|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2024 Шоу-бизнес
Алия Качурина-Төхвәтуллина: "Мин бәбине үзем табарга теләгән идем"Тәүге тапкыр әни булган Алия Карачурина ничек бәбиләве турында сөйләгән. Социаль челтәрләрдә ул яңа тормышка ияләшеп килүләрен, шушы көннәрдә сабыйга исем кушачакларын белдерде. «8 апрель көнне бәби тудыру йортына киттем. Мине бәби тудыру йортына салу – иң дөрес карар иде. Чөнки мин өйдә ялгыз идем. Ике көн рәттән миңа мифепристон бирделәр. Аны аерым бер интервал белән, аналык муенсасын бәби тууга әзерләү өчен бирәләр. Ләкин минем тулгагым башланырга уйламады да. Кәефсезләнеп йөрдем. Табиб, тулгагым башлансын өчен башка төрле ысул кулланырга карамакчы булган иде, әмма минем очракта ул ысулның кулай булмавын аңлатып, «кесарев» кисеме ясарга кирәклеген әйтте.
Мин бәбине үзем табарга теләгән идем. Елап җибәрдем. Ләкин тулысынча табибка ышандым. «Кесарево» булачагын белгәч, Ришатка һәм әниемә шалтыраттым. Ришат миңа шунда ук теләктәшлек белдерде, барысы да яхшы булачак, диде. Шуннан соң мин тынычландым һәм ситуацияне ничек бар, шулай кабул иттем», – дип сөйли җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|