поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
15.09.2012 Милләт

Идел өстендәге барс үткәнебезне оныттырмас

Самараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын “Очып баручы барс” монументы янына алып барып, шунда тарих дәресе үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Фондның попечительләр советы рәисе Гомәр Батыршин сүзләренә караганда, бу мәктәптән тыш тарих дәресен ел саен сентябрьнең беренче яртысында үткәрү турында карар кабул ителгән. Мондый гамәл укучы балаларда халкыбызның тарихы белән кызыксыну уятырга тиеш, дип саныйлар чараны оештыручылар.

Белгәнегезчә, быел майда тантаналы рәвештә ачылган “Очып баручы барс” монументы Иделнең уң ярындагы Ширяево авылы янында урнашкан. Тарихи документларга караганда, нәкъ менә шушында, Болгар иленең көнчыгыш чигендә, болгарларның сәүдә көймәләре тукталышы һәм таможня хезмәте урнашкан булган, диләр.

Менә үткән якшәмбедә беренче шундый дәрес уздырылды да инде. Чарага Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин, Самара шәһәренең милли татар оешмалары җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, укучы балалар, укытучылар һәм ата-аналар җыелып барды. Аларны Самарская Лука (Самара Җәясе) милли паркының экологик тәрбия буенча директор урынбасары Мария Адрианова каршы алып, озатып йөрде.

Ширяевога кадәр теплоходта барган арада татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар, “Прошлое как вера в будущее” китабы авторы Шамил Галимов, “Булгарская цивилизация на Волге” китабын төзүче Фәрит Шириязданов тарихыбызга кагылышлы лекцияләр укыдылар, авторларның имзасы куелган китаплар таратылды. Шулай ук сәяхәтчеләр “Яктылык” мәктәбендә эшләп килүче иҗат коллективларының чыгышларын карап хозурландылар һәм Идел буе болгарларының тормышына, көнкүрешенә кагылышлы викторинада катнаштылар. Һичшиксез, бу сәяхәттән балалар белемнәрен арттырып кына түгел, рухи байлык та туп¬лап кайттылар.

“Яктылык” укучылары өчен мәктәптән тыш тарих дәресе үткәрү чыгымнарын үз өстенә алган Гомәр Батыршин “Дуслык” оешмасы сайтына биргән интервьюсында: “Кешенең шәхси сыйфатларының иң мөһиме - ата-бабаларының мирасын, тарихын, истәлеген саклау һәм тамырларын ихтирам итү. Кайчандыр күп халыклар борынгы болгар бабаларыбызның тормышына кызыгып, исләре китеп караганнар, һәм алар күпләр өчен үрнәк булып торганнар. “Болгар мирасы” фонды тарафыннан Ширяево янында “Очып баручы барс” монументын кую, Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” мәчетен төзү, “Булгарская цивилизация на Волге” китабын бастырып чыгару кебек эшләр тарихыбызны оныттырмау максатыннан эшләнә. Бүген бу максатта без тагын бер адым ясадык: укучы балалар күңеленә болгар бабаларыбызның тарихы белән горурлану орлыклары салдык”, - диде.

 

1

 

Самараның "Болгар мирасы" фонды җитәкчесе Гомәр БАТЫРШИН (сулда) һәм "Яктылык" татар мәктәбе директоры Радик ГАЗИЗОВ.

"Яктылык" укучылары тарих буенча лекция тыңлыйлар. 


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 38 | 15.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»