поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Интернетта Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган флешмоб бара

12.04.2016

Татар яшьләре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты белән флешмоб башлап җибәрде. Тукай флешмобына билгеле шәхесләр, Россия өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар кушылды.

Флешмобның максаты - яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру, интернетта татар телен популярлаштыру, аның аралашу даирәсен үстерү. Шуңа күрә флешмоб вакытында Тукай шигырьләрен төрле милләт вәкилләре сөйли, укый. Бу флешмобның төп үзенчәлегенең берсе. Мисал өчен, Корея туристы, Мәскәү шәһәре рус яшьләре Тукай шигырьләрен укып видеога төште.

 
Флешмоб “Хәзер Тукай шигырьләре ничек яңгырар иде? Тукай нинди темаларга язар иде? Нәрсәне тәнкыйтьләр иде?” дигән сораулар белән башланды. Флешмобта катнашучылар сорауларга төрлечә җавап бирә. Күпләр Тукай милләт язмышы турында язар иде дип санаса да, кайберәүләр шагыйрь IT темаларын күтәрер иде дип уйлый. Бер төркем галимнәр Тукай шәхес культы корбаны булыр иде дигән фикердә.
 
Тукай флешмобында балалар, яшьләр, шулай ук әти-әниләр дә актив катнаша. Иң мөһиме - Тукайга багышланган чарага Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Мәскәүнең “Мәдинә” рхи ансамбле, Россиянең театр һәм кино артисты Риналь Мухаметов, Камал театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәви, әдип Рабит Батулла, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның ректор урынбасары Рияз Минзарипов, юморист һәм ди-джей Әбри Хәбриев һәм башка бик күпләр кушылды.
 
Мисал өчен, җырчы Наилә Фатехова Тукай Мәскәү татарларын күрсә, “Без үлмәдек, без уяндык, без уйландык”, дияр дип мөрәҗәгать итте. Ә КФУ проректоры Рияз Минзарипов Тукай шигырен заманча итеп үзгәртеп, “Һич сине куркытмасыннар БДИ һәм ГИАлар, Барчасы гади, - дияр тырышып укыганнар”, дип укыган.
 
Тукайга багышланган флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Флешмобның хэштэглары: #Тукаебыз #TuqayAndWe #Тукай130.

---
печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»