|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2024 Җәмгыять
"20 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде"Соңгы көннәрдә республиканың зур елгаларында су кисәк күтәрелде. Кырдагы кар сулары, кече елгалар да ярларыннан ташып, ишегалларын, базларны су басты. Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан. — Пычрак кар суы елга булып акты. Ләм белән кушылган кар сулары бөтен ишегалдында, идән астында. Тозлаган кыяр-помидорлар, кайнатмалар суда утыра. Орлыкка дигән бәрәңге дә суда калды. Өшер инде ул, — ди Розалия апа. Азнакай районының Урманай авылы да суда утыра. Авыл җирлеге башлыгы Елена Закирова:
— Безнең авыл үзәндә урнашкан. Шуңа да кар сулары баса. Ярый су өйләргә кермәде, дибез, — ди.
Мөслим районында да кайбер ишегаллары елганы хәтерләтә.
— 20 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде. Теплица, бакчалар суда утыра. Хәтта өйдә идән өстенә су чыкты. Кайберәүләрнең тавыклары суда йөзде, — ди Геннадий ага...
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|