поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.01.2011 Җәмгыять

Сашко – күрше авылның чуваш малае...

Безнең Гали белән янәшә Рысайкино дигән чуваш авылы урнашкан. Шушы ике авылны бер-берсеннән мәктәп һәм ипи пешерү комбинаты биналары гына аерып тора.

Күптән түгел генә шушы ике авыл кешеләре бергәләшеп, бер автобуста көн саен Подбельскидагы реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрдек. Арабыздагы 23 кешенең бишесе – ир-ат иде. Мин сезгә шуларның берсе – чуваш егете Сашко Альмукаев турында язарга булдым әле, чөнки мин аны күргәч үк бик нык жәлләдем.

 

Җиһанга яратылган һәр җан иясе, бирелгән гомерен кешечә яшәргә тиеш. Тик берәүләр мәңге рәхәттә яшәсә, икенчеләр мәңге михнәттә яши! Сашко да нәкъ шул соңгыларының берсе. Ул балачактан ук инвалид булган, аяк-куллары яхшы йөрми – көчсезләр. Өйләнмәгән, хәзер 48 яшендә. Чуваш булса да, татарча да аңлый, кирәкле сүзләрне бик матур итеп әйтә белә. Шигырьләр яза. Матур җырлый да әле. Чуваш фольклор ансамблендә күп төбәкләрдә концертлар куюда катнашкан.

 

Сашко үзенең язмышын, кимсенеп яшәвен беребездән дә яшермичә, башыннан үткәннәрен моңсу күзләреннән мөлдерәмә тулы яшьләрен агызып сөйләде.

 

– Әтиемнең исеме Виктор, ә әниемнеке Татьяна иде. Гаиләдә мин өченче бала булып үстем. Абыем, апам, сеңелем бар. Шуларның икесе Рысайда  яши. Сирәк кенә килеп, өемне, керләремне юып-җыештырып китәләр. Әниемнең үлгәненә 6 ел була инде, ә әтиебез башка хатынга китте. Мин ялгызым гына яшим, әле дә ярый иптәшкә этем бар. Әтигә ияреп киткән иде дә, кире әйләнеп кайтты. Миңа бик кыен чакларда аякларына баса да, күкрәгемә башын куеп бик озак шул килеш тора. Битләремнән агып төшкән кайнар яшләремне ялый, хәлемне уртаклаша.

 

Өйләнәсем шул кадәр килә дә бит, миңа чыгучы гына юк шул, апай!

 

Ул дәваланырга йөрүче өлкән хатыннарның барысына да шулай татарчалап,  “апай” дип эндәшә.

 

– Әтием гомер буе шофер булып эшләде, ерак юлларга йөрде. Мине дә үзең белән ал дип, елый-елый сорый идем. Ул иртәгә иртән юлга чыгарга булса, төне буе йокламыйча, мине калдырып китмәсен дип саклап утыра идем. Аның белән Мәскәүгә, Рязаньга, Ульяновск шәһәрләрендә булдым. Машина йөртүче булырга хыялланган идем, килеп чыкмады. Чөнки кулларым калтырый, балачактан ук бер әйбер дә тота алмый идем шул. Җиденче классны тәмамлагач, киномеханикка укырга җибәрделәр. Шунда миңа бер хатын карта ачып, әйткән иде: “Син гомереңдә бер ялгызың калачаксың”, – дип. Ул чакта көлдем генә. Һәм менә аның сүзләре дөрескә килеп чыктылар. Хәзер мин  япа-ялгыз.

 

Тора бара әнием авырый башлады. Мин егылып аягымны сындырдым. Ул үзе чирләсә дә янымнан китмичә тәрбияләде, дәвалады. Ә бер көнне... алдыма тезләнде дә: “Сашко, бәгырь җимешем, кичер мине, балам, башка булдыра алмыйм”, – дип күкрәгемә ятып елады. Чөнки аның яшәр өчен хәле калмаган иде инде. Әниемдә рак чире башланган булган.

 

Мин тиздән аякка бастым. Әнием кибеп-корып урын өстенә егылгач, мин дә аның баш очына тезләнеп: “Әнием, кичер мине, бәхиллегеңне бир, мине кемнәргә калдырып китәсең дип, үксеп-үксеп еладым. Ул мине бәхилләгәндер, мөгаен. Шуңа да, бик кыен чакларымда, кош булып очып килә дә, башымнан, аркамнан йомшак канатлары белән сыпырган кебек: “ Сашко, балам, түз! Минем янга килергә ашыкма!” дип күкрәгенә кысып кочаклый да, озак кына янымда утыра, мин шунда изрәп йоклап китәм.

 

– “Апай”, һич тә алдамыйм, чын дөресен сөйлим, – диде ул. – Кайсыберәүләр минем гариплегемнән әле дә көләләр, мин гарьлегемнән җанымны кая куярга белмичә, кайтам да, өйдә бер үзем өзгәләнеп, бар көчемә кычкыра башлыйм. Төнлә тау ягына чыгып, тауга карап: “Әнием, бәгърем, дип хәлем беткәнче кычкырам-кычкырам да, җаным ничектер тынычланып, тәнем җиңеләеп кала. Хисләрем чиктән ашканда, менә шулай үземне тынычландырам инде, – дип сөйләде, кулъяулыгына күз яшләрен сөртә-сөртә.

 

Сашко – башка милләт кешесе, гарип булса да, аның җаны да, тәне дә нәкъ безнекечә. Ә гариплек – Аллаһы Тәгалә бүләге, беркемгә дә сорап бирелми. Исән туучылар да, тәкъдиренә язылса, гарипләнәләр, өстәвенә ятимлек тә кушылса, бу инде үзең үлгәнче кимсенеп яшәү, елау, өзгәләнү, сагыш утларында яну дигән сүз, ялкыны күренмәсә дә, кара сөременең уратып, тәнеңне дә, җаныңны да чолгап алганын тоясың..

 

Ә шулай да гарипме ул, исәнме, барыбер беркемнең дә үләсе, якты дөньяны ташлап, караңгы җир куенына кереп ятасы килми. Түзәргә, сабыр итәргә генә кала.

 

Аллаһы Тәгалә гомер буе кимсенеп, рәнҗеп яшәүчеләрне ахирәттә иң өстен урыннарга куярмын, җәннәт рәхәтләре насыйп итәрмен, дигән. Алар шуңа ышанып, өметләнеп яшиләрдер дә инде.

 

Ә Сашконың әтисе, 80 яшендә булуына кармастан, бүгенге көнне үзенең йөк машинасы белән кешеләргә акчага печәнен дә, утынын да ташый икән әле.

 

– Сиңа булышамы соң? – дип сорагач:

 

– Исенә төшкәндә килеп, өеңне җыештырмыйсың, юмыйсың, дип сүгеп китә, - дип җавап бирде.

 

– “Апай”, минем пенсиям үземә җитә, кешенеке кирәкми, – ди Сашко, – тик менә картайганда ни күрермен, нинди хәлдә калырмын? – дип кенә кайгырам.

 

Бу язмамны язганда, кайсыбер урыннарында күңелем тулып үзем дә елап җибәргәләдем. Сашконың язмышына охшаган язмышлы кешеләр, әлбәттә, бар бу дөньяда. Андыйларга җан җылыгызны кызганмагыз, кешеләр!

 

Гали авылы,

Похвистнево районы.


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ 4 | 22.01.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»