемле повестенда язучы, төрле сәбәпләр аркасында чит җирләргә китеп, күмер чабу, юллар салу кебек авыр эшләрдә бил бөккән, әмма туган туфракка кайту хыялы белән яшәгән милләттәшләребезнең тормышын тасвирлый. Шушы ук тема әдипнең «Ялгышсыз булмый язмыш» һәм «Әллә нахак, әллә хак» дигән драмаларында да яктыртыла. «Тормышка юл ярганда» исемле повестенда исә ул Татарстан җирлә¬ренә чит өлкәләрдән акчалы җиңел тормыш эзләп килгән җилкуарларның җирле халыкка ясаган тискәре тәэсирен тәнкыйтьли, халыкның ата-баба йоласын, аның гореф-гадәтләрен, әхлак сыйфатларын югалта баруы милләт өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерүен искәртә.

Ф.Абдуллин рецензияләр, иҗтимагый тормышка багышланган публицистик мәкаләләр, хикәяләр авторы буларак та укучыларга билгеле. Матбугатта аның җиде китабы нәшер ителә.

Ф.Абдуллин – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлегем эзләре: повесть, хикәяләр. – Түбән Кама: Шәһәр матбагасы, 1996. – 116 б. – 3000 д.
Азатлык сәхифәләре: публицистика, очерклар. – Чаллы: Ислам нуры, 1997. – 136 б. – 2000 д.
Туган авылым Шәйморза: тарихи-докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 96 б. – 3000 д.
Биш туган: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 16 б. – 1000 д.
Еракка китеп кара: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 175 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абдулкадыйрова Я. Шәйморзаның мәңге сүнмәс утлары // Ватаным Татарстан. – 1998. – № 211.
Муллин Р. Авылның моңлы җырчысы // Мәдәни җомга. – 2005. – 1 июль.

* * *
Мусин Р. И строитель, и писатель // Ленинская правда. – 1988. – 6 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»