поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.09.2023 Мәдәният

«Ядәч! Истә! Бери да помни»: Күренекле режиссер Байбулат Батулла төшергән татар киносы дөнья күрде

Үзебезнең милли киноны үстерү максатыннан мин, “Яктылык” мәктәбендә укучы бер төркем балаларны һәм ата-аналарны ияртеп, фильм премьерасын карарга киттек.

“Бери да помни” дип аталган нәфис фильм, беренче карашка, бик җиңел, мавыктыргыч, яхшылыкка өндәүче картина. Бүгенге балаларга инде күптән онытылган “ядәч” уенын күрсәтә, милли татар көйләрен искә төшерә. Уен аша фильм геройлары тормышта булган авырлыкларны җиңеп чыгалар. Бу исә балаларның да, олыларның да башларында бөтерелгән мең төрле проблемаларны уен аша гына, гади юллар бе¬лән дә чишеп булуын аң¬лата. 

Чын татар авылы... Фон булып онытыла башлаган татар көйләре яңгырый, ул яшь йөрәкләрдә миллилек хисләрен уятуга ишарә итә. Авырлыклар килгәндә бер-береңә булышу хисләре дә ачык итеп чагылдырылган. Әмма тирәнгәрәк кергән саен, безнең татар халкы, бигрәк тә гомер буе авылда яшәгән әби-бабайлар өчен гомумән ят булган га¬мәлләр дә аз түгел.

Фильмда бү¬генге көн вакыйгалары күрсәтелә. Төп герой Рәсим карт оныгы янында да, яшереп тә исерткеч эчемлекләрне җиппәрә генә. Бу татар ки¬носын ямь¬сезләндергән кү¬ренеш, дип саныйм. Чөн¬ки хәзерге карт¬ларның күп¬че¬леге ислам дине кануннары буенча яшиләр, хәмер белән мавыкмыйлар. Бу үткән гасырның 70 - 80нче елларына хастыр. Опека бүлегеннән килгән ханым алдында Рәсим картның сөлгесе төшеп китүе исә та¬тарның тыйнаклыгын җир¬гә салып таптау белән бер булды. 
 
Ә Суфия ханым... Аның образы ихлас күңелле татар әбисенә туры килмидер, дип уйлыйм. Беренчедән, әйтегез әле, кайсы авыл әби¬ләре кыска җиңле күлмәк киеп йөргәне бар? Аның сөй¬ләме бер дә безнең әби¬ләребезнекенә охшамаган. Га-дәттә, әби кеше онык¬ла¬рына яратып “улым, кызым, балам” дип дәшә. Әмма фильмның башыннан ахырына кадәр бу сүзләр әби авызыннан да, бабай авызыннан да чыкмады. Бары тик “Илһам, Илһам” дигән исем генә яңгырады. Шулай ук, әбиләребез генә түгел, инде күп кенә урта яшьләрдәге апаларыбыз да, дингә йөз тотып, яулык бөркәнә башлаган заманда олы яшьтәге Суфиянең башыннан яулыгын салдыру да күркәм гамәл түгел иде. 
 
Башка геройлар арасында репликалар, диалог¬лар аз булу да игътибарымны җәлеп итте. Безнең татар кешесе, гадәттә, килеп керүгә хәл белешә, авыр кайгы килгәндә, артыгын сорамаса да, кайгысын уртаклаша, тынычландыру сүзләрен әйтми калмый. Ә менә хат китергән почтальон хуҗалар белән рәтләп исәнләшми дә. Сөйләшеп торулар гомумән юк. Бу да бөтен яңалыкларны белеп торган авыл халкы өчен ят күренеш. Башка геройлар арасында да әңгәмә корулар, гәпләшүләр бик аз. Шунлыктан фильмның сюжеты югала, сценалар бер-бер артлы бармый, эпизодларны аңлау тамашачыда кыенлык тудыра. 
 
Нәтиҗә ясап шуны әй¬тә¬сем килә, яхшылыкка өндәүче әлеге фильм милли йөзебез¬не күбебезгә билгеле булган гади элементлар - “ядәч” уены, кыстыбый, буза, татар халык җырлары аша гына чагылдыра алган. Ә менә татар кешесенең кайгыртучан күңел халәте тулысынча тасвирланмаган. Шуңа да карамастан, бүгенге көндә авыл халкының бердәм булуы, чын күңеленнән ярдәм итә белүе яхшы итеп бирелгән.
Гүзәл Гыйниятова: “Фильм¬ның сюжеты бала¬ларның да, олыларның да күңеленә үтеп керерлек. Барыбыз да залдан тетрәнү хис¬ләре алып чыктык. Бигрәк тә инде онытылган балачак уеныбыз – “ядәч” уенын зур экраннарда күрү кызыклы булды. Җыелышып татар киносын карарга баруыбыз да балаларны һәм әти-әниләрне берләштерде”. 
 
Гөлгенә Сәлахова: “Фильм¬ның асылына тирән мәгънә салынган. Тормыш тарафыннан бирелгән авырлыклар гап-гади балачак уены ярдәмендә җиңелрәк үтеп китәләр. Тамашачы тирәнгәрәк кереп фикерләмәгән тормыш кыйммәтләре, хаталары, яшәү рәвешләре турында уйлана башлыйлар. Ошап бетмәгән моментлар да юк түгел. Татар киносында бабайның хәмер эчемлек белән мавыгуын күрсәтү бик тә матур күренеш түгел, әбинең образы да чын татар авыл хатынына туры килми. Хәер, балалар бу фильмның төп мәгънәсе нидә булуын аңлап җиткерә алмаганнардыр. Алар өчен күбрәк “ядәч” уены мавыктыргыч һәм кызыклы булды”.
 

Рәхимә ХӘЙРОВА
Бердәмлек
№ --- | 22.09.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»