поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
30.11.2013 Бәйрәм

Укытучы дигән бөек исемең бар (ФОТО)

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда өлкәбезнең ана теле укытучыларын хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде.

“Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” шигаре астында узган кичәне ”Дуслык” оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев ачып җибәрде.

- Туган телебезне саклап, аны киләчәк буыннарга тапшыру безнең оешманың иң мөһим эшләренең берсе булып тора. Һәр милләт кешесе беренче чиратта үзенең туган телен белергә тиеш. Ә бу ана телендә уку һәм укыту аша бирелә.

“Дуслык” оешмасы ана телендә уку-укыту проблемаларын 2011 елда уздырылган Регионара туган тел укытучылары конференциясендә дә күтәреп чыккан иде. Ә бүген без сезне өлкәнең иң лаеклы ана теле укытучыларын зурлау өчен чакырдык.

Инициативабызны өлкә губернаторы Николай Меркушкин да хуплады. Бүген бездә кунакта татар теле укытучылары гына түгел, ә регионыбызда яшәүче башкорт, чуваш, мордва, рус халыкларының ана теле укытучылары да, - дип белдерде Фәхретдин Канюкаев һәм сүзне өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осиповага бирде. Ә ул, үз чиратында, залны тутырып утырган укытучыларны һәм татар җәмәгатьчелеген яңа туып килүче шушы бәйрәм белән губернатор Николай Меркушкин исеменнән котлады. “Кызганычка, аның зур бүләкләре әлегә әзер түгел, әмма карар инде чыгарылган һәм лаеклы укытучыларны бүген үк тәбрикли алабыз”, - дип, Надежда Петровна сәхнәгә өлкәбезнең төрле районнарында эшләүче ана теле укытучыларын - Валентина Емельянова, Вера Байзарова, Наталья Шелкаева, Зөбәйдә Хәмидуллинна һәм Бибинур Газизованы чакырды. Аларга, зурлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Самара өлкәсенең Мәгариф министрлыгы, губерна һәм шәһәр Думалары тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында да татар теле укытучылары бар иде. Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән Фәния Гыйләҗева, Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан Әлфия Баһаутдинова, Фәния Гатина һәм Венера Әхмәдуллина, Яңа Ярмәктән Сания Нуретдинова, Иске Усманнан Гөлия Нуретдинова, Камышлыдан Тамара Хисмәтова, Балыклыдан Әлфия Усманова һәм башкалар - балаларга татар һәм рус телләренең байлыгын, матурлыгын, чисталыгын ачып күрсәтүгә зур өлеш керткән укытучылар.

Чарага, ерак юлны якын итеп, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та килгән иде. Ул да ана теле укытучыларына изге теләкләрен җиткереп, туган телебезне саклаган, балаларга аның нечкәлекләрен өйрәткән укытучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе ачылганнан бирле анда ана телен укыткан, балаларны Казанда уздырылучы төрле олимпиадаларга әзерләп алып барган һәм җиңүләр белән кайткан Нурзидә Әхмәт кызы Фәйзуллинага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр итте. Бу көнне Литвинов исемендәге Мәдәният сараена җыелган халык, Нурзидә ханымның 40 еллык хезмәтен зурлап, дәррәү һәм озак итеп кул чапты.

“Яктылык” мәктәбе укытучысы Рәсимә Алюшевага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Румия Исмәгыйлева һәм Гөлҗиһан Мәхмүтовага Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Шушындый милли рухта үткәрелгән бу матур кичә бер үк вакытта бик моңсу уйлар да тудырды. Аны уздыру өчен Татарстаннан “Казан” бию ансамблен һәм бер төркем танылган артисларны чакырып зур концерт оештыру, һәр укытучыны зурлап, һәрберсенең исемен атап, аның мәгариф өлкәсендә башкарган эшләрен билгеләп үтү, әлбәттә, бик хуп эш. Моның өчен “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка һәм аның хезмәттәшләренә мең рәхмәт. Бәлки, бу чара, ниһаять, туган телләрне укытуга өлкә Мәгариф министрлыгының, мәктәп директорларының, ата-аналарның игътибарын җәлеп итәр, дигән өмет юк түгел. Әнә, өлкә губернаторы Николай Меркушкин аны “туып килүче яңа бәйрәм” дип атаган бит. Димәк ул да өлкәбездә яшәүче төрле милләт халыкларының үз телләрендә сөйләшергә, укырга һәм язарга хокуклары булуын яхшы аңлый.

