|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2024 Җәмгыять
Уфада авыру хатынның 14 тапкыр йөрәге туктаганУфада 18нче хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары гомере өчен куркыныч белән янаган аритмиядән авыру хатын-кызны коткарган. Дәваханә мәгълүматлары буенча, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә миокард инфаркты белән 72 яшьлек авыру хатын-кызны китергәннәр. Ике тәүлек дәвамында хатын тормыш һәм үлем чигендә була, 48 сәгать буена анестезиолог-реаниматологлар аның гомере өчен көрәшәләр, алар кардиоген шокны медикаментоз терапия һәм үпкәләрне инвазив булмаган вентиляция ярдәмендә җиңүгә ирешә.
“Шулчак авыру хатын гомере өчен тынычланып, иркен суларга мөмкин иде, әмма бүлеккә салгач, 60 сәгать 30 минут вакыт үтүгә аның йөрәге туктады. Бәхеткә, шул мизгелдә табиблар нәкъ аның янында булган. 27 минут дәвамында реаниматологлар һәм кардиологлар йөрәк-үпкә реанимациясе үткәргән, алар авыруны теге дөньядан диярлек алып калган. Тырышулар юкка булмаган! Ул гына түгел, реанимация чаралары озак булуга карамастан, авыру хатын үз аңында һәм адекват иде”, – диләр дәваханәдә.
Әмма йөрәге туктаганнан соң арытаба биш көн эчендә бу авыруда озайлылыгы төрле булган тагын 14 тапкыр клиник үлем халәте күзәтелгән. Дефибрилляция ярдәмендә аны коткарып калганнар. Реанимация һәм интенсив терапия бүлеге реаниматологлары инфарктттан соң сирәк очрый торган табиблар телендә “электрик шторм” дип йөртелүче өзлегү белән фидикарь көрәшкән.
“Электрик шторм – кеше гомеренә янаучы авыр аритмия, бу халәттә фибрилляция өзлегүләре бер-бер артлы күзәтелә. Вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, авырулар үлә”, – дип аңлаталар 18нче санлы дәваханәдә.
Хатынның хәлен тотрыкландыру һәм баш миен саклау максатында аны комага кертәләр. Шул ук вакытта аритмияне җиңәр өчен терапия дә үткәргәннәр. Бары тик реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-кардиологларының фидакарь, җайлы команда эше ярдәмендә генә пациент хатынны үлем тырнагыннан йолып алганнар.
“Электрик шторм” башланып 9 көн үтүгә генә авыру хатынның хәле тотрыкланган. Соңыннан аны кардиология бүлегенә күчергәннәр. Ә 6 көннән соң ул терелеп чыккан.
Фото:Уфаның 18нче санлы клиник хастахнәсенең VK сәхифәсеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|