поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
04.12.2012 Мәдәният

“Йолдызлар” арасында асылташлар да табыла

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ “Яратуыңны белсәм...” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.

Пәрдә ачылуга сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр пәйда булды. Олыгаеп баручы ир заты моңсуланып, яшьлек мәхәббәтен исенә төшереп, “Гел сагынам” җырын җырлап йөргән арада, авыл өстендә “Хәния кайткан!” дигән хәбәр таралды. Ир бер агарып, бер кызарып китте, әллә нишләде. Бераздан сәхнәгә Хәния үзе дә килеп чыкты, һәм тамашачылар ике дистә ел элек аерылышкан гашыйкларның беренче тапкыр күрешеп аңлашуы шаһитына әверелделәр. Бераз авыл клубы спектаклен хәтерләткән күренешне алар тын да алмыйча күзәттеләр. Ә пьесаны Рамил Миндиярның профессиональ вокалист кына булдыра алган тавыш бизәкләре, йөрәкләргә үтеп керердәй иркен тавышы, кулындагы гитарасы бизәде.

Шулай моңсу, спектакль кебек башланган күренеш никтер бик тә шаян “Әйдә, биик!” җыры белән тәмамланды, һәм программа тамашачы ияләшкән юлына кайтты. Хәния концерт башында тәкъдим ителгән мәхәббәт темасыннан тайпылып, төрле җырлар башкарды. Һәр җырга “Бәйрәм” балет группасы кушылып бии торды...

Мин музыка белгече дә түгел, хореография өлкәсен дә бик белештереп бетермим. Әмма безнең якның үзешчән артистлары бу балет труппасын билбавына кыстыра, биллаһи. Арада юмор һәм сатира артисты Азат Фазылҗанов иске анекдотлар сөйләп көлдерде, артистлар турында гайбәт җыры башкарды... “Хәния Фәрхинең “Яратуыңны белсәм” программасында өр-яңа җырлар гына яңгырый” дип интернетта язып эленгән булса да, биредә “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Баламның балалары”, “Санама елларымны” кебек иске җырлар да башкарылды.

Һәрвакыттагыча тулы залда Хәниянең талантына мөкиббән киткән кешеләр күп булып, җыр саен диярлек букетлар чыгарылды. Егерме елдан артык эстрада сәхнәсендә яшәүче Хәния тамашачыга нәрсә кирәген яхшы белә - репертуарына халыкка ошаган җырлар сайлап ала, матур итеп җырлый, ел саен яшь артистлар алып килеп, программасына яңа бизәкләр өсти (быел ул Фәннур Нәҗиповның талантын ачып күрсәтте), киемнәре дә тел-теш тидерерлек түгел. Тамашачы да аны туганын каршы алган кебек кабул итә, ире Габделхәй, кызлары һәм оныгы турында сораштырмый гына. Хәер, ул үзе дә бу турыда гел сөйләп тора. Бу юлы, мәсәлән, без бергәләп оныгының кечкенә юбилеен – 5 яшен билгеләп үттек... Ирексездән бу кешенең бәхетенә һәм мәхәббәтенә күз тия күрмәсен, дип уйлап куйдык.

Җырчы, гадәттә, залда күргән таныш-белешләренә сәлам җибәрми калмый. Аның бер концертын да калдырмаска тырышучы Хәбил Бикташев бу юлы кайдандыр кайтып җитә алмаган икән. Аның каравы, залда Идеал Галәүтдинов бар иде, һәм Хәния бөтен игътибарын аңа юнәлтте. Бигрәк инде үз кешеләр булып беткәнбез икән бит!

Шушы уйларга чумып, йолдызны тыңлап утырган арада сәхнәгә тагын Рамил Миндияр чыкты һәм каяндыр саф җил искәндәй булып китте. Кызганыч, икенче бүлектә ул өч кенә җыр - “Соңлама”, “Сәрбиназ”, “Әгәр күзләремә син карасаң”ны җырлады. Әмма шулар да бу кич бушка үтмәгән, дип уйларга сәбәпче булды. Бихисап “йолдызлар” арасында асылташлар да була икән. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 49 | 01.12.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»