Ә проблема бар һәм ул һаман да тирәнәя бара. Ничәмә дистә еллар Россиядә туган телләрне кысрыклау сәясәте алып барылды! Үткән гасырның 60 - 70нче елларында, татар авыллары мәктәпләрендә бөтен предметлар да татар телендә укытылганда, шул буын кешеләре арасыннан милләтебезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре, драматурглары һәм журналистлары үсеп чыкты. Тик алар инде хәзер картаеп баралар һәм безгә тиздән телсез калу куркынычы яный. Чөнки милләт зыялылары әлегә Татарстанда гына үсеп җитешә ала. Ә Самара өлкәсенең татар мәктәпләрендә атнасына ике сәгать кенә укытылучы ана теле дәресләре, әлбәттә, милләтебезгә татар теле белгечләрен бирә алмый.

Бу җәһәттән Ульян өлкәсен үрнәк итеп китерергә була. Tatarlar.info сайты хәбәренә караганда, андагы 160 мәктәптә 5000 бала татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә икән. Ә икесендә музыка, рәсем ясау һәм технология дәресләре дә татар телендә алып барыла, 12 мәктәптә татар һәм чуваш телләре аерым предмет буларак укытыла. Ульянның 12 санлы мәктәбендә 1 – 11 сыйныфларда ана теле һәм әдәбияты керә, мәктәптән тыш түгәрәкләрдә татар теленә, мәдәниятенә һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.

Бездән ерак та булмаган Чувашия дә татар телен өйрәнү буенча алдынгылар санында.

Ә менә Самара укытучыларының квалификацияләрен үстерү институты (СИПКРО) хәбәренә караганда, 2010 - 2011 уку елларында Самара өлкәсендәге 17 мәктәптә 2040 бала татар телен өйрәнгән булса, бүген өлкәнең 12 мәктәбендә генә 1917 бала үз телен өйрәнә. Өч ел дигәндә меңгә якын бала туган телне өйрәнүдән мәхрүм калган. Моның сәбәбен мәктәпләрне оптимальләштерүдән дә, гомумән, туучы балалар саны аз булудан да күрәләр. Ә Надежда Осипова фикеренчә, бу татар халкының шәһәрләргә күчеп яшәвеннән килә. Димәк, татар оешмаларының Самарада икенче татар мәктәбен булдыру идеясе буш урында тумаган. Тик бу эшне киңрәк җәелдереп, Тольятти, Отрадный, Кинель кебек кечерәк шәһәрләрдә дә татар телен укытуны булдырырга кирәк. Һәм бу эшне кузгатып җибәрүне тик татар оешмалары гына булдыра ала.

Шуңа күрә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы үткәргән бу зур бәйрәм зур өметләр тудырды да инде. Ул ана теле укытучыларын зурлап лаеклы ялга озату булып түгел, ә бәлки, милли мәгарифнең озак йокыдан уянып, язның беренче чәчәге - умырзая кебек калкып чыгуы, сабагын суза башлавы буларак кабул ителсен иде.

Югарыдагы рәсемдә: Гөлназ ГАФУРОВА һәм Рөстәм АСАЕВ башкаруында "Зәңгәр шәл" бию композициясеннән күренеш

Фәхретдин КАНЮКАЕВ бәйрәм белән котлый.

Губернатор бүләген алучы ана теле укытучыларын зурлау.



Ринат ЗАКИРОВ Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНАга дәрәҗәле исем тапшырганда.

Автор фотосурәтләре.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 49 | 30.11.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»