поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
23.08.2013 Бәйрәм

Ләмбер Сабан туенда шенталылар да биеде

Мордовиянең Ләмбер районы шушы көннәрдә үзенең 80 еллык юбилеен бәйрәм итеп, зур Сабан туе уздырды. Юбилейга Мордовия төбәкләреннән генә түгел, Татарстан Республикасыннан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән дә күпсанлы кунаклар килгән иде.

Мордовиянең нәкъ үзәгендә, Сарански янында урнашкан бу районда яшәүче халыкның 70 процентын татарлар тәшкил итә. Алар мордва, рус һәм украин халыклары белән бергәләп зур һәм тату гаилә булып яшиләр.

Район башлыгы Алексей Симонов чит төбәкләрдән килүче кунакларны район чигендә үк каршы алып торды. Аның белән бергә килгән рус, татар һәм мордва милләтендәге чибәр кызлар безне милли ашамлыклар белән сыйладылар. Татарстанның Кукмара гармунчылыры татар бию көен уйнап җибәрүгә, шуны гына көткән кебек, каршы алучылар да, кунаклар да уртага чыгып бии башладылар. Мин дә түзә алмадым, Алексей Юрьевичны чакырып алдым да, аның белән бии-бии халык арасына кереп киттек. Шундый җылы, эчкерсез каршы алу булачак бәйрәмнең яхшы буласын вәгъдә итә иде.

“Мең ел буе бер гаиләдә” темасы кызыл җеп булып бөтен бәйрәм чаралары аша да үтте: администрация тарафыннан оештырылган фотокүргәзмә дә, районның юбилей чараларын ачу тантанасы да халыклар дуслыгы темасы белән сугарылган иде.

Район администрациясе янына җыелып, үзешчән сәнгать артистлары сафларга тезелделәр һәм юбилей чаралары уздырыласы Үзәк мәйданга таба кузгалдылар. Төрледән-төрле милли киемнәр арасында мордва костюмнары матур булып аерылып тора. Алар артыннан баручы Татарстан артистларының да, Түбән Новгород һәм Самара татарларының да киемнәре ким-хур булырлык түгел. Нижгарлылар һәм татарстанлылар ел саен Ләмбер Сабан туенда катнашалар икән, ә менә самаралылар бу якларга беренче тапкыр килделәр. Самаралылар дигәнем Шенталы районы Мәдәният йорты каршында эшләүче “Шенталинка” һәм Денис авылының “Чулпан” ансамбльләре үзешчәннәре иде.

Беренче рәтләрдә урыннар мактаулы кунакларга - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бирелгән. Шунда ук Европа һәм дөнья чемпионатларында җиңү яулаган спортчылар да утырган. Кемгә дә сер түгел - Мордовия күп итеп олимпия уеннары чемпионнарын тәрбияләүче төбәк буларак танылу алды бит.

Ә мәйданда юбилей чараларын ачу тантанасы башланып китте. Бер хореографик күренешне икенчесе алмаштырды, ә бөтен композиция тулаем спектакль кебек кабул ителде. Сценарий язучыларның, тамашаны сәхнәгә куючыларның, биюче һәм җырчыларның зур хезмәтен билгеләп үтми һич тә мөмкин түгел, бик шәп чыгыш булды бу.

Төрле төстәге шарларның берьюлы һавага күтәрелүе дә бик матур, бик шатлыклы күренеш иде. Ә инде мәйданда район әләмен күтәргәч, сүз котлаучыларга бирелде. Район башлыгы Алексей Симонов гадәттә июньдә уздырылучы бәйрәмнең августка калдырылуын да шушы юбилей чаралары белән бәйле икәнлеген аңлатырга ашыкты. “Сабан туе - дусларны очраштыручы бәйрәм бит ул. Ул төрле милләт халыкларының мәдәниятен баетып, халыкара дуслык бәйрәменә әверелеп бара”, - диде ул. Алексей Юрьевич Сабан туеның районда ел саен үткәрелеп килүен татар мәдәниятенең үсешенә, гореф-гадәтләребезнең торгызылуына, телебезнең саклануына юрады. “Татарлар - мордваларның иң якын дуслары”, - диде ул чыгышын тәмамлап.

Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин җибәргән котлау сүзләрен дә халык дәррәү кул чабып каршы алды. Элек республиканы җитәкләгән Николай Меркушкинны биредә хөрмәт итәләр һәм әле дә сагынып искә алалар.

“Шенталинка” ансамбле кызлары җырлый-җырлый Ләмбер районы башлыгына күчтәнәчләрен тапшырдылар. “Чулпан” ансамбле моңлы җырлары, “Мизгел” төркеме дәртле биюләре белән Самара татарларының эштә уңган, сәхнәдә булган икәнлекләрен күрсәттеләр...

Концерт номерлары көрәш бәйгесе белән аралашып барды. Саранск аэроклубы парашютчылары мәйдан өстендә очкан вертолеттан сикереп, тамашачыларга бик матур шоу күрсәттеләр.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Ә без, юлдагы кешенең юлда булуы хәерле, дип кайтырга чыктык һәм Ләмбердә бәйрәмнең никадәр матур итеп үткәрелүе турында әле бик озак сөйләшеп бардык. Бу сәяхәтне оештыручы Похвистнево районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Нина Платоновага, “Шенталинка” һәм “Чулпан” ансамбльләренең һәвәскәр артистларының һәрберсенә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар Мордовия Республикасының IX милли-фольклор Сабантуй-2013 бәйрәмендә катнашып, бик матур чыгыш ясаганнары өчен дипломнар белән дә бүләкләнделәр.

Ирина ХРАМОВА,
Россия Федерациясенең атказанган хезмәткәре,
Шенталы районы Мәдәният йортының „Шенталинка“ ансамбле җитәкчесе.


---
Бердәмлек
№ --- | 23.08.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